Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралылар чәй эчәргә яратамы?

    Тормыш иптәшем Җәүдәт  ел саен Һинд океанындагы утрауда урнашкан Шри-Ланка дәүләтенә ял итәргә бара, шуннан ел буена җитәрлек сәйлүн  чәен алып кайта.

    Чәй эчәргә яратучы миллионнарча кешеләрнең бу бәйрәме әле 2005 елдан гына билгеләп үтелә. Аның максаты – чәйне җитештерү, сату һәм  шул өлкәдә эшләүче хезмәткәрләрнең  хәле белән бәйле проблемаларга киң җәмәгатьчелекнең игътибарын  җәлеп итү, шулай ук чәйнең никадәр тәмле һәм файдалы булуын күрсәтү.

    Тормышыбызны шушы эчемлектән башка күз алдына китерү мөмкин түгел кебек. Газета укучыларыбызның да һәр көне, иртән торып, чәй пешерүдән башланадыр.

    Рафилә ЙОСЫПОВА, Зур Сәрдек авылы:

    - Чәйне бик яратабыз, бу гадәткә балачактан ук күнегелгән бит инде. Чәй кан йөрешен, организмның эшчәнлеген яхшыртып җибәрә. Салкыннарда исә гәүдәне җылыта, суык тиюдән саклый.

    Тормыш иптәшем Җәүдәт  ел саен Һинд океанындагы утрауда урнашкан Шри-Ланка дәүләтенә ял итәргә бара, шуннан ел буена җитәрлек сәйлүн  чәен алып кайта. Әле менә тагын шунда китте. Чәйне ул үзе пешерә, бу мөһим эшне безгә ышанып тапшырмый. Кечкенә чәйнекне башта кайнар су белән биш минут чамасы чайкый, аннары чәй бөртекләре сала, шуның өстенә яңа кайнап чыккан су койганнан соң, сөлге белән каплап куя. Шулай җиде-сигез минут тота. Никадәр ашыксаң да, пешкәнен көтеп торасы. Чынаяктагы чәйгә кайчак өрек җимеше салабыз. Сөт белән эчмибез, бердән, ул тәмне үзгәртсә, икенчедән, олы кешеләрнең организмында  лактозаны, ягъни сөт шикәрен  эшкәртә торган ферментлар җитмәскә мөмкин. Улыбыз Рүзәл исә чәйне кәҗә сөте белән эчә. Кәҗәне үзебез асрыйбыз.

    Әкълимә МӨХӘММӘТОВА, Әсән-Елга авылы:

    - Мин үзем чәй пешергәндә әз-әзләп мәтрүшкә, мелисса, бөтнек үләннәрен өстим. Өстенә кайнар су агызгач, яхшырак пешсен өчен бер шакмак шикәр салып, ут өстендә әз генә тотып алам. Өйгә тәмле хуш ис тарала. Өстәл тулы тәм-томнар булса да, чәйне шикәр кабып, сөт салып, сөт өсте ягылган ипи телеме белән эчәргә яратам. Икмәкне бик тәмле пешерәләр бит хәзер, ә инде сөте, каймагы үзебезнеке: шөкер, шушы яшемә кадәр сыерсыз торганыбыз булмады. Яшь вакытта малларга арба белән печән тартып кайтканда, аркадан тирләр агып, күлмәкләр сыгарлык була, тамак кибә иде, берьюлы яртышар чәйнек чәйне эчеп бетергән чакларым булды.  Бу шифалы эчемлек сусауны басып кына калмады, хәл кертте, кәефне күтәрде. Хәзер исә эчәсе килгәннән генә түгел, бер сәбәпсез эчем поша башласа да, чәй куеп җибәрәм. Кунакларны да чәйле табын белән каршылау гадәте каныбызга сеңгән инде безнең. 

    Камил ХӘЙРУЛЛИН, Кукмара:

    - Чәй татар халкының төп эчемлеге бит, үзем  дә яратып эчәм аны. Электр самавырым бар минем, суны шунда кайнатам. Чәйне сыек итеп пешерәм, чөнки артык куе чәй кан басымын күтәрергә сәләтле. Сөт яки җимешләр салып, арыш икмәген кабып эчәм. Икмәк телеме өстенә кайчак сыер мае ягам. Баллы ризыкларны күп ашарга тырышмыйм, олы кеше организмына анысы да килешми, шуңа күрә нәфесне тыя белергә кирәк. Шикәрне дә әз салам. Һәр эчкән саен  чәйне яңадан пешерәм, чөнки аңарчы пешергәне озак торса, тәмен  югалта, зарарлы эчемлеккә әйләнә. Чәйне кибеттән үзем алганым юк, Казандагы кызларым, яхшы сортларын сайлап, күчтәнәч итеп алып кайталар.

    фото: Алсу Гатауллина/ "Хезмәт даны"


     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: