Хезмәт даны
  • Рус Тат
  • Кукмаралы, табиб-диетолог дөрес туклану буенча киңәшләр бирде

    Сәламәтлеккә зыян китерми торган диета, идеаль тәлинкә ул нидән гыйбарәт? Кукмара кызы, терапевт, табиб-диетолог, нутрициолог Элина Борһановага әлеге тема яхшы таныш.

    ...Мин дөрес туклану – ППда. Бүген яшелчә генә ашый торган көнем, иртәгә инде кичкә кадәр су эчеп, организмны ял иттерәм...

    Мондыйрак сүзләрне хәзер ике кешенең берсеннән ишетәсең. Яшьләр генә түгел, хәтта өлкәннәрнең дә күбесе социаль челтәрләрдәге дөрес туклануга багышланган төркемнәргә «ябырыла». Янәсе, аларда язылганнарны үтисең дә кыска гына вакыт эчендә нечкә билле, битендә бернинди җыерчыклары да булмаган яп-яшь кызга әйләнәсең. Азыкны чикләгәнлектән, чыннан да, кеше ябыгадыр, килешәм. Әмма диетаны туктату белән үзенең элеккеге хәленә кайтучылар да күп бит. Сәламәтлеккә зыян китерми торган диета, идеаль тәлинкә ул нидән гыйбарәт? Кукмара кызы, терапевт, табиб-диетолог, нутрициолог Элина Борһановага әлеге тема яхшы таныш.

    - Элина, иң элек сүзне үзегез белән таныштырудан башласагыз иде.

    - Миңа – 27 яшь. Казанда дөньяга килсәм дә, Кукмарада үстем, күппрофильле лицейны тәмамладым. Балачакта иң зур хыялым косметолог булу иде. Әнинең әлеге өлкәгә кагылышлы китапларын укып, эремчек, яшел тәмләткечләр кушып биткә битлекләр ясавымны хәзер дә хәтерлим. Ә инде 8 сыйныфта укыганда, без география укытучысы Мансурова Розалия Илгизәр кызы җитәкчелегендә экология юнәлешендә тикшеренү эшләре башладык, җентекләп Кукмарабыз аша агучы Нурминкә елгасын өйрәндек, гербарийлар җыйдык. Әлеге тема миңа шулкадәр ошады, төрле экологик конференцияләргә дә канатланып йөрдем, фәнни-тикшеренү эшләре яздым. Республикакүләм экология лагерена барып кайтканнан соң, киләчәктә эколог булу теләге тагын да артты. ТНВ каналында «Химик бум» дигән шоуда катнашып финалга чыктым һәм анда КХТИга укырга керү мөмкинлегенә дә ия булдым әле. Бердәм дәүләт имтиханнарын яхшы балларга тапшыруымны күргән укытучым Людмила Мәхмүтованың: «Элина, бәлки медицина университетына да барып карарсың», - дигән сүзләрен истә тотып, документларымны берьюлы өч факультетка тапшырдым, барысыннан да уңай җавап алдым. Булачак һөнәрем итеп медицина өлкәсен сайладым. Һәм моңа бер дә үкенмим.

    - Сез - белгечлегегез буенча терапевт. Ә менә диетолог һәм нутрициолог булырга нәрсә этәрде?

    - Алты ел Казан медицина университетында, бер ел терапия буенча интернатурада укыдым. Без студент вакытта, «Сәламәтлек академиясе» проектында катнашып, башка уку йортларында сәламәт яшәү рәвешенә багышланган лекцияләр укый идек. Мин исә һәрчак туклану темасын сайладым. Шуның өчен табиб-диетолог, туклану рационын төзи, азык-төлек кәрзине булдыруны үз эченә алган нутрициолог белгечлеген дә үзләштердем.

    Хәзерге вакытта мин Казандагы медик-санитар частьның кабул итү бүлегендә кизү торучы табиб-терапевт булып эшлим, табиб-диетолог буларак, клиникада пациентлар кабул итәм, аспирантураның икенче курсында укыйм, өлкәннәрнең бөер белән бәйле хроник авырулары турында диссертация язам, фәнни-тикшерү хезмәтләре әзерлим, бөтенроссия һәм халыкара конференцияләрдә катнашам, студентлар укытам.

    Өченче ел инде Инстаграм челтәрендә үз битемне алып барам. Анда төрле темаларга марафоннар уздырам, теге яисә бу авыруларны булдырмас өчен, дөрес, баланслы туклану турында сөйлим, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалыйм. Шулай ук кабул итүләр дә үткәрәм.

    - Сезнеңчә, дөрес туклану ул нәрсә? Ябыгу өчен ниләр ашарга кирәк?

    - Гадәттә, сау-сәламәт кеше көнгә 3-5 тапкыр ашый. Ябыгырга теләүчеләргә аның санын бераз киметеп, өч-дүрт тапкырга калдырырга киңәш итәм. Идеаль тәлинкәнең дүрттән бер өлешен аксымнар (ит, балык, диңгез продуктлары, эремчек), алга таба катлаулы углеводлар (икмәк, бәрәңге, бодайның каты сортларыннан әзерләнгән токмач), яшелчә, җиләк-җимешләр алып тора. Тәлинкәгә бер аш кашыгы май да өстәргә кирәк. Моңа исә теләсә нинди чикләвек, акмай, ике телем сыр керә. Әгәр баллы ризыкка тартыласыз икән, төп ризыкны ашаганнан соң, көнгә ике тапкыр ике чәй калагы шикәр комы, ике-өч шакмак шоколад, бер чәй калагы бал, кайнатма кабып куярга мөмкин. Боларны үтәгән кеше, әлбәттә, тазармый, матдәләр алмашы яхшыра, сәламәт тә була.

    Реклама

    - Масса җыярга теләүчеләр дә шактый бит әле. Аларга нинди киңәшләр бирер идегез?

    - Үт куыгы, ашказаны асты бизенең дөрес эшләмәве, калкансыман биздә проблемалар һәм организмда паразитлар булган очракта да, кеше масса җыя алмаска мөмкин. Шуның өчен иң элек табиб белән киңәшләшергә, анализлар бирергә кирәк. Шулай ук тазара алмау метоболизм белән дә бәйле була ала. Моны, гадәттә, генетик тест ясатып тикшерәләр. Масса җыючыга да шул ук идеаль тәлинкә тәкъдим ителә. Әмма аларга көн дәвамында биш-алты тапкыр ашарга, рационга майларны күбрәк кертергә киңәш итәм. Чикләвек, сыр, авокадоның файдасы зур. Каймак, акмай да масса җыючыларның организмына бик файдалы.

    - Организмга витамин җитмәү билгеләре нинди?

    - Әгәр без теге яисә бу витаминга кытлык кичерәбез икән, аны, әлбәттә, сизми кала алмыйсың. Хәлсезлек, чәч коелу, тырнакларның торышы начар булу, баш әйләнү, баш авырту – болар барысы да организмга тимер җитмәүдән булырга мөмкин. Магний аз булу исә көзән җыеру, баш авырту, нерв киеренкелеге, ярсучанлык, шомлануга китерә. Әгәр ирен читләре, авыз яннары, үкчәләрдә тире коры икән, бу - калкансыман биз функцияләренең эшчәнлеген тикшерү өчен бер хәбәр. Халыкның 95 процентына Д витамины җитми. Россиядә профилактик чараларда әлеге витаминны кеше тәүлеккә 800-1000 МЕ (халыкара берәмлек) кулланырга тиеш. Омега-3 кислотасы да бик кирәк. Аны балык, диңгез ризыкларыннан алырга, атнага 150шәр граммнан өч порция кулланырга кирәк.

    Организмга тулысынча нинди витамин җитмәвен анализлар ярдәмендә ачыклап була. Шуның нәтиҗәсендә алга таба табиб белән дәвалану тәртибен билгелисең.

    - Элина, Кукмарада еш буласызмы? Якташларыгызга ниләр теләр идегез?

    - Айга бер тапкыр туган ягыма кайтырга тырышам. Анда әнием, апам һәм әбием яши. Без бергәләп чишмәгә барабыз, табигать кочагында ял итәбез, тауларга менәбез, җәй көне җиләкләр җыябыз. Кукмара соңгы вакытта үзгәрде, матурланды. Минем Инстаграм челтәрендәге биттә үз сәламәтлеге өчен битараф булмаган кукмаралылар бик күп. Алар белән бик теләп аралашам, марафоннар уздырам, онлайн кабул итүләр үткәрәм. Якташларым, сәламәт булыгыз, үзегезне саклагыз!

    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

    Фото: шәхси архивтан

     

     

    «Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: