Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарага бөтен Россиядән «Күңел белән яшь» «көмеш» волонтерлык җитәкчеләре килде

Делегация тәҗрибә уртаклашырга, хезмәттәшләре, районда нинди проектлар тормышка ашырылуы белән танышырга килгән иде.

Кукмарага бөтен Россиядән «Күңел белән яшь» «көмеш» волонтерлык җитәкчеләре һәм координаторлары килде. Очрашу барышында алар тәҗрибә уртаклашты, хезмәттәшләре, районда тормышка ашырылучы про-ектлар белән таныштылар.

«Стажировка “Күңел белән яшь” “көмеш” иреклеләр хәрәкәтенең төбәк үзәкләрендә уза. Кукмарага очраклы гына килмәдек, чөнки биредәге кечкенә территориядә “көмеш” иреклеләр хәрәкәтен үстерү буенча иң яхшы практи-каларның берсе тәкъдим ителгән. Бүген без аларның эш тәртибе, нинди про-ектлар белән шөгыльләнүләре, төрле юнәлешләрне ничек тормышка ашыру-лары белән танышырбыз», - дип билгеләп үтте «Күңел белән яшь» федераль программасы җитәкчесе Юлия Мальцева.

Кукмарада «көмеш» волонтерлык үзәге 2010 елда ачылган иде. Ә 2021 елдан алар сәламәтлекләре буенча менталь тайпылышлары булган кешеләр белән дәресләр үткәрә башладылар. Бүгенге көндә 10 ирекле ярдәмче эшли. Иң ке-че волонтерга - 61, ә иң өлкәненә 84 яшь.

«Бүген без менталь тайпылышлары булган кешеләр белән эшләү проблема-лары буенча фикер алышырга җыелдык. Безнең волонтерларның бурычы - ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу, аларга теге яки бу күнекмәләрне өйрәтергә омтылу», - дип сөйләде район «көмеш» волонтерлык үзәге җитәк-чесе Нурия Закирова.

Волонтерлар социаль хезмәт алучыларның йортларында һәм йорт яны уча-стокларында тәртип урнаштыралар, яшелчә, җиләк-җимеш уңышын җыеп алырга булышалар, кыш көне кар көриләр, күп балалы гаиләләргә һәм авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә булышалар. Алар аш-су, кул эшләре буенча балалар һәм өлкәннәр өчен мастер-класслар үткәрәләр. Шулай ук во-лонтерлар төрле акцияләрдә катнашалар, туристик экскурсияләр оештыра-лар, сәламәтләндерү гимнастикасы, скандинавия йөреше белән шөгыльләнәләр.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев