Кукмаралылар гаилә серләре белән уртаклаштылар
Сораштыру.
Районыбызда көчле, ярдәмчел, килеп туган авырлыкларны бергәләп җиңеп чыгарга сәләтле күпмилләтле халык яши. Кайсы милләт вәкиле булуга карамастан, бер-береңнең динен, телен, гореф-гадәтен, мәдәният-сәнгатен хөрмәт итү дә бердәмлекнең матур бер чагылышы булып тора. Кукмарада катнаш никахлы гаиләләр дә аз түгел. Без аларның кайберләре белән телефон аша элемтәгә чыгып, хәл-әхвәлләрен белештек.
Эльмира ПЕТРОВА, Танькино:
- Татар гаиләсендә туып-үсеп, шул мохиттә тәрбияләнсәм дә, мәктәптә Иске Очада укыгангамы, кечкенәдән удмурт телен яхшы белә идем. 1997 елда Танькино авылыннан Валерий исемле керәшен егете белән гаилә кордык. Лиана, Руслан һәм Максим исемле өч балабыз бар. Кызыбыз Лиана удмурт егетенә тормышка чыкты. Кияүнең исеме – Александр. Алар очрашып йөргәндә дә, гаилә корабыз, дигәч тә каршы килмәдек. Чөнки безнең өчен кешенең нинди милләттән булуы әһәмиятле түгел. Иң мөһиме: кешелеклелек сыйфатларын югалтмасын, акыллы һәм тәүфыйклы булсын. Яшьләр бүгенге көндә Казанда яши. Кунакка еш кайталар, кода-кодагыйлар да, Александр да татарча аңлый һәм сөйләшә. Районда узган бәйрәмнәрнең берсен дә - Сабантуй, Питрау, Гырон быдтон, Семык һәм башкаларны калдырган юк. Барабыз, уеннарда катнашабыз, төрле милләт халкының традицияләре белән танышабыз.
Лира БОГДАНОВА, Кукмара:- Тормыш иптәшем Таҗикстаннан. Исеме – Олим. 2002 елның 31 гыйнварында никах укыттык. Бүгенге көндә, Аллага шөкер, матур гына гомер итәбез. Безне куандырып, Кәрим исемле улыбыз, Зәйнәп исемле кызыбыз үсеп килә. Гаиләбездә дин һәм тел буенча бернинди аермалыклар юк, чөнки мин үзем дә ислам динендә. Туганнарым Олимны җылы кабул итте. Ул да аларны хөрмәт итә, кунакларга йөрешәбез. Ирем ягыннан да якыннар белән мөнәсәбәтләребез бик яхшы.
Наталья ЯРМӨХӘММӘТОВА, Югары Арбаш:
- Мин тумышым белән Поч.Кучук авылыннан. Милләтем буенча – рус. Югары Арбаштан Илгиз исемле егет белән танышканчы татарча бер сүз белми идем. Чөнки мәктәп елларында мари телен үзләштердем һәм шул төркемгә йөрдем. Ә менә Илгиз белән очраша башлагач, азмы-күпме татарчага өйрәндем. Быелның февралендә тормыш коруыбызга 10 ел тула. Хәзер мин татар телендә иркен аралашам, үз фикерләремне җиткерә алам. Балаларыбызга Айназ, Аяз дигән исемнәрне дә үзем сайладым, ирем хуплады. Татар егетенә кияүгә чыкканыма беркайчан үкенмәдем. Алга таба да дус-тату яшәргә язсын.
Зөһрә ВЛАДИМИРОВА, Кукмара:
- Тормыш иптәшемнең исеме – Владислав. Без аның белән очраша башлагач та, минем әти-әниләр: “Сез икегез ике дин кешесе бит, өйләнешә калсагыз авыр булмасмы соң?” - дигән сүзләр әйткән иде. Әмма вакытлар узгач, аларның бу турыда фикерләре үзгәрде. Владиславның әти-әнисе дә безнең мөнәсәбәтләргә каршы булмады. Без бик матур итеп никах укыттык, туй ясадык. Бала тугач, исем эзләгәндә дә аңлашылмаучанлыклар тумады. Шөкер, Зәмирә исемле кызчыгыбызга инде биш яшь. Без ике якны да тигез күреп яшибез. Бәйрәмнәрне бик яратабыз. Пасхада йомырка буяп, кызыбыз белән өйдән-өйгә йөреп күчтәнәчләр җыйсак, Корбан гаете көнне бергәләп өстәл артына җыелышып, коймак белән чәй эчәбез. Вакыт узган саен бербөтенгә әйләнәсең, бер-береңне тагын да ныграк аңлый, хөрмәт итә башлыйсың икән ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев