Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Рәзинә һәм Марат Закирҗановлар: Балаңның елмаюын күрү — алтын бәясенә тиң

Туганнары, дуслары, авылдашлары, мәрхәмәтле, алтын йөрәкле кешеләрнең ярдәме белән Закирҗановлар кызларын Кытайга алып бару, анда дәвалану курслары алу бәхетенә ирешә.

Кукмарада яшәүче Рәзинә һәм Марат Закирҗановлар — күпбалалы гаилә. Бүгенге көндә әти-әни, якыннарын куандырып, өч кызлары үсеп килә.
Тормыш шатлык-сөенечләрдән генә тормый, Аллаһы Тәгалә адәм баласын кайчак зур сынаулар алдына да куя. Гаилә корып, якты уй-хыяллар белән яшәүче яшь пар Рәзинә белән Маратка да көннәрдән беркөнне табиблар куркыныч хәбәр ирештерә: көтеп алынган кызчыкларының баш мие зарарланган, сабый үсештән артта кала…

— Бу сүзләрне ишеткән көнне бер онытасым юк: аяк астында җир убылды, диярсең, күз алларым караңгыланды, тәмам төшенкелеккә бирелмәс өчен, сабыем хакына көч-хәл белән үземне кулга алдым. Тормыш иптәшем Маратның янда булуы, әти-әни, туганнарның ярдәме дә гаиләбезгә килгән сынауны җиңеләйтергә ярдәм итте, — ди Рәзинә. — Нәфисәбез 2011 елда Кукмара дәваханәсенең бала тудыру бүлегендә сау-таза булып дөньяга килде. «Бар да яхшы», — дип, өч-дүрт көннән безне өйгә чыгардылар. Дүрт айга кадәр, чыннан да, баланың сәламәтлегеннән зарланмадык: вакытында йоклады, күкрәк сөте имде, шалтыравыклы уенчыкларга да күзләрен йөртә, матур итеп елмая да иде. Бераздан кызның ныгытып башын тота алмавына игътибар иттек. Массаж, физиотерапиянең файдасы булмады. Дәваханә юлында йөри, бер-бер артлы табибларның ишеген кага торгач, баланың авыру булуы ачыкланды. Бер яшьтә инвалидлык бирделәр. Нидән шулай булды икән соң, йөклелек чоры яхшы узды, ультратавыш тикшеренүләре (УЗИ) дә бернинди тайпылышлар күрсәтмәгән иде бит дип, бик озак өзгәләндек. Сораулар күп булса да, төгәл җавап кына бирүче табылмады…

Туганнары, дуслары, авылдашлары, мәрхәмәтле, алтын йөрәкле кешеләрнең ярдәме белән Закирҗановлар кызларын Кытайга алып бару, анда дәвалану курслары алу бәхетенә ирешә. Чит илдән кайткач, Нәфисә беренче адымнарын ясый.

— Без аны биш яшенә кадәр гел күтәреп кенә йөрдек бит. Шуның өчен кызыбызның тәүге адымнарын күрү барыбыз өчен дә чын могҗиза булды. Сөйләшә, уй-фикерен җиткерә, калак тотып ашый алмаса да, иң мөһиме — урын өстендә ятмый, үз аякларында йөгереп йөри. Елга ике тапкыр районның «Шәфкать» үзәгендә тернәкләнү курслары үтәбез, атнага өч көн Мәчкәрәнең коррекция-интернат мәктәбеннән укытучы апасы килә. Алар махсус программа буенча шөгыльләнәләр, рәсемнәр карыйлар, уйнап та алалар, — ди күпбалалы әни. — Балабыз үз аякларында йөргәч, уңайлы — кайчан кирәк, шул вакытта җитәклим дә чыгып китәм. Тернәкләнү үзәгендә, район Мәдәният йортында узган чараларга да барырга тырышабыз. Әле күптән түгел "Шәфкать«тә, күңелле итеп, Әниләр бәйрәме оештырдылар. Үзебез чыгыш ясый алмасак та, башкаларны карап кайттык. 

Ноябрьдә Нәфисәгә 13 яшь тулган. Әти-әнисенең кадерле кызы, ике сеңелкәшенең яраткан апасы ул.

— Олы кызыбыз авыру булгач, шактый еллар дәвамында кабат йөккә узарга курыктым. Әмма тернәкләндерү үзәгендә эшләүче психолог: «Нәфисәгә иптәш кирәк. Менә күрерсез: күңелегез дә үсеп китәчәк», — дип киңәшләр бирде. Аңа рәхмәтебез чиксез. Шөкер, бүгенге көндә икенче кызыбыз Нәргизә өченче урта мәктәпнең беренче сыйныфында белем ала, инглиз теле, бию, җыр түгәрәкләренә йөри, дүрт яшьлек Саида «Чулпан» балалар бакчасында тәрбияләнә. Өч кыз әти-әнисе булуыбызга куанып бетә алмыйбыз. Безнең иң зур ярдәмче бит алар: апаларына күз-колак булалар, бергәләп уйныйлар, — ди Рәзинә Закирҗанова. — Бер яхшы күңелле ханым физик мөмкинлеге чикле балалар өчен махсус ясалган урындык биргән иде. Нәфисәне шунда утыртып куям да ашатам. Күбрәк сыек ризыклар бирәм, банан йомшак булгач, аны тешләп ашый, йогыртлар ярата. Ай тулган вакытларда көйсезләнә торган гадәте бар. Кайвакыт төнлә дә йокламаска мөмкин. Әмма боларга гына түзәбез. Иң мөһиме: балалар авырмасын. Нәфисә кочаклаганны, иркәләгәнне ярата. Кәефе барында көлеп тә җибәрергә мөмкин. Аның елмаюын күрү — алтын бәясенә тиң.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев