Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан сугышчы гаиләсе: «Әтиебез тизрәк әйләнеп кайтсын»

Эдуард Кузьмин яраткан ир һәм өч бала әтисе. Бүгенге көндә ул илебезне саклый. Махсус хәрби операциягә 2022 елның октябрендә китә.

«Иртән йокыдан торганда телефонга „Хәерле иртә, җимешем“ дигән смс килгән булса, бар да әйбәт, яңа көнне тыныч күңел белән каршыларга була», — ди Кукмарадан Резидә Кузьмина. Махсус хәрби операция башланганнан бирле аның тормыш иптәше Эдуард Кузьмин илнең иминлеге өчен көрәшә. 

Кукмарадан сугышчы гаиләсе: «Әтиебез тизрәк әйләнеп кайтсын»

Җыр-моңга гашыйк Резидә белән Эдуард моннан 15 ел элек район Мәдәният йортында эшләгәндә танышалар, шунда аларның гаилә тарихы языла башлый. 

«Безнең очрашып йөрү бик кыска вакытлы булды. Эдуард — музыка куеп торучы оператор, мин хореограф булып эшләдек. Аны тормыш иптәшем булыр дип, гомеремдә дә уйламас идем. Ул — үз дулкынында, мин — үземнекендә. Эдуард — рок-музыка яратучы егет, ә мин — халык көйләре дип җан атучы. Язмышыбызда охшашлык шунда: беренче ярларыбыз белән тормышыбыз барып чыкмады. Аның — Алия, минем Илзия исемле кызларыбыз бар», — ди Резидә ханым.

Әмма язмышның үз борылышлары, үз кануннары. Бервакыт Эдуардның Резидәгә карата игътибары арта башлый: аны чәйгә чакыра, аралаша, киңәшләшә... Ә көннәрнең берсендә, театр куеп Казаннан кайтканда ул: «Миңа кияүгә чыгар идеңме?» — дип сорап куя. «Әллә тормыш коруны син уен эш дип белдеңме, алай җайлы гыны булмый ул», — ди Резидә, бераз ачуланып. Шуннан соң озак та үтми алар, гаилә корып, бергә тормыш көтә башлыйлар. Бүгенге көндә ике кыз һәм уртак балалары Тимурны тәрбияләп үстерәләр. Илзия Зур Сәрдектә товар бирү пунктында эшли, Алия исә 4нче урта мәктәптә — сигезенче, ә Тимур дүртенче сыйныфны тәмамлаган. Бүген гаилә яраткан тормыш иптәше, әтиләрен сагынып гомер итә. 

Эдуард армия хезмәтен Төньяк Кавказда узган, атучы булган. Ә 2022 елның 23 октябреннән бирле махсус хәрби операциядә катнаша.

«21 октябрь көнне Эдуардның туган көнендә махсус хәрби операциягә алыначагы турында хәбәр иттеләр. Без моны туган көненә шаярту дип уйладык. Кызганычка каршы, бу дөрес булып чыкты. Ике көндә әзерләнеп китеп тә барды. Ике ай дәвамында „Казан Экспо“ да булдылар. Без аның командировкаларга йөрүенә ияләнгән идек, шуңа күрә башта авырлык артык сизелмәде. Ә декабрь аенда кайнар ноктага озатканда бик кайгырдык, күңелдәге кичерешләрне аңлатып бирерлек түгел иде. Әле ул халәтне балаларга күрсәтәсе килми, нык, көчле булырга тырыштым. Алар минем күз яшен күрмәде», — диде Резидә ханым.

Кукмарадан сугышчы гаиләсе: «Әтиебез тизрәк әйләнеп кайтсын»

Гаилә башлыгы, ир-ат ярдәменнән мәхрүм калган гаиләләргә бик авырга туры килә, кайчандыр ир-хатын бергә башкарган эшләр гүзәл затларның җилкәсенә төшә.

«Үзебез төзергә, үзебез сүтәргә өйрәндек. Ир-ат эшләрендә төп булышчым улым хәзер. Дәүләт, муниципаль ярдәмнәр дә бар. Район башлыгы да, очрашып, хәлләребезне белешә. Һәрбер гаиләгә беркетелгән кураторлар бар. Азык-төлек пакетлары бирәләр, балалар циркка бардылар, бәйрәмнәргә чакыралар. Улым музыка мәктәбенә, „Робототехника“ түгәрәгенә йөри, Алия бию белән шөгыльләнә — барысы да түләүсез. Автобусларда йөрү бушка. Машина йөртү таныклыгына укыдык, имтихан көнен көтәбез. Иремә дә бик күп ярдәм килеп тора. „Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз“, „Сугышчан кардәшлек“ төркемнәренең хезмәте бәяләп бетергесез», — диде Резидә ханым. 

Махсус хәрби операциядә булуына карамастан, Эдуард якыннарын сөендерергә ярата. Вакытлыча ялга кайтканда да ул аларга сюрпризлар ясый, туган көннәрен дә бүләксез калдырмый.

«Безнең геометрия дәресендә контроль эш вакыты иде. Башта кабинетка директор килеп керде, аның артыннан — әти. Мин шаккаттым, күздән яшьләр чыкты. Ә 8 май, туган көнемдә мәктәптә үткәрелгән чарада биедек. Ул беткәннән соң, безгә калырга куштылар, бүләклибез, диделәр. Шунда миңа әтидән бүләк тапшырдылар, шулай ук күздән яшьләр тәгәрәп төште, бик сөендем. Әти белән горурланам, аның өчен борчылып торам. Әти кайткан көн безнең өчен бәйрәмгә әверелә. Гаилә белән җыелышып утырабыз, сөйләшәбез, аның белән каядыр барабыз. Әтиебез генә тизрәк әйләнеп кайтсын», — дип сөйләде Алия. 

«Ә әти минем янга кергәндә, безнең математика дәресе бара иде. Аны күргәч, кочаклап алдым һәм елап җибәрдем. Хәрби операция бетсен, һәм әти гел безнең янда булсын иде», — дип сүзгә кушыла Тимур.

Кукмарадан сугышчы гаиләсе: «Әтиебез тизрәк әйләнеп кайтсын»

Илзия өчен дә Эдуард — иң якын кеше. Әти мәхәббәте бөтенләй икенче төрле, ди ул үзе бу турыда. 

«Кайвакыт әнигә әйтәсе сүзне дә әти аркылы җиткерәм. Ипле, акыллы, бик җайлы кеше ул безнең. Мин шундый горурланырлык әтием булуга бик шат. Аның кебек кешеләр җир йөзендә күбрәк булса иде. Исән-сау кайтсын. Әти белән үткән һәрбер мизгел безнең өчен бик кадерле», — диде Илзия.

фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев