Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Надежда Минниханова язмыш сынауларын күп күрә, әмма аның күңел җылысы һәркемгә җитә

Миннихановлар ике балаларын җирлиләр, аларны югалту ачысын опекага алган апалы-энеле балалар берникадәр җиңеләйтә.

...Мин шалтыратканда, Надежда Петровна Маргарита белән балалар бүлегендә ятуын, кичкә таба, Юлия Казаннан кайткач кына очраша алуын хәбәр итте. Чәчләренә бераз чал йөгергән, моңсу карашлы, әмма яшьлек матурлыгын әле дә югалтмаган Надежда апа белән якыннанрак танышкач, хатын-кызның никадәр көчле һәм илаһи зат булуына тагын бер кат инандым.

Ике елда ике баламны югалттым

Надежда Петровнага 62 яшь. Аның күргәннәрен, бүгенге тормышын бәян иткәнче, иң элек кыскача гына яшьлек елларына тукталып узыйк әле. Иске Кенә-Юмья авылында туып-үскән кыз урта мәктәпне Ош.Юмья авылына йөреп тәмамлый. Биредә сыйныфташы, әлеге авыл егете Валерий Минниханов белән танышалар, дуслашалар. Тормыш дулкыннары мәктәптән соң яшьләрне берникадәр вакытка төрле якларга таратса да, 1984 елда алар кавышып гаилә кора. Бу вакытта Казахстандагы  шахталарның берсендә эшләгән Валерий өйләнешкәннән соң кире хезмәт урынына кайтып китсә, Надежда Ижевск шәһәрендәге заводта эшләвен дәвам итә. Бер елдан соң ире кайта, һәм яшь гаилә Свердловск өлкәсенең Карпенск шәһәренә барып урнаша. Озак та үтми Забайкальедан вербовщиклар килеп, шахтага эшкә китәргә димли башлыйлар. Бу вакытта шахтада экскаваторщик булып эшләүче Валерий килешү буенча шунда юл тота. Яшьләр тагын бер елга бер-берсен күрми торалар, Надежда беренче балалары – кечкенә уллары Роман белән авылга кайтып китә. Кызлары Елена инде Забайкалье өлкәсендә туа.

Балалар үсеп аякка баса башлагач, Миннихановлар бер-бер артлы газизләрен  - Елена белән Романны мәңгелеккә югалта.

«Иң элек 2007 елның февраль аенда Еленабыз китеп барды. Ул Казандагы елга техникумында бер ел укыган иде инде. Кисәк авырый башлады. Ни өчен шулай булганын үзебез дә белми калдык. Ул елны безнең мәктәпне тәмамлаганга 30 ел иде, әтисе белән очрашуга кайттык, аннары без кабат Забайкальега китеп бардык. Ул вакытта Еленабыз авырый торган булган инде. “Бавыры таркалган, эчендәге бөтен органнары зарарланган, ничек йөрде икән”, - диде табиблар. Без еракта булганлыктан, аның белән апам Кукмара һәм Казан дәваханәләрендә булды, диагноз куя алмадылар, кан да салып карадылар. Мин аның янына кайтканда кызымны  танымадым, коры сөяккә калган иде. Әтисе озатырга да кайта алмады», - ди Надежда ханым әкрен генә.

Роман шул ук елның 1 июнендә армиягә китә. Ул да Казанда техникум тәмамлый, тимерьюлда эшли, Кукмарадагы «Строго по центру» төркемендә җырлый.

«Теш дәваларга барган җиреннән, иптәш егетем армиягә китә, мин дә барам, дип, кулына повестка тотып кайтты. Еланьдагы танк гаскәрләрендә хезмәт иткәч, аны Дагыстанга җибәрәләр. Шунда соңгы өйрәнүләре вакытында нидер була. Хезмәтен тәмамларга ай ярым вакыты калган иде. Ул инде 2008 елда Грузия-Осетия сугышында да катнашып, “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән иде. Госпитальдә 27 көн аңсыз ятканнан соң улыбыз үлде. Без әтисе белән Дагыстаннан поезд белән туган якка кайтып киттек, Романны машина белән алып кайттылар. Шулай итеп, ике ел эчендә ике балабызны җир куенына салдык», - ди әнисе.

Маргаритам кызыма охшаган

Миннихановлар лаеклы ялга чыккач, моннан алты ел элек туган якларына бөтенләйгә кайтырга карар кыла. Кукмараның Гариф Ахунов урамында йорт сатып алалар. Аларны поезддан каршы алырга туганнары да килә һәм...  Валерий абый белән Надежда апаның үзләре генә булмаганнарын күреп, чын мәгънәсендә, шок хәлендә калып «аһ» итәләр.  Чөнки яннарында опекунлыкка алган 15 яшьлек Юлия Мерлинова белән аның энесе – 11 яшьлек Матвей Перов та була.

Надежда Петровна Матвей белән

 

Надежда апа кечкенә генә буйлы, ябык кына гәүдәле Юлия белән бер поселоктагы чиркәүдә таныша. (Юлия белән Матвейның әниләре бер, икесе ике әтидән туган). Дуслашып китәләр, балалар аларның өйләренә дә килеп йөри башлый. Әниләре бала тәрбияләү хокукыннан мәхрүм ителгәч (берара ул Санкт-Петербург шәһәренә иптәш кызы белән  киткәч, дүрт ел буена югалып та тора, аны инде исәннәр исемлегендә түгелдер дип уйлыйлар, ә, асылда, иптәш хатыны документларын гына  яшереп куйган була. Әмма йөрәгендә әни җылысы булган кеше ул еллар эчендә яңасын ясатып, кире кайтып та китә аладыр, мөгаен, - авт.), балаларны приютка, аннан соң балалар йортына урнаштыралар. Шулай итеп, Надежда апа белән Валерий абый әлеге балалар белән бер ел дәвамында аралашалар, алар янына да барып йөриләр. Һәм Надежда апа әйтмешли, үзләре дә сизмичә, Кукмарага күченеп кайту алдыннан балаларны опекунлыкка алалар. Кем белә, үзләренекен югалту ачысы да аларны әлеге адымга этәргәндер.

«Юлия белән Матвей алты ел инде безнең белән. Әлбәттә, төрле чаклар булды. Чөнки яшүсмер, формалашу чорларын үтәргә туры килде. Түздек. Үкенәсезме, дип сорыйсыз – юктыр. Хәзер Матвейны чын кеше итеп тәрбияләү – алдымдагы  зур бурыч. Әниләре белән телефон аша әллә нигә бер аралашып торалар. Анда кире кайту уйларында да юк. Әниләре дә кире чакырмый. Ул яклардан бирегә күченеп кайтканда да Юлия белән Матвей бер сүз әйтмәделәр, бер тамчы күз яше чыгармадылар. Хәзер инде үз балаларыбыз шикелле алар. Маргаритамнан башка да яши алмыйм инде мин», - ди Надежда апа.

Кызганыч, Надежда ханымга узган ел тагын зур югалту кичерергә туры килә. Ноябрь аенда Валерий абый 61 яшендә биш көн генә авырып вафат була. «Ул болай да ашказаны җәрәхәте белән авырый иде инде, аннан соң коронавирус та эләктерде, ахрысы. Берничә көн өйдә ятты, дәваханәгә бармады. Үз авыруы дип уйладык. Суларга авыр була башлагач, дәваханәгә салдык. Әмма...  Валерий үз балаларыбызны бик сагынды. Ул инде күптәннән алар янында булырга тели иде. Иптәшем вафат булганнан соң, мин дә коронавирус белән авырдым, үпкәм 85 процент зарарланган иде. Туганнарыма, аларның балаларына  рәхмәт, балаларны карадылар, минем өчен гел догада булдылар. Башка вакытларда да гел ярдәм итеп торалар. Авырганда  Валерийны төшемдә еш күрдем, үзенчә ул да, мине саклап, янәшәмдә “йөргәндер” инде. Соңгы тапкыр төшемдә исән чагында да ишетмәгән “Надя, син шундый матур!” дигән сүзне  әйтте һәм, экскаваторымны рәтлим әле мин, дип, яңа киемнәр кигән килеш автобуска дип чыгып китте”», - ди Надежда апа.

Маргаритамнан башка яши алмыйм, дигән иде Надежда ханым. Ул – Юлиянең кызы. Аңа 2,4 яшь. Миннихановлар без исән чагында белем алып кал, һөнәрле бул, дип, опекунлыкка алган Юлияне Йошкар-Ола шәһәрендәге белем  йортына  пешекче-технолог һөнәре алырга укырга озаталар. Ул анда үзеннән 14 яшькә олы Сергей белән таныша. Әмма гаиләгә тагын якын кешене югалту ачысын татырга туры килә: яман чир – лимфома белән авырып, Сергей тиз арада сулып үлә. Юлия яңа туган кызы белән ялгыз кала. Бүгенге көндә ул Казанда укуын дәвам итә. Шимбә көнне кайтып, Маргаританы Кукмарадагы вакытлыча яши торган фатирына алып китсә, ял көнне аны яңадан Надежда апага калдырып, Казанга кузгала икән. Шулай итеп, кечкенә кызчык атна дәвамында «Баба Надя» карамагында кала. Надежда апа кечкенә Ританы үз оныгы кебек тәрбияли, якындагы балалар бакчасына йөртә.

Юлия кызы Маргарита белән

 

«Маргарита  ул үзебезнең кызыбыз Еленага шуның кадәр охшаган, ә әнисе Юлияне миңа тартым, диләр. Кызчыкны минем сеңелләрем Оля белән Галя да бик яраталар. Инде теле дә ачылды. Баба Оля, баба Галя, дип, яннарында йөгереп йөри. Гаҗәеп сөйкемле, ачык бала ул. Аны яратмыйча һич мөмкин түгел», - ди Надежда апа.

Инде лаеклы ялда булган, никадәр югалтулар кичергән Надежда апага яшь баланы тәрбияләү, аны карау, төннәрен уянып елаганда юату, авырганда «ут йотып» тору бер дә җиңел түгелдер. Әмма аның Маргаританы бар күңеле, йөрәге белән яратканы күренеп, сизелеп тора. Аның турында сөйләгәндә дә елмаймый түзә алмый ул. Әле бит янәшәсендә Кукмара аграр көллиятендә газ белгечлеге буенча белем алучы 17 яшьлек Матвей да бар. Аны да тормышның борма сукмакларына тайпылмыйча, киң, сикәлтәсез, дөрес юлдан бару өчен өйрәтергә, аңлатырга кирәк.   

Миннихановларның опекунга алган балалары Надежда апага: «Без сине яратабыз, үзеңә никадәр йөк алып, безне тәрбиялисең, киләчәктә сиңа терәк булырбыз. Синең  янәшәңдә - Кукмарада яшәрбез, син безнең өчен “родная душа”дан да зуррак», - дип әйтсәләр дә, тормыш бит әле бу, аның кайсы якка борыласын кем белгән. Әмма берүк алар әйткәнчә генә була күрсен, картаймыш көнендә ташламасыннар аны.  

Надежда апа кебек киң күңелле, мәрхәмәтле, чит балаларга үзенең йөрәк җылысын өләшүчеләр хәзерге тормышта сирәк очрый. Баш иик без аның алдында...

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев