Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Лесхозда урнашкан картлар йортында булдылар

Биредә гомер итүче якташлар белән аралашу, аларның хәлен белү чараның төп максаты иде.

Кешенең бәясе аның күңел җылысында, бер-берсенә карата булган мөнәсәбәтендә чагыла. Картлык – һәркемнең язмышында көтелгән чор. Ләкин бу чорда кеше игътибарга, җылы сүзгә, ярдәмгә тагын да ныграк мохтаҗ була. Шуңа күрә дә өлкәннәребезгә карата кылынган һәр изге гамәл, һәр очрашу күңелләрдә тирән эз калдыра.



Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина җитәкчелегендәге төркем – “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәткәрләре, “Көмеш яшь” волонтерлары һәм Мәдәният йортының моңлы тавышлы үзешчәннәре Саба районының Лесхоз авылында урнашкан картлар һәм инвалидлар интернат-йортында булып кайтты. Очрашу җыр-моң, җылылык һәм ихлас әңгәмәләр белән үрелеп барды. Биредә гомер итүче якташлар белән аралашу, аларның хәлен белү чараның төп максаты иде.

Бүгенге көндә интернат-йортта республиканың төрле районыннан килгән 80нән артык кеше тәрбияләнә. Ни кызганыч, шуларның 12се – Кукмара районы кешеләрe. Тормыш җил-давыллары төрле якка тараткан язмышлар монда берләшкән. Ә шулай да һәркайсының теләге уртак: ул – игътибар, җылы сүз ишетү. Шуңа күрә дә кунакларны алар зур шатлык белән каршы алдылар.



Интернат-йортның директоры Рөстәм Равилинның сүзләренә караганда, әлеге территория ике гектар ярым мәйданны били. Биредә биш бина бар. Өлкәннәр яши торган төп корпус белән беррәттән мунча-кер юу комплексы, гараж һәм “ярдәмче” биналар эшли. Үткән ел без килгән вакытта монда тулы куәткә төзекләндерү эшләре бара иде. Быел исә интернат-йорт безне яңарган, матурланган кыяфәттә каршы алды. Бар җирдә чисталык, тәртип...

- Ремонт 2022 елда башланып, 2024 елда төгәлләнде. Башлыча ул төп бинада һәм мунча-кер юу комплексы башкарылды. Бүлмәләр санитар-гигиена таләпләренә туры китереп яңартылды, шкаф-купе һәм караватлар алыштырылды. Коляскада йөрүче кешеләр өчен дә уңайлыклар булдырылды: шкафларның биеклеге җайлаштырылды, ишекләр киңәйтелде, юыну бүлмәләрендә һәм коридорларда култыксалар куелды. Яңа җиһазлар кайтты. Кемгәдер якыннары гел килеп тора, ә кемгәдер юк. Шуңа күрә аларның күңелләрен яраламау, стресс булдырмау максатыннан, аерым кунак бүлмәсе ясадык. Интернатта эшчәнлек заманча технологияләр нигезендә алып барыла. Бина эчендә физкабинет, дәвалау физкультурасы бүлмәсе, китапханә эшли. Лифт куелды. Душ, ванна бар, атнасына ике тапкыр мунча көне үткәрелә, - дип сөйләде Рөстәм Равилин, яңарган бина белән таныштырып. 

Шулай ук монда өлкәннәр үзләренә ошаган хезмәт белән дә шөгыльләнә алалр. Кемдер куяннар асрый, кемдер бал кортлары карый. Бакча эшләре дә җитәрлек. Хәрәкәттә - бәрәкәт, дип юкка гына әйтмиләр бит, сәламәтлек өчен дә файдалы.

– Өлкәннәребезнең хәлен белү, аларның көндәлек тормышына игътибар бирү – безнең өчен зур бурыч. Алар тормышларын милләт, дәүләт, гаилә өчен багышлаган кешеләр. Бүгенге көндә аларга уңай шартлар тудыру, җылылык, ихтирам күрсәтү – барыбызның да изге вазыйфасы. Өлкәннәребез караулы. Мондый интернат-йортларның заманча, уңайлы булуы безне сөендерә, җылы, якты, чиста  бүлмәләрдә яшиләр, бөтен шартлар да булдырылган. Ә иң мөһиме - хезмәткәрләрнең җылы мөнәсәбәте сизелә, – диде Айгөл Әхмәтшина да үз фикерләре белән уртаклашып, рәхмәтен белдереп. Ул шулай ук өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, сәламәтлек, имин тормыш теләде. 

Кукмаралылар буш кул белән килмәде. “Тылсым” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Руслан Шәрипов якташларны Халыкара өлкәннәр көне белән котлап, бәйрәм күчтәнәчләре өләште. Район Мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары җыр-моңлы тамаша бүләк итте. Гармун моңнары, дәртле җырлар өлкәннәрнең күңелләрен күтәреп җибәрде.

- Мондый көннәрне көтеп алабыз, тагын килегез, – дип озатып калды якташлар.
Интернат хезмәткәрләре дә кукмаралыларга рәхмәтләрен белдерде. Чөнки мондый чаралар аларга авыр хезмәтләрендә көч-дәрт өсти, рух байлыгы бирә.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев