Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы онлайн рәвештә кредит рәсмиләштермәкче булган, әмма караклар аркасында 85 мең сумга якын акчасын югалткан

Ялган банк хезмәткәре хатын-кызны кредит алганчы чыгымнарны түләргә күндергән.

Кукмарада яшәүче бер ханым онлайн рәвештә кредит рәсмиләштермәкче булган, әмма каракларга юлыгып, 85 мең сумга якын акчасыннан колак каккан. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлеге хәбәр итә.

52 яшьлек хатын интернет челтәрендәге сайтларның берсендә, кәрәзле телефон номерын күрсәтеп, кредитка заявка тутыра. Тиздән аның белән үзен банк хезмәткәре дип таныштырган ханым элемтәгә керә һәм аңа 700 мең сум кредит хуплануы турында хәбәр итә. Әмма кредитны аның хисабына күчерү өчен күпмедер күләмдә акча түләргә, иминиятләштерергә, курьер хезмәте өчен һәм беренчел взнос кертергә кирәклеге турында искәртә.

Җинаятьче хатын-кыз аңа берничә тапкыр шалтыратып, акча күчерү өчен төрле сәбәпләр килеп чыгуы турында әйтә. Нәтиҗәдә кукмаралы кәрәзле элемтә салоны аша әңгәмәдәшенә берничә тапкыр 85 мең сумга якын акча күчергән, әмма үзе кирәкле сумманы алуга ирешмәгән.

Әлеге сорау буенча тикшерү эшләре бара.

фото: архив/ kukmor-rt.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев