Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы хокуксыз рәвештә танышының машинасын алып чыгып киткән

Кукмара районы суды 35 яшьлек ир-атка карата карар чыгарган

Күптән түгел район суды хокуксыз рәвештә танышының транспортын алган өчен 35 яшьлек Кукмара районы Манзарас авылы кешесенә карата карар чыгарды.

1984 елгы кукмаралы, исерек хәлдә, Гафиятуллин урамындагы күпфатирлы йортларның берсендә яшәүче танышының рөхсәтеннән башка автомобиль ачкычын алып чыгып китә. Урлау максатын күз алдында тотмыйча, хокуксыз рәвештә чит ил машинасына утырып, Манзарас авылына таба юл тота. Ул шул ук көнне полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.

Суд утырышында ир-ат үз гаебен таныган. Суд аны гаепле дип табып, шартлы рәвештә җәза биргән. Автомобиль хуҗасына кайтарылган.

фото: ИА "Татар-информ"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk