Кукмарадан Семен Гурьянов: Җәяү йөрүдән ләззәт алам
Райондашыбыз җәяү йөрергә ярата, ул иртә белән чыгып китеп, Кукмара шәһәрен иңләп-буйлап әйләнеп кайта.
Кукмарадан Семен Гурьяновның телефонына көйләнгән адымнарны исәпләү программасындагы күрсәткеч көн саен әллә ничә чакрымны узып китә.
Чөнки райондашыбыз җәяү йөрергә ярата, ул иртә белән чыгып китеп, Кукмара шәһәрен иңләп-буйлап әйләнеп кайта. Аны еш кына Атлас Булатов исемендәге паркта да очратырга мөмкин. Без дә райондашыбыз белән әлеге паркта күрештек.
«Әле “Сельхозхимия” якларына китеп, вокзал, тимер юл кичүе турыларыннан әйләнеп кайтмакчы идем, ничек күрешеп калдык сезнең белән», — дип, ерактан ук сәлам бирде ул. Семен абый тумышы белән Мамадыш районының Чиябаш дигән авылыннан. Ишкидә сигез сыйныфны тәмамлаганнан соң, Казанга ГПТУ-33кә төзелеш буенча укырга кереп, анда балта остасы һөнәрен үзләштергән. Ватан алдындагы бурычын егет Германиядә саперлар батальонында үткән. Аннары яшь егетне язмыш җилләре Кукмарага алып килгән. Биредә булачак тормыш иптәше, Түбән Очадан Серафима Ивановна белән танышкан. Бергәләп ул һәм кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка каршы, уллары гына якты дөньядан бик иртә китеп барган.
— Кукмарада апаларым яши иде, җизни автомәктәптә укытты. Үз куышымны булдырганчы өч ел аларда тордым. Әле дә уйлап йөрим, нинди яхшы кеше булган җизни, — диде Семен Николаевич. — Иң элек ПМК-90га, аннары АТХга шофер булып урнаштым. Соңыннан озак еллар РайПОда хезмәт куйдым, икмәк ташыдым. Кызлар белән Ижевск, Воткинск, Сарапулларга хәтле барып җитә идек. Сәламәтлегем какшап, билем авырта башлагач, «Олимп» спорт мәктәбендә алты ел сакчы булып тордым. Яшь чактан ук матурлыкны яраттым, рәсем сәнгате белән кызыксындым. "Олимп«та эшләгәндә 9 Май бәйрәменә 6га 3 метрлы зур баннер ясаган идем. Әлеге сәләтемне армия хезмәтен үткәндә дә тиз күреп алып, конспектлар язарга, плакатлар ясарга билгеләделәр.
Хезмәт юллары Семен абыйны «Металлодизайн» оешмасына алып килә, ул анда каравылчы булып урнашырга уйлый, әмма шул урынга кешене алып куялар. Хатын янына ничек оялмыйча кайтып утырыйм, кулларым исән-сау бит дип, авыр тимерләрне бөгәргә ризалаша. Шулай итеп, анда 16 ел гомере үтеп китә.
2020 елны Гурьяновлар гаиләсенә авыр кайгы килә: бердәнбер уллары вафат була.
— Бу вакыттагы хис-кичерешләрнең авырлыгын бернинди бизмәнгә дә салып үлчәрлек түгел. Улымны югалту ачысын күңелемнән җибәрә алмадым. Өйдә утырсаң да җиңел түгел, кеше янына чыксаң да, һәрвакыт кайгы уртаклашалар. Кайбер кешеләргә: зинһар, бу турыда әйтмәгез, исемә төшермәгез, ди идем. Шул чакта кулымнан эш төште, тимер дә бөгә алмый башладым, эштән китәргә булдым, — диде әңгәмәдәшем. — Әмма гел диванда утырып та булмый бит дип, Атлас Булатов исемендәге паркка юл тоттым. Монда хатын-кызлар йөри иде. Электр челтәрендә инженер булып эшләгән Любовь Владимировна белән таныштым, аның белән шулай йөрергә чыга башладым. Тукта әле, бу шөгыль күңелне баса түгелме соң дип уйладым, ошап китте. Бер ияләнгәч, кеше кирәк булмады, үземнең уйларым белән генә йөрим. Бу турыда күп мәгълүмат укыганым булды. Анда әкрен йөрүдән мәгънә юк дип язганнар. Шуннан соң әзрәк тизлекне арттырдым.
Семен Николаевич һәрвакыт йөрүдә. Ул хәтта Кәчимир, Жилой Рудник авылларына кадәр барып җитә. Кукмара тауларына менәргә ярата, урманнарда саф һава сулый, матур, яшел табигатькә соклана. Яңа чаңгы-роллер трассасын да карап кайткан.
— Яшь вакыттан тәмәке тартмадым, спиртлы эчемлекләр кулланмадым. Шулай да шикәр диабеты авыруым бар, әмма үземне формада тотарга телим. Җәяү йөрүнең сәламәтлеккә уңай йогынтысын сизәм. Аякларым, билем дә авыртмый. Кайбер кеше син ябыккансың, ди, мин моңа сөенәм генә, артык авырлык нәрсәгә ул? Гәүдә җиңел булганда уңайлырак бит. Әле балаларга кунакка Казанга баргач та, йорт янындагы мәйданчыкка чыгып, 5-6 мең адым җыеп кердем. Элек ярты көн эчендә 20 меңнән артык адым йөреп кайта идем. Алай авыргарак туры килә. Шуңа күрә өйгә кайтып, бераз ял итәм дә, башка эшләрем булмаса, яңадан чыгып китәм. Иң күбе бер көнгә 28 мең адым йөргәнем булды. Бу саннарны күргәннән соң, тагын да дәртләнеп китәсең, бәлки телефоным булмаса, алай кызыксыну уянмас та иде. Һәр эштә дә стимул кирәк. Җәяү йөрүдән ләззәт алам, рәхәт ул миңа, — дип сөйләде Семен Гурьянов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев