Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Мотигуллиннарның теплицалары – чәчәк диңгезе

Быел алар 18 мең төп лалә чәчәкләре үстергәннәр

- Чәчәкләргә күмелгән бакчама чыксам, күңелем яктылык, шатлык белән тула. Аллы-гөлле гүзәллектән шифа алам, - ди күршем. Чәчәкләрне аның кебек яратучы, йортлары каршына, ишегалдына, бакчага күпләп утыртучылар соңгы вакытта аеруча күбәйде. Бу – халыкның  матурлыкка омтылуын, табигатьне сөюен чагылдыра торган күренеш, әлбәттә. Өй шартларында чәчәк кәлшәләрен үстерү - мәшәкатьле эш, шуңа күрә күпчелек әзер үсентеләрне сатып алуны кулай күрә. Кыскача әйткәндә, кәлшәләргә сорау зур. Зур Кукмара авылы ир-егете Ирек Мотигуллин үз эшен башлап җибәргәндә әнә шуны күздә тоткан инде.

- 2015 елның җәендә теплица корып, читтән уңдырышлы туфрак кайтарттым. Туфракның теләсә ниндие ярамый, сатып алсаң - ышанычлырак, кәлшәләр әйбәт үсәр дигән гарантия бар, - ди Ирек. – Икенче елның февралендә, тирә-якта әле биек кар көртләре ятканда эшкә тотындык. Үземнең дә, тормыш иптәшем Гөлчәчәкнең дә бу өлкәдә әзме-күпме тәҗрибәбез бар: икебез дә Сургут шәһәренә барып, теплицаларда чәчәкләр үстерүдә эшләп кайткан идек.

- Иң элек тартмаларга бәрхет, петуния орлыкларын чәчеп чыктык, - дип сүзгә кушыла Гөлчәчәк. -  Кәлшәләр баш төртеп, берничә яфрак җибәргәч, һәрберсен аерым пластик стаканнарга күчереп утырттык. Әлбәттә, көн дә карап, суны вакытында сибеп торырга кирәк булды.

 - Ничәмә-ничә меңләгән үсентеләрне күчерү өчен күпме сабырлык һәм вакыт кирәк бит! - дим, бу эшне ир белән хатынның икесе генә башкаруына исем китеп.

- Күңелгә ошый торган шөгыль булгач, авырлыгын тоймадык. Икебез дә авыл балалары бит, җир белән эшләүне яратабыз. Үсемлекләрнең яшелләнеп күтәрелеп килүен, әкренләп чәчәк диңгезенә әверелүен күрү аеруча сөендерә. Дөрес, беренче елда эшнең күп өлешен иремнең үзенә башкарырга туры килде, чөнки минем нәни улыбызны да карыйсым бар иде, - дип җавап бирде Гөлчәчәк.

Кем әйтмешли, беренче “коймак төерле” булмаган, эшләре уңышлы барган. Ә инде үткән 2017 елда егерме биш мең төп кәлшә үстереп сатканнар.

Моннан тыш, яшь гаилә ләла (тюльпан) чәчәкләре дә үстереп карарга булган. Әмма нинди генә зур эшкә тотынсаң да, шул өлкәдә утны-суны кичкән кешеләрнең киңәшләре, эшлекле элемтәләр ярап куя. Әңгәмәдәшем Ирек Мотигуллин да башка төбәкләрдә яшәүче чәчәк үстерүчеләр белән тәҗрибә уртаклашып яши. Ләла суганчаларын исә бизнес буенча таныш-белешләре аша Голландиядән кайтарткан. Бу үсемлек өчен  дә аерым туфрак кирәк икән. Анысын да читтән юнәткән. Теплицада тиешле микроклимат та булдырган.

Әйтергә генә ансат: 18 мең төп ләла чәчәкләре үстергәннәр быел. Күп өлешен Казанга күпләп сату базасына озатканнар, калганы Кукмарада сатылган. Бүгенге көндә теплицада бәрхет, петуния чәчәкләре күз явын алып утыра. Көннәр җылынуга, алар райондашларыбызның бакчаларына күчеп, әйләнә-тирәне бизәрләр.

- Алга таба эшчәнлегебезне киңәйтергә, киләсе елда тагын бер теплица төзергә планлаштырабыз, - ди әңгәмәдәшем. - Район җитәкчелеге булышабыз дип тора, кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча дәүләт программаларында катнашырга тәкъдим итә. Табыш алу байтак чыгымнар сораса да, мин әлегә үз көчебезгә таянырга тырышам.

Гөлчәчәк белән Ирек Мотигуллиннар янә зур сөенеч белән яши: тиздән  икенче улларының тууын көтәләр. Яшь гаиләнең көнкүрешенә тагын да ямь өстәлер. Балалар - тормыш чәчәкләре, диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk