Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Мәскәү өлкәсендә хезмәт итүче райондашларыбызның хәлен белергә бардылар

Мәскәү өлкәсендәге Наро-Фоминск районының Калининец поселогында урнашкан частьта унбиш якташыбыз солдат хезмәтен үтә

 

Район хәрби комиссариаты армия сафларына алынган егетләрне язмыш кочагына ташламый: ничек хезмәт итүләре белән кызыксынып, кайгыртып тора. Моннан тыш, районыбыз берничә хәрби частьны шефлыкка алды. Шуларның берсе – Мәскәү өлкәсендәге Наро-Фоминск районының Калининец поселогында урнашкан частьта унбиш якташыбыз солдат хезмәтен үтә. Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Илнар Гаязов җитәкчелегендәге бер төркем делегация аларның хәл-әхвәлләрен белешеп кайтты, дип яза kukmor-rt.ruсайты.
- Эш шунда: республика хәрби комиссары Сергей Погодин шефлык ярдәме күрсәтелә торган частьларда “Милли ризыклар көне” үткәрү турында Татарстан Министрлар Кабинетына тәкъдим керткән, Министрлар Кабинеты исә әлеге тәкъдим белән районнарга мөрәҗәгать итте, без шул форсаттан файдаландык, - дип сөйли Илнар Гаязов. – Район кулланучылар җәмгыятендә бәлешләр, чәк-чәк, өчпочмаклар һәм башка татар халык ризыкларын пешерттек, күчтәнәчләр тутырылган пакетлар әзерләдек. Солдатларның әти-әниләре белән элемтәгә кердек, алар да улларына тәм-томнар җибәрде, иганәчеләр дә юмартлык күрсәтте. Шулай итеп, автобуста ерак сәфәргә кузгалдык. Частьта безне якты йөз белән каршы алдылар. Егетләр белән үзара сөйләшкәндә зарлану сүзләре ишетмәдек, киресенчә, хезмәт итү ошый, диделәр. Командирларын да чакырттык. Яраталар икән безнекеләрне, нинди эшкә кушсаң да - булдыралар, дип мактадылар. Әйе, һөнәрле беркайда да югалып калмас: Кукмара аграр көллиятендә, автомәктәптә укыган егетләр бит алар.
Бу очрашу турында район хәрби комиссары Равил Гафиев та җылы хисләр белән искә ала:
- Әлеге хәрби часть – Россиядә иң зур һәм данлы частьларның берсе. Егетләребез инде ярты ел хезмәт иткәннәр, командирлары да, үзләре дә канәгать. Без килгәнгә бик шатландылар. Бу алар өчен көтелмәгән хәл булды дисәм дә, ялгышмам: әти-әниләре аша белеп торсалар да, ахыргача ышанып җитмәгәннәр иде бугай. Егетләр өчен сыйлы табын әзерләдек, барлык күчтәнәчләрне, туган як сәламнәрен тапшырдык. Районыбыз үзешчәннәренең чыгышлары да күңелләренә хуш килде. Шулай итеп, алдагы ярты елны исән-сау хезмәт итеп бетерү өчен рухи көч биреп кайттык.
Делегация составында район мәдәният идарәсе җитәкчесе Рамил Нуриев, район Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлдания Ярмиева, Манзарас мәдәният йорты директоры Алсу Минһаҗева һәм сәнгать җитәкчесе Руфинә Габделхәева, ягъни “Сылу кызлар” триосы, Байлангардан җырчы Алмаз Харисов булган.
- Егетләрне күргәч, күңелләребез тулды: үзебезнекеләр бит, - дип тәэсирләре белән уртаклашты Алсу Минһаҗева. - Алар белән бергәләп Кукмара турындагы җырларны башкардык. Үзләрен түгәрәккә бастырып, татарча биеттек. Муеннарына Кукмара сөлгеләрен элдек.
Чит җирләрдә булганнар белә: анда якташларыңның кадерен аеруча нык тоясың. Егетләр дә шул хисләрне кичергәннәрдер.
- Безнең балаларны күреп кайтканнары өчен бик рәхмәтлебез, - ди Иске Каенсар авылыннан Светлана Сәйфиева. – Улыбыз Евгений бик куанган, кәефе күтәренке. Безгә шунда ук шалтыратып, барысын сөйләде. Якташ егетләр белән дә дус икән. Хезмәтеннән дә зарланмый, эштән курыкмый торган егет ул, урак өстендә комбайнда эшләде. Сәвәли авыл хуҗалыгы техникумында укыды. Стажировка үтү өчен Германиягә җибәрделәр үзен, анда сигез ай буе булды. Диплом алганнан соң, армиягә китте. Инде Ватан алдындагы бурычын үтәп, өйгә кайтуын көтәбез.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk