Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралылар депутатка үзләрен борчыган сорауларны бирде

Бүген район Советы бинасында кукмаралыларны Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова кабул итте.

Очрашуга шактый кеше язылган иде. Берәүләр газ, су кертү, шәһәрдәге күпкатлы йортларның берсенә ремонт ясау, Нурминкә елгасы аша күпер салу мәсьәләләрендә ярдәм сораса, ике әни кеше шикәр диабеты белән авыручы балалаларга кандагы шикәр күләмен үлчәү өчен махсус җайланма татарстанлылар өчен дә бушлай кайтарылсын иде дип ачынуын белдерде.

Шулай ук Рима Атласовнадан: «Мөмкинлеге чикле кешенең торак шартларын яхшыртасы иде, нишлим икән?» - дип киңәш сораучы да булды.

Сорауларның кайберләренә депутат очрашу барышында ук җаваплар бирде, ә кайберләрен комитет утырышында карау өчен язып алды. Шулай ук урынга чыгып хәл ителәсе мәсьәләләр дә тиешле оешмаларга җиткерелде.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев