Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан полициянең өлкән лейтенанты Динар Сабиров: Хезмәтебез тәүлек буе

Полициянең дежур частен эчке эшләр бүлегенең йөрәге дип юкка гына әйтмиләр. Чөнки кайдан һәм кемнән нинди генә шалтырату, гариза-хәбәр керми аларга! Мөрәҗәгатьләрне тиз арада кабул итеп теркәү, тиешле бүлекчәләргә җиткерү — дежур часть хезмәткәре өчен төп бурычларның берсе. Полициянең өлкән лейтенанты Динар Сабиров әлеге вазыйфаны инде 20 ел башкара.

Динарның хезмәт юлы патруль-пост бүлегендә башлана. Тәҗрибәле инспекторлар Зөлфәт Шәймәрданов, Ленар Әгълиуллин, Ленар Зыятдиновлар кул астында полиция эшенең нечкәлекләренә төшенә, тоткарланучыларга дөрес итеп сораулар бирергә, халык белән аралашырга, беркетмәләр төзергә өйрәнә. 

«Без башлыча урам, базар, автобус һәм тимер юл вокзалларындагы тәртипне сакладык. Җәй көне ял паркында кичке дискотекалар вакытында кизү торганыбыз хәтердә. Ул чагында халыкта шәхси транспорт бик аз булганлыктан, хәтта кайберләренең номерларын да яттан белә идек. Юл фаҗигаләре әллә нигә бер теркәлде, ә менә сугышкан, исерткеч эчемлек кулланып тавыш чыгарганнарны шактый тынычландырырга туры килде. Берничә айдан мин дежур частька күчтем. Анда остазым Газинур Дәүләтшин булды. Бүгенге көндә дә шунда эшлим. Биредә хезмәт тәүлек дәвамында алып барыла. Иртәнге сәгать сигездә иптәшеңнән җаваплылыкны кабул итеп аласың да икенче көнгә кадәр җиң сызганып эшлисең. Тәүлеккә уртача алганда 20-25 хәбәр теркәлә. Юл фаҗигаләре турында хәбәр алынса, шул урынга — ЮХИДИ инспекторларын, ә инде җинаятьләр белән бәйле шалтыратулар булганда, тикшерү-оператив төркемен туплап җибәрәсең. Шулай ук кешеләр үзләре дә гариза я хәбәр белән мөрәҗәгать итәләр. Соңгы вакытта ялган юл белән акча үзләштерүчеләр тозагына төшкәннәр аеруча күп килә. Күбесе: „Гариза яздым да, шуның белән эш бетте, банклардан алынган кредитларны түлисе булмый“, — дип уйлый. Әмма алай тиз генә кырыгалдарларның эзенә төшеп булса иде дә бит...» — ди әңгәмәдәшем.

24 сәгать эчендә районда ниләр генә булмаска мөмкин?! Динар Сабиров, аеруча тынгысыз узган эш сменалары дип, бәйрәмнәр вакытын атый. 

«Үлем белән бәйле хәбәрләрне кабул итү бик авыр. 2022 елның 3 июлен бер онытасым юк. Иртәнге якта Байлангар авылыннан яшь егетнең мотоцикл белән фаҗигагә очравы турында шалтырату булды, кичке якта дәваханәдән аның гомере өзелүен җиткерделәр. Төнлә Кукмарада берәүне — кыйнап, ә районыбыз авылларының берсендә пычак белән кадап үтерделәр. Урыннарга чыкмасам да, боларның барысын күңелем аша уздырдым», — ди ул. 

Динар Сабиров район эчке эшләр бүлегендә эшләү чорында ике тапкыр: берсе — Төньяк Кавказның Дагестан Республикасында, икенчесе махсус хәрби операция зонасында хезмәт командировкасында булып кайта. 

«Төньяк Кавказга баруым 2014 елда булды. Без анда алты ай тордык. Төп бурыч җәмәгать тәртибен саклау һәм иминлекне тәэмин итү иде. Тәүлек дәвамында блок-постта трасса аша узучы машиналарны, кешеләрне тикшердек. Берничә тапкыр законсыз рәвештә корал алып баручыларны тоткарларга туры килде, наркотик матдә белән дә эләккәннәре булды. Федераль эзләүдәге кешеләр дә шактый очрады», — ди ул. 

Полиция хезмәткәрләре махсус хәрби операциядән дә читтә калмый. Динар Минтимер улы да 2023 елның 26 апрелендә Татарстанның җыелма командасы составында ерак сәфәргә кузгала. 

«Ир кеше бернинди авырлыклар алдында да югалып калмаска тиеш дип, үз-үземә максат куйдым мин ул чагында. Без өч көн Казанда укулар үттек тә алга таба хезмәт урынына — Херсон өлкәсенә киттек. Минем белән бергә Воронеж, Оренбург, Түбән Новгород егетләре дә бар иде. Анда кибетләрдә, төрле чаралар, шул исәптән сайлау вакытында җәмәгать тәртибен тәэмин иттек, 1 сентябрьдә мәктәпләрне сакладык. Шулай ук мобилизацияләнүчеләргә дә булыштык, алар белән блок-постта тордык. Бер авылдан икенчесенә корал ташучылар күп очрады. Урман-посадкадан 78 данә снаряд тапкан булды. Саперларга хәбәр итеп, алар зарарсызландырып алып киттеләр. Анда яшәүчеләр арасында төрлесе бар, өлкәнрәкләр сиңа хөрмәт белән карый, ә менә яшьләр арасында күрә алмаучылар күп. Һәрдаим булмаса да, өйдәгеләр белән элемтәгә чыгарга тырыштык. Мин командировкада вакытта үзебезнең җитәкчелек даими рәвештә ярдәм күрсәтте, гаиләмне дә ташламадылар, район башлыгы теләктәшлеге белән балаларны циркка да алып бардылар. Нәкъ биш айдан, 21 сентябрьдә хезмәт командировкасыннан исән-имин туган якка кайта алдым. Аңлыйм, хезмәтебез җиңелләрдән түгел. Әмма миңа ошый. Полиция ул — батыр йөрәкле, курку белмәс чын ир-атлар эше», — ди Динар.

Әңгәмәдәшем тормыш иптәше Гөлсинә белән ике ул, бер кыз тәрбияли.

«Гаиләм мине аңлый — иң мөһиме шул. 10 яшьлек уртанчы улым соңгы вакытта полиция булыр идем, дигән сүзләрне әйткәли. Бәлки минем юлны киләчәктә ул дәвам итәр, кем белә...» — ди Динар.

Динар Сабировның «Махсус шартларда хезмәттә аерымлык өчен», «Эчке эшләр министрлыгының хәрби хәрәкәтләрдә катнашучысы», «Полиция отличнигы» күкрәк билгеләре, «Террорчылыкка каршы операциядә катнашучы» медале бар.

фото: Рамил Хәйруллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев