Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы исерек килеш руль артына утырган өчен хөкем ителде

Ирне гомуми режимлы төзәтү колониясенә билгеләп, җиде айга ирегеннән һәм ике ел да ике айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткәннәр.

Кукмарада исерек килеш руль артына утырган 35 яшьлек ир хөкем ителгән. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

2021 елның 30 мартында исерек килеш автомобиль белән идарә иткән 35 яшьлек ир-ат Кукмара районы территориясендә юл-транспорт һәлакәтенә эләккән. Тикшерү барышында машина йөртүченең элегрәк исерек килеш руль артына утырган өчен җинаять җаваплылыгына тартылган булуы ачыкланган.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. Суд гаеплегә җәзаны гомуми режимлы төзәтү колониясенә билгеләп, җиде айга ирегеннән һәм ике ел да ике айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм иткән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев