Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар Лесхоз авылындагы картлар һәм инвалидлар йорты-интернатында булып кайттылар

Алар концерт программасы әзерләделәр.


«Язгы изгелек атнасы» кысаларында Зур Кукмара, Янсыбы, Иске Йорт  авылларының мәдәният йорты хезмәткәрләре, «Сәйлән» җыр һәм бию төркеменә йөрүчеләр  күрше Саба районының Лесхоз авылындагы картлар һәм инвалидлар йорты-интернатында булып кайттылар. 

«Күңелдә күптән анда бару теләге йөри иде инде. Беркөнне кабат утырып сөйләштек тә кызлар-егетләр белән барып кайтырга булдык.  Бергәләп концерт программасы әзерләдек. Изге Рамазан ае тәмамланып килә бит, үзебезнең һәм авылдагы тагын берничә кешенең фитыр сәдакаларын туплап, шуларга күчтәнәчләр, пироглар, тәм-томнар, оекбашлар алдык. Әлеге интернатта тәрбияләнүче якташларыбыз  белән  дә очраштык. Рудник авылыннан Анна Родыгина, Зур Кукмарадан Камил Галиев, Иске Йорттан Вафирә Шәфигуллиналар биредә яши. Алар белән аралашып, хәлләрен белештек, бик җылы итеп сөйләшеп утырдык», - ди Зур Кукмара авылының мәдәният йорты җитәкчесе Рузилә Зарипова.

«Артистларыбызны кабаттан чакырып калдылар. Интернат директоры Рөстәм Равилин да бик ачык, аралашырга ярата торган җитәкче икән. Территория белән дә таныштырып чыкты. Биредә 80нән артык кеше, шуларның 30ы - урын өстендә ятучылар. Әлбәттә, безнең егет-кызларыбызның чыгышларын карап, андагы өлкән буынның күңеле булды, азга гына алар бөртөрле тормыштан, бертөрле уза торган көннәрдән арынып алдылар бит.  Чыгышы белән Купкадан булган, Иске Йортта берникадәр яшәп алган Миннәхмәт Бәдретдинов турында җитәкче җылы сүзләр әйтте, бик тырыш, карын да көри, хезмәткәрләргә булышырга гына тора, диде», - ди Зур Кукмара авыл җирлеге башлыгы Ришат Хәнәфиев.

...Гомер көзен мондый җирләрдә каршы алуы бик рәхәт булмаса да,  китабыңа шулай язылгач, бернишләп тә булмый инде. Һәркемнең үз юлы, үз язмышы. Иң мөһиме алардан җылы караш, матур сүзләрне кызганмасыннар һәм өлкәннәрнең үзләренең дә күңелләре бозланмасын иде.

 

Фото: Альфира Җиһаншина
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk