Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы мошенниклар тозагына эләккән

Кукмарада полиция хезмәткәрләре интернет челтәре аша акча урлаучыны ачыклау максатында оператив-эзләнү эшләре алып баралар.

Полициянең дежур частена 30 яшьлек хатын-кыз мөрәҗәгать итеп, билгесез кешенең интернат аша ялганлап акчасын урлавы турында хәбәр итә. Зыян күрүче “ВКонтакте” челтәре аша сөйләшеп, кием сатып алырга теләгән була. Һәм сатучы җибәргән счетка мобиль банк аша 3450 сум күләмендә акча күчерә. Әмма аңа вәгъдә ителгән товарны җибәрмиләр, акчасын да кире кайтармыйлар. Ә “ВКонтакте” челтәрендә ул сөйләшүләр алып барган бит алга таба ябылган (заблокирован) булып чыга.

Хәзерге вакытта әлеге факт буенча җинаять эше ачылган. Полиция хезмәткәрләре интернет аша шәхси кешеләрдән товарлар сатып алган вакытта сак булырга һәм акча күчерергә ашыкмаска чакыра.

фото: Рамиль Гали/"Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев