Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы янәсе табылган документлар өчен мошенникларның картасына акча күчергән

Ул социаль челтәрдә документлары югалу турында игълан урнаштырган булган

Район эчке эшләр бүлегенең дежур частена кукмаралы мөрәҗәгать итеп, билгесез кешеләргә 5 мең сум күләмендә акча күчерүе турында хәбәр иткән. Ачыкланганча, ул социаль челтәрдә документлары югалу турында игълан урнаштырган булган. Көннәрнең берсендә аның кесә телефонына билгесез кеше шалтыратып, документларын табуы турында җиткергән. Ә документларны кайтарган һәм китереп биргән өчен 5 мең сум күләмендә акча сораган. Зыян күрүче банкомат аша әйтелгән сумманы күчергән, әмма аңа документларын кайтармаганнар.

Әлеге факт буенча полициянең дознания бүлекчәсе тарафыннан җинаять эше кузгатылган.

фото: Рамиль Гали/ "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев