Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин килде

Ул кукмаралылар белән очрашты, “Барс-Арена” спорт сараенда булды, “Бердәм Россия” фракциясе депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куйды, район башлыгының “Чыршы бәйрәме”ндә катнашты, Өлге авылында яшәүче сугыш ветераннары Хәтирә һәм Мөбарәкҗан Салиховларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Районыбызда дәрәҗәле кунак - Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы булып китте. Ул кукмаралылар белән очрашты, “Барс-Арена” спорт сараенда булды, “Бердәм Россия” фракциясе депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешүгә кул куйды, район башлыгының “Чыршы бәйрәме”ндә катнашты, Өлге авылында яшәүче сугыш ветераннары Хәтирә һәм Мөбарәкҗан Салиховларны якынлашып килүче бәйрәм белән котлады.

Депутат белән очрашуга Киндеркүл авылында яшәүче бер ханым килгән иде. Аның мөрәҗәгате су мәсьәләсе белән бәйле. Программа кысаларында проблеманың тиздән хәл ителәчәген белдерделәр.

Рөстәм Кәлимуллин район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә быел файдалануга тапшырылган “Барс-Арена” универсаль спорт залында да булды. Волейбол, баскетбол, мини-футбол уйнау, тренажерларда, көрәш, бокс белән шөгыльләнү өчен бар мөмкинлекләр дә тудырылган спорт сараен депутат уңай яктан бәяләде.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе депутатлары составында булган үзгәрешләр белән бәйле рәвештә, Дәүләт Думасында, Дәүләт Советында һәм Кукмара районының вәкиллек органында “Бердәм Россия” фракциясе депутатларының үзара хезмәттәшлеге турында килешү имзалау мөһим. Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Рөстәм Кәлимуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев бүген килешүгә кул куйдылар.

Дәрәҗәле кунак район башлыгының “Чыршы бәйрәме”ндә дә катнашты, Өлге авылында яшәүче сугыш ветераннары Хәтирә һәм Мөбарәкҗан Салиховларны да якынлашып килүче Яңа ел белән котлап, бәйрәм бүләге тапшырды.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев