Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмаралы интернет аша сатуга өйрәтү буенча укуда булып кайтты

Уку Арчада узган.

Интернет аша сату-алу - бүгенге көндә иң зур үсеш алган өлкәләрнең берседер, мөгаен. Чөнки кемнән генә сорама, маркетплейслар аша эш итүнең күпкә отышлы булуын билгеләп уза. 

Арча, Әтнә, Теләче, Саба, Кукмара районнарының фермерлар һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре катнашында узган укуда да сүз нәкъ менә шул хакта бара. «Маркетплейс. Җиңел» электрон сәүдә үзәге оештырган чарада Кукмара районы фермерлар ассоциациясе хисапчысы Гөлнур Хуҗина да катнашып кайтты. 

Оештыручыларның сүзләренә караганда, «Азык-төлек продуктлары (әзер ризыкны исәпкә алмыйча)» категориясе - икенче ел рәттән интернетта сатуны арттыру буенча лидерлар рәтендә. 2021 елда Россиядә бу категориядә сату 147 процентка - 373 миллиард сумга кадәр арткан. Татарстан эшкуарларына маркетплейсларга чыгуны җиңеләйтү өчен, узган елның мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча «Маркетплейс. Җиңел» электрон сәүдә үзәге төзелде. Әлеге үзәкнең хезмәткәрләре эшкуарларга шәхси кабинетны теркәргә, үз товарларын цифрлаштырырга, иң кулай эш схемасын сайларга, товарларны алга этәрү буенча киңәш һәм белешмәләр бирергә ярдәм итә. Шулай ук Татарстан эшкуарларын интернет-сәүдә каналларында онлайн-марафоннар һәм күчмә укыту модульләре кысаларында эшләргә өйрәтү буенча да чаралар үткәрелә.

«Арчада узган укудан үземә шактый күп һәм кирәкле мәгълүмат алдым. Чыннан да, җитештергән продукция булу гына түгел, товарны төрле электрон мәйданчыкларга, маркетплейсларга чыгару һәм аны сата, хезмәттәшлек итә белү дә мөһим. “Маркетплейс. Җиңел” электрон сәүдә үзәге хезмәткәрләре безгә әлеге мәйданчыкларның шактый күп булуы турында сөйләделәр, халык арасында аеруча киң популярлык казанучы “Озон”, “Вайлдберриз”, “Казань Экспресс” кебек маркетплейсларга тукталып, аларга күзәтү ясадылар. Казылык, чәкчәк, ит, сөт, ашлык һәм башка авыл хуҗалыгы продукцияләрен интернет аша сатуның уңайлыкларын һәм шактый отышлы булуын мисаллар ярдәмендә аңлаттылар. Уку барышында экологик яктан чиста, сыйфатлы продукциягә сорауның һәрчак зур булуына да басым ясалды. Авыл хуҗалыгы берләшмәләре үсеше буенча компетенция үзәге директоры Ирина Лукина үзәкнең шәхси ярдәмче хуҗалыкларга да, авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүчеләргә дә ярдәм итәргә әзер булуын билгеләп узды. Димәк, безгә, яңалыклардан читтә калмыйча, әлеге юнәлештә җиң сызганып эшләргә генә кирәк», - ди Гөлнур Хуҗина. 

фото: http://arskmedia.ru/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk