Кукмаралылар Чиләбедә “Ак калфак” оешмасы үткәргән семинарда катнашты
Чиләбелеләр татар телен саклый
Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы вәкилләре, “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы “Татар кызы. Нәни энҗеләр” бәйгесен оештыру үзенчәлекләре буенча семинар үткәрде. Бу чарага Бөтендөнья татар конгрессының Кадрия Идрисова җитәкчелегендәге Татарстан һәм Россия төбәкләрендәге “Ак калфак” оешмаларыннан да кунаклар килде.
Автобуста 16-17 сәгать бару бик авыр булыр кебек тоелса да, аралашып-сөйләшә торгач, барып җиткәнне сизми дә калдык. Урал тауларына, табигатенә карап сокландык. Безне Чиләбенең иң яхшы “Малахит” кунакханәсенә урнаштырып, шәһәр буйлап экскурсия оештырдылар. Ул бик зур, матур, чиста икән. Урал төбәгендә 1 миллионнан күбрәк татар яши. Шуларның 240 меңе -Чиләбе өлкәсендә, ә 80 меңе - Чиләбедә. Бу шәһәргә нигез салучы да татар кешесе булган. Урал татарлары берничә исемдә газета да чыгаралар. Магнитогорскида - “Татар рухы”, Чиләбедә - “Хәзинә”, Омскида “Татар дөньясы” кебек газеталар төсле булып, татар һәм рус телләрендә нәшер ителә.
Муса Җәлил исемендәге 81нче рус мәктәбендә булдык. 800 укучының яртысы – татарлар. Татар теле кабинеты, Җәлил музее бар. Туган тел дәресләре аз булса да, телне түгәрәкләрдә, факультатив сәгатьләрдә өйрәнәләр.Татар ансамбле оештырылган. Татар җырлары аларга телне үзләштерүдә ярдәм итә икән. 14 ел инде татар теле буенча өлкә олимпиадалары үткәрелеп килә. Ә Арыслан авылы укучысы Халыкара олимпиадада быел беренче урынга лаек булган. Мәктәп Чиләбе татар конгрессы белән тыгыз элемтәдә тора. Шәһәрдә өлкә Татар конгрессы өч ел элек Муса Җәлилгә һәйкәл ачкан, Габдулла Тукайга да куелачак икән. Өлкәдә ел саен “Җәлил укулары”, сәнгатьле сөйләм, шигырь бәйгеләре үткәрелеп тора.
Семинар Чиләбе Татар конгрессы бинасында үтте. “Нәни энҗеләр” бәйгесе татар телен оныта барган яшь буынны милли тамырларга кайтару максатыннан 2013 елдан уздырыла башлаган. Быел халыкның әхлакый кыйммәтләрен чагылдырган, тәрбия чарасы булган әкиятләргә мөрәҗәгать иткәннәр. Биредә өлкәнең бик күп шәһәр-районнарыннан 13 финалист катнашты. Бәйге өч ай дәвам иткән, кызларга шул чорда төрле конкурсларда: сайлап алу, интеллектуаль этап, милли аш-су әзерләү, кул эшләре, сәхнә осталыгы, спорт, гореф-гадәтләрне белү буенча көч сынашырга туры килгән. Аларны ата-аналары 200-300 чакрымнан Чиләбегә йөрткәннәр. Вакытларын да, чыгымнарын да кызганмаганнар.
Семинарда Чиләбе өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы кул эшләре буенча мастер-класслар да бирде. Анда барыбыз да теләп катнаштык. Күпләребез шунда ук изү, беләзекләр ясап киделәр. Еманжелинск татарлары чигүе аерылып тора, бүген дә аларда тамбур белән чигәргә яраталар икән.
Бәйге программасы киче Сергей Прокофьев исемендәге Концерт залында үтте. Кызларның чыгышлары “Айгөл” бию ансамбле, “Ләйсән” вокаль ансамбле номерлары белән үрелеп барды. Кичә Казаннан Сәйдә Мөхәммәтҗанова башкаруындагы “Туган тел” җыры белән тәмамланды. Ә инде бәйгенең төп җиңүчесе дип Ирина Әхмәтова табылды.
Без биредә бик зур тәэсирләр алдык. Инде әлеге бәйгенең яралгыларын үзебездә киң җәелдерергә кирәк. Зарланып яту гына килешмәс. Балаларыбыз чит йогынтыларга бирелмәсеннәр дисәк, халкыбызның мәдәни кыйммәтләренә, гасырлардан килгән тәрбия алымнарына нигезләнеп, бишектән, балалар бакчасыннан, туган телдән башларга кирәк тәрбияне. Арыш чәчеп, бодай җыеп алып булмаган кебек, балаларыбызга милли тәрбия бирмичә, телне өйрәтмичә, әхлаклы яшь буын үстерә алмабыз. Балаларыбыз белән бергә халкыбызның иң зур байлыгы, рухи хәзинәсе, ерак бабаларыбызның йөрәк хәтере, иң мөкатдәс туган телебезне өйрәнергә һәм сакларга кирәк.
Зөмәрә ҖИҺАНШИНА, Кукмара “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев