Кукмарадан Нурзия Зәкиева: «Тегү — тормыш мәгънәсе, чыганагына әверелде»
Адай авылында туып-үскән кыз, мәктәпне тәмамлагач, бер дә икеләнеп тормыйча, Кукмара тегү фабрикасына эшкә килә. Шул көннән башлап тегүче һөнәре аның язмышына әверелә.
Кешенең гомер юлы төрле була: кемдер үз һөнәрен эзләп таба алмый, ә икенчеләр, балачактан ук күңеленә якын шөгыльне табып, гомере буе шуңа тугры кала. Кукмарада гомер итүче Нурзия Зәкиева — нәкъ менә шундыйлардан.
Адай авылында туып-үскән кыз, мәктәпне тәмамлагач, бер дә икеләнеп тормыйча, Кукмара тегү фабрикасына эшкә килә. Шул көннән башлап тегүче һөнәре аның язмышына әверелә. Тырыш кызның кулларыннан һәрвакыт пөхтә, сыйфатлы, матур әйберләр туа.
«Ул вакытларда фабрикада цехлар, төркемнәр бик күп, икешәр смена эшли идек. Мастер Ирина апа Модина кул астында хезмәтемне башлап җибәрдем. Беренче көнне тегү машинасына аяк белән басарга өйрәндем, икенче көнне җиңелрәк эш тапшырдылар. Һөнәремне бик яраттым, бар күңелемне биреп башкардым. Алга таба мастер Галимә апа Корбангалиева төркеменә күчәргә туры килде. Ул бик төгәл, булган кеше иде. Әкренләп бөтен эш төрләрен үзләштердем. Өч ел Кукмарада фатирда тордым. Кечкенә генә өй булса да, шунда мине дә сыйдырдылар», — дип искә ала Нурзия апа.
Вакытлар узу белән, тәҗрибәле тегүче осталык баскычлары аша күтәрелә, Мактау грамоталары белән бүләкләнә, мастер-технолог дәрәҗәсенә ирешә.
«Мастер булып эшләү өчен документ кирәк иде. Фабрикадан алты кешене җиңел сәнәгать техникумына укырга җибәрделәр. Шунда имтихан вакытында русчаны бик яхшы белеп бетермәгәч, кәгазь битләрен бөкләп булса да күрсәтеп, аңлатып укырга кердем», — дип елмая үз эшенең остасы.
Нурзия апа лаеклы ялга киткәнче мастер-технолог вазыйфасын башкара. Үзе дә яшь кызларны эш серләренә өйрәтә, тегү һөнәренә мәхәббәт тәрбияли. Аның сабыр холкы, ярдәмчеллеге күпләр өчен үрнәк була. 41 ел дәвамында ул үзенең тырышлыгы, хезмәт сөючәнлеге, осталыгы белән хезмәттәшләре, оешма җитәкчелеге алдында абруй казана.
«Директорыбыз Рафаэль Голов бик төгәл, кешелекле, олы йөрәкле җитәкче иде, урамда очраганда да якын итеп эндәшеп, кул биреп күреште. Эшләгән кешене күрә белде. Шуңа күрә тырышып хезмәт куйдык. Тегү — һөнәр генә түгел, ә тормыш мәгънәсе, чыганагына әверелде. Шулай ук өйдә дә бик күп курткалар, матраслар, җылы эчле бияләйләр һәм башка әйберләр тектем. Аны әнием, туганнарымның ярдәме белән сатып, өстәмә акча эшли идем. Шулай итеп, улым Нияз һәм кызым Энҗене аякка бастырдым. Аллага шөкер, бүгенге көндә аларның үз тормышлары, яраткан дүрт оныгым бар. Балаларымның, оныкларымның уңышларына куанып гомер итәм», — диде Нурзия Зәкиева.
Ул пенсиягә чыккач та, тегүче эшен ташламый, бүгенге көндә «Карлес» тегү цехында хезмәт куя. Аны анда фабрикада бергә эшләгән хезмәттәше булышырга дип чакыра. Шуннан бирле дүрт ел «булышам» инде, Аллаһы Тәгалә сәламәтлектән генә аермасын дип елмая оста тегүче.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев