Кукмарадан Рәмзия Хабибуллина гомеренең 24 елын икмәк пешерүгә багышлаган
«Чын күңелдән эшләдек һәм эшлибез, кеше ашатабыз бит. Бу — һәрвакыт җаваплылык, чисталык, тәртип сорый торган хезмәт», — диде ул.
«Рамазан икмәге»ндә ипи пешерүче булып эшләүче Рәмзия Хәбибуллина шушы көннәрдә үзенең күркәм юбилеен — 60 яшьлек туган көнен каршы алды. «Әле бер дә китәргә ашыкма, тагын бик күп еллар бергә-бергә эшләргә язсын», — диде әлеге оешма директоры Рамазан Юнысов. Әйе, хәзерге заманда Рәмзия апа кебек тырыш, булдыклы, үз эшенә тугры кешеләр алтын бәясенә тиң.
Рамазан икмәгенең беренче табадан төшеп, табын түрендә урын алганына быел 26 ел булып киткән. Шушы вакыт эчендә әлеге цехта күпереп пешкән икмәк-булка, кондитер эшләнмәләре кукмаралыларның гына түгел, күрше-тирә район, хәтта Киров өлкәсе авылларында яшәүчеләрнең дә яраткан ризыгына әверелгән. Һәм әлеге зур хезмәттә язмабыз герое Рәмзия апаның да өлеше чиксез, чөнки ул гомеренең 24 елын әлеге игелекле, изге эшкә багышлаган.
Рәмзия апа күрше Иске Пенәгәр авылыннан. Кечкенәдән тормыш дилбегәсен нык тотарга туры килә аңа. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлау белән Нократ Аланындагы заводка эретеп ябыштыручы булып эшкә урнаша. Кукмарага кияүгә чыгып, декрет ялыннан соң хезмәтен мех фабрикасында тегүче буларак дәвам итә, әмма кыскартуга эләгә. Шуннан соң язмыш аны «Рамазан икмәге»нә алып килә.
«Бирегә эшкә килгән вакытларым бүгенгедәй хәтердә. Асия исемле хатын белән бергә урнаштык. Әле җитмәсә беренче көнне үк икебезне бер сменага куйдылар, ә алдагы смена эшен төгәлләде дә кайтып китте, өйрәтеп торасылары килмәде. Эш рәтен белмибез, камырга карап басып торабыз. Нишләтергә моны? Күршедә генә яшәүче Гүзәлия апа Низамиеваны чакырдык. Ул барысын да аңлатты, күрсәтте. Камырны формаларга салып, кабартырга куйдык. Ул вакытта әле хәзерге кебек мичләр юк, 24–30 ипи сыя торган, гади, зур духовкаларны кабыздык. Ипиләр пешеп чыкканнан соң, сөенечнең чиге булмады. Гүзәлия апага рәхмәтләр укыдык. Шулай итеп, эшләп киттек. Ипиләр шундый матур, шундый әйбәт чыкты. Оны да икенче иде аның. Технолог килгәнче, үзебез белгәнчә эшләдек, апара урынына алдагы көнне ясап калдырган камырны кулландык. Технолог Мария Костылева килгәч, ачыткының нәрсә икәнен күрсәтте, эшкә тәртип керде. Күмәк тырышлык белән цехыбыз алга барды, ипи саны да артты. Чын күңелдән эшләдек һәм эшлибез, кеше ашатабыз бит. Бу — һәрвакыт җаваплылык, чисталык, тәртип сорый торган хезмәт. Камырны әз генә озаграк тотсаң — ипи әче, кимрәк тотсаң — төче була, шуңа күрә игътибарлылык һәм төгәллек кирәк», — диде ул.
Рәмзия апа үз вакытында әлеге ипи пешерү цехына килгәненә Рамазан Касыймхан улына гомере буе рәхмәтле булып яши. Шушы эш белән өс бөтен, тамак тук булды, улымны һәм кызымны аякка бастырдым дип шөкер итә. Бүгенге көндә балаларының үз тормышлары, балдан татлы дүрт оныгы бар.
«Тормышта төрле хәл була, кайчан гына мөрәҗәгать итсәм дә, Рамазан Касыймхан улының каршы килгәнен хәтерләмим. Әтиемнең гомере өзелгәч тә, ул йөгереп килеп ярдәм кулын сузды. Пенәгәргә алып кайтып җирләргә машинасын бирде. Шифаханәдә ял итеп кайттым, анда үзе алып барды, килеп алды. Аллага шөкер, димен. Бүгенге көндә эшебез сменалы оешкан. Көндез — ике, кич белән биш кеше ипи пешерә. Халык йокыдан торышка кибетләргә „свежий“, тәмле ипи тарала. Хезмәт хакларын вакытында алабыз. Коллективыбыз да бик әйбәт, дус-тату. Алга таба да исән-сау эшләргә язсын», — диде юбиляр.
Рамазан Юнысов:
Эшне башлаганда авыр булды. Физик көч күп кулланылды: күтәрәсе, төшерәсе, камырын да кул белән бүләсе. Технологыбыз юк, ипине тегеләй, болай пешереп карыйбыз. Аның башында күршеләр Гүзәлия апа, Рәмзияләр торды. Ярый әле Ходай Рәмзиягә сәламәтлек биргән, димен. Чөнки сменаны төрлечә көйләп карадык, сигез сәгать тә, тәүлек буе да эшләделәр. Кайвакыт кеше булмаганда төне буе эшләп чыккач та Рәмзия: «Хәзер, Рамазан, ике-өч сәгать кенә йоклап алам да тагын киләм», — ди иде. Әкренләп цех, коллектив зурайды, заманча технологияләр үтеп керде. Бүгенге көндә Рәмзиянең тәҗрибәсе искиткеч зур, бөтен эш рәтен белә, шуңа күрә ул — яшьләргә остаз. Алга таба да Аллаһы Тәгалә аны сәламәтлектән аермасын, балалар, оныклар кайгысы күрмичә, матур итеп яшәргә, килешеп эшләргә язсын. Хезмәт кешесенең кадерен беләбез, стажына карап, өстәмә премияләр билгеләнә, ул ел саен арта бара, үзләрен шифаханәләргә, балаларын лагерьга ял итәргә җибәрәбез. Боларның барысына да бергә-бергә эшләгәндә генә ирешергә мөмкин.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев