Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Рамазан Мамлеев: «Безнең хезмәт — 101 йөкләмә»

Язмам герое хезмәт баскычыннан атлый торгач, гади сержанттан подполковник хәрби дәрәҗәсенә күтәрелә.

Мәктәпне тәмамлап, чик буе гаскәрләрендә хәрби хезмәт узган Рамазан Мамлеевка тимер юл оешмасына эшкә урнашып йөргәндә очраклы гына Биектау милициясенә керергә туры килә. Энергиясе ташып торган, яшь, чибәр егетне язмышы шул көнне үк хокук саклау өлкәсенә бөтереп ала. 

«1995 елның июль аен бүгенгедәй хәтерлим. Эш документларына мөһер суктырырга Казанга барган идем. Юлым уңмагач, бераз кәефсезләнеп, Бөрелегә кадәр генә баручы поезд белән кире кайтырга чыктым. Минем белән Андрей исемле дустым да бар. Ул: „Биектау милициясенә кереп чыгыйк әле. Анда бит безнең дус, Кукмара егете эшли, хәлен белик“, — дигәч, моны эзләп киттек. Кабинетында булмагач, кадрлар бүлеге җитәкчесеннән сорарга дип, анда сугылган идек, ул безне милициягә урнашырга йөрүчеләр дип уйлады булса кирәк, армиядә булу-булмавыбыз турында сораштырды, документларны карады. Безгә хезмәткәрләр кирәк, дигәч, Андрей бик тиз ризалашты, мин әле берара югалып та калдым. Аның: „Борчылма, ошамаса китәрбез“, — дип, үзенчә тынычландырганы истә. Шулай итеп, дустым белән бер атна эчендә медицина тикшеренүе үттек тә Биектауның бакча ширкәтләре буенча патруль-сак хезмәтендә эшли башладык. Шуннан бирле 28 ел инде хокук сагында хезмәт куям. Үкенгәнем, эшне алыштыру турында уйлаганым булмады», — ди Рамазан Фидрат улы, хезмәт юлы башлаган вакытларын күңелендә яңартып. 

Язмам герое хезмәт баскычыннан атлый торгач, гади сержанттан подполковник хәрби дәрәҗәсенә күтәрелә. 

«Биектауда эшләгәндә югары уку йортына укырга кердем. Анда участок инспекторы ярдәмчесе итеп билгеләнгәч, Чыпчык (Чепчуги), Шәпше, Коркачык станциясе территорияләрендә хезмәт куярга туры килде. Минем карамактагы участоклар аеруча криминаль булулары белән аерылып торды. Көн тудымы, я үтерү, я талау, кыйнау хәбәре кабул итәсең. Барасың, тикшерәсең, эзлисең, кешеләр белән аралашасың. Көн саен Кукмарадан йөреп эшләү җиңел булмаса да, анда үзем өчен шактый зур тормыш һәм эш тәҗрибәсе тупладым, авыр, куркыныч булган хезмәтнең, чын мәгънәсендә, төбенә төшендем. 8 елдан соң Кукмарага оператив кизү тору ярдәмчесе вазыйфасына күчтем. Бүгенге көндә район эчке эшләр бүлегендә участок инспекторлары һәм балигъ булмаганнар эше буенча бүлекчә җитәкчесенең урынбасары булып эшлим», — ди Рамазан Мамлеев. 

Хезмәт чорында күңелгә кереп кала торган вакыйгалар да аз булмый, билгеле. Каменка бистәсенең ЮХИДИ постында эшләгәндә юл фаҗигаләренә аеруча күп чыгарга туры килә. 

«Ул чагында әйләнгеч юллар юк, төп трасса бер генә булгач, бәла-казалар да бик күп теркәлә иде. Бер һәлакәт бүген дә күз алдымнан китми. Йөк машинасы астына кергән җиңел автомобиль тимер өеменә әйләнгән. Шуннан кешеләрне көч-хәл белән тартып чыгарган идек. Бөтенләй карарлык түгел алар: кайсының кулы өзелгән, кайсының баш сөяге юк, аяклары чәрдәкләнгән. Болар барысы да кемнәрнеңдер газизләре бит дип, аеруча да авыр кабул иткән идем ул һәлакәтне. 30 елга якын вакыт эчендә үлем белән тәмамлана торган юл фаҗигаләре генә түгел, авыр җинаятьләр белән дә күп очрашырга туры килде. Бер елны Кукмара беренче гимназиясе янындагы су зонасы территориясендә җәзалап үтерелгән ир кеше мәете таптылар. Мин ул көнне бүлектән җаваплы кеше идем. Оператив төркем белән урынга чыктык, көн дәвамында җинаятьчеләрнең эзенә төшү буенча эшләр алып бардык», — ди подполковник.

Рамазан Мамлеев — бүлекчә җитәкчесенең уң кулы. Аның бүгенге көндәге хезмәт вазыйфалары бик күп. Үзе әйтмешли, 101 йөкләмә. Элегрәк хөкем ителгәннәр, исәптә торучылар, административ күзәтчелеккә алынучылар белән дә эш алып бара, балигъ булмаганнар эше һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия вәкиле дә әле. Өстәвенә, айлык хисаплар... Бүлеккә эшкә урнашкан егет-кызларга остаз булу турында да онытасы түгел. 

Подполковник — гаиләсендә тугры тормыш иптәше, өч баласына яраткан, үрнәк әти.

«Хатыным Алсуның бертуган абыйсы күп еллар хокук сагында хезмәт куйды. Шуның өчен дә ул миңа кияүгә белеп чыкты. Аңлады, балаларны тәрбияләде, рәхмәт аңа. Яшьлек белән ике кызның үскәнен бөтенләй белмәсәм дә, улыма вакыт табарга тырышам. Кызым, минем юлны сайлап, юридик институтка укырга керде. Хезмәт һәм карьера баскычы үз вакыты өчен мөһим булса да, ышанычлы сыеныр урын — гаилә турында беркайчан онытырга ярамый», — ди ул.

фото: шәхси архивтан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев