Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарага Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде

Ул бердәнбер сугыш ветераны Габделвахит абый Шәмсетдиновны бәйрәм белән котлады, күчтәнәчләр тапшырды.

Бүген Кукмарага эш сәфәре белән  Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон килде. 
Ул район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә, Чишмәбаш авылында гомер итүче райондагы бердәнбер сугыш ветераны Габделвахит абый Шәмсетдиновның өендә булып, аны бәйрәм белән котлады, күчтәнәчләр тапшырды. 

- Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршы алган көннәрдә, бик теләп, Кукмара районына килдем. Безнең өчен Бөек Ватан сугышы ветеранының хәлен белә алу – зур мәртәбә, чөнки алар арабызда бик аз калып бара. Шуңа күрә аларны кайгыртырга, хөрмәтләргә кирәк, - дип билгеләп үтте ул. 

Габделвахит Шәмсетдин улы 1926 елның 8 гыйнварында Чишмәбаш авылында дөньяга килә. 1941 елда җидееллык Зур Сәрдек мәктәбен тәмамлый. Бөек Ватан сугышының беренче елларында колхозда эшли. 

1943 елның ноябрь аенда Кызыл Армиягә алына. Икенче Белоруссия фронтының 65нче армиясе артиллеристы булып хезмәт итә. Аңа элемтәче булырга да туры килә. Белоруссияне, Польшаны, Германияне немецлардан азат итүдә катнаша. Җиңү көнен Германиядә каршылый. 

99 яшен тутырган ветеран бүген дә көр, ачык күңелле, хәтере дә яхшы. Ул кунакларга рәхмәтен белдерде, аяз күк йөзе, тыныч, имин тормыш теләде. 

Шулай ук депутат, махсус хәрби операциядә катнашып, бүгенге көндә хәбәрсез югалган солдат, Кукмарадан Рафис Хафизовның тормыш иптәше Гөлфия ханым белән күреште, гаиләсенең хәлен белде. 

Хафизов Рафис Хәлиулла улы 1978 елда туган. 2024 елны ул, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына киткән.

Бүгенге көндә якташыбыз хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Әмма гаилә яхшыга өметләнә, кадерле кешеләре исән-имин кайтып керәсенә ышана. Хафизовлар гаиләсенә быел тагын бер зур сынау килгән: аларның өйләрендә янгын чыккан.

- Бу хәл 27 февраль көнне булды. Бернәрсә сизмәдем, уйламадым, чөнки күңелдә һәрвакыт тормыш иптәшем, аннан хәбәр көтәбез. Көндезге сәгать өчтән соң өйгә кайтып керсәм, бөтен җир кара көйгән иде. Өй эче тулысынча янып, ут үзе сүнгән иде. Без моңа шаккаттык, - диде ул. 

Гөлфия ханым ярдәм күрсәткән район башлыгы Сергей Димитриевка, йортны төзекләндергән шәхси эшмәкәр Рөстәм Ганиевларга рәхмәтен җиткерде. Дәүләт Думасы депутаты гаиләгә теләктәшлек күрсәтте, бәйрәм алдыннан солдат гаиләсенә бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев