Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Руфинә Гыйниятова: «Әниебез һаман да без дип яши»

Кукмарада яшәүче Нина Гадиятуллинаның (Муртазова) күңел түрендә сагыш һәм борчу тулы хатирәләр байтак. Иң тәүгесе — балачактан.

...Нина апа инде ун көн буе махсус хәрби операциядәге улы Рафилдән хәбәр көтә. Ана йөрәгендә болай да телгәләнмәгән урын калмаган, дисәң дә була. Әмма ике ел дәвамында Рафиле илне сакларга талпына шул. Һәрдаим: «Иптәшләрем китте, мин дә барырга тиеш», — ди ул, якыннарының яшьле күзләренә карап. Үз сүзендә кала: улының туганын көтеп ала да, аңа ике ай булуга, саубуллашып юлга кузгала. Хәзер исә әнисенең күңелендә бары бер генә теләк: «Исән-сау күрешергә насыйп булсын, улым сау-сәламәт килеш гаиләсе янына әйләнеп кайтсын иде». 

Кукмарада яшәүче Нина Гадиятуллинаның (Муртазова) күңел түрендә сагыш һәм борчу тулы хатирәләр байтак. Иң тәүгесе — балачактан. Әтисен хәтерләми дә диярлек, чөнки дүрт баласын, кечкенәсе — Нинасы әле балалар бакчасының иң кечкенәләр төркеменә йөри, ташлап, ул гаиләдән китә. Дөрес, 40 елга якын тегү фабрикасының ватин җәю цехында эшләгән әнисе Анна аларга җил-яңгыр тидерми, кадерләп үстерә. «Нәрсә ашыйсыбыз килсә — шуны ашап, киясе киемебезне киеп үстек без», — дип искә ала хәзер Нина апа. Үзе хәтерләмәсә дә, апасы һәм абыйсының фаҗигале төстә вафат булуларын әнисенең, гел искә алып торып, авыр кичерүе да күңел төпкелендә саклана. 

Нина апаның гомер юлының күп өлеше Березняк авылында уза. Иптәш кызы Фәния белән диплом алып кайтып, юллама белән кибеткә эшкә урнашкач, шушы авыл егете Раил Гадиятуллин белән тормыш кора, кызлары Руфинә, уллары Рафил туа. 

«Кияүгә чыккач, биемем кибеттә эшләргә рөхсәт бирмәде. Җитмәүчелек чыгар дип курыккандыр инде. Ипи пешерүче булып пекарняга урнаштым. Ул коры кеше иде, кая барасың, ул чорларда өлкәннәрнең сүзен тыңлыйсы, алар нәрсә дисә, шуны эшлисе иде бит. Бер гаепсезгә елаткан чаклары да күп булды. Пекарняда 50 килограммлы капчыкларны күтәрү эзсез калмады: Руфинәм 7 айлык булып туды. 40 көннән янә эшкә чыктым. Биемем авырый башлаганда, колхоз гаражына диспетчер итеп чакырганнар иде. Аны тәрбияләргә дә, кызымны карарга да, колхозда эшләргә дә өлгердем, Раил көне-төне тракторда иде», — ди Нина апа, яшьлеген искә алып.

1985 ел. Булдыклы, эшкә өлгер Нинага авылдагы балалар бакчасын рәткә китереп, аны ачып, эшләтеп җибәрүне йөклиләр. 3 яшьлек кызы Руфинә дә, кая барса да, аңа тагылып йөри. Бакча мөдире булып аз гына эшләп кала ул, Березняк авыл Советы җитәкчесе Фәүзия Нәбиуллина үзе янына хисапчы итеп чакыра. Шулай итеп, Нина Гадиятуллина авыл Советында алты җитәкче кул астында 30 елдан артык эшләп лаеклы ялга чыга. Әле аннан соң да үзен «Алга» хуҗалыгына склад мөдире вазыйфасына чакырып алалар.

«Әни 35 яшьтә тол калып, энем белән икебезне ялгыз үстерде. Беркайчан да юк, димәде, тырышты, кешедән ким яшәмәдек. Кая барасы килсә, шунда бардык. Әтиегез юк, акчам юк, миңа авыр, дигән сүз ишетмәдек. Үзенә читен чаклар да булгандыр инде, сиздермәде. Аның ярдәме белән югары белем алдым. Читтән торып укыганда, кызымны карашырга дип, минем белән Казанга китә иде. Әниебез һаман да без дип яши, кирәк чакта улыбызны, йортыбызны карап кала. Аңа булган хөрмәтебезне, яратуыбызны тоеп, әле озак еллар янәшәбездә булсын иде», — ди кызы Руфинә Гыйниятова. 

...Нина апа телефонындагы туганнар төркеменә улы Рафилнең махсус хәрби операциягә киткәнче җырлаган видеосын куйган: «Мин кайтырмын, әнкәй, көт син мине», — дип җырлый ул. 

Сабырлык һәм сагыш тулы ана йөрәгенә бар да сыя шул...

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев