Кукмарадан мобилизациядә булган солдатлар өчен өченче автомунча җибәрелә
Машина белән рәттән генә торган будкасын инде эчтән агач такталар белән тышлап куйганнар, аны уртадан бүлү һәм су бакларын урнаштыру, мичен кую буенча эретеп-ябыштыру эшләре башкарыла.
Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасының мобилизациядә булган солдатлар өчен апрель аенда автомунча әзерләп җибәргәннәрен хәбәр иткән идек инде. Май ахырында бу якларга икенче мунча китте. Хәзер өченчесе әзерләнә.
Икенче мунчаның әзерләнүе һәм аны эшләүдә ярдәм итүчеләр турында газетабызда моңа кадәр бер хәбәр дә бирелмәгәнлектән, сүзне шуннан башлыйк.
Солдат бурычын үтәгәндә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән, бүгенге көндә «Сугышчан кардәшлек» оешмасының актив вәкиле, Манзараста яшәүче эшмәкәр Ришат Мөхәммәтов Нократ Аланында бер оешмада әзер автомунча барлыгы турында ишетә. Хуҗасын күреп сөйләшә, аңа нинди максатларда кызыксынганлыгы турында да аңлата. ГАЗ-66 машинасына көйләнеп ясалган бу мунча оешманың үзе өчен кирәк булса да, җитәкчесе сөйләшү барышында барын да төшенеп, солдатлар өчен кирәклеген аңлап, автомунчаны Ришатка бушлай биреп җибәрә.
«Машинаны алып кайткач, иң элек аңа техник карау уздырдык. Бер атна эчендә аны автосервиста карап, тикшереп чыктылар. Ул яхшы хәлдәге автомунча иде инде. Кабинадагы утыргыч астында зур су багы бар, Ришат икенче ягына да тагын бер бак куйдыртты. Керү өлешенең трабын үзгәрттек, яңага алыштырдык. Бар эш төгәлләнгәч, шулай ук Ришат тәкъдиме белән машинага: „Нократ Аланы—Кукмара. Туганнар, без сезнең белән!“ — дип яздык. Аны махсус хәрби операциядә катнашучыларга шоферыбыз Габделхәй Галиев белән Сергей Петровлар тапшырып кайтты. Мунча эченә шулай ук бу вакытка кадәр тупланган гуманитар ярдәмне дә тутырдык. Егетләрне Урта Комар авылыннан булган бер офицер якташыбыз каршы алып, автомунчаны үз солдатлары янына алып китте», — ди «Сугышчан кардәшлек» оешмасы җитәкчесе Радик Габдрахманов.
Кукмарадагы «Эко-сервис» оешмасының резерв МАЗ чүп җыю машинасын үзгәртеп ясалган беренче автомунча белән икенчесен хәзер 60 чакрым ара аерып тора икән. Солдатлар алардан бик канәгать, анда хәтта югары чиндагы офицерлар — генераллар да кереп юына, дигән хәбәр дә бар.
Тагын бер кат Ришат Мөхәммәтовның исемен телгә алып китми булмый. Чөнки бүгенге көндә «Сугышчан кардәшлек» базасында әзерләнүче өченче мунча өчен автотехниканы да ул күршебездәге Ершовка авылында күреп ала. Машина хуҗасы аның бәясен 70 мең сум дип бәяли. Мобилизациядә булганнарга ярдәм итүчеләрдән җыелган суммага әле шушы көннәрдә генә гуманитар ярдәм озатылганлыктан, «Сугышчан кардәшлек» оешмасы кассасында моның кадәр акча булмый. Һәм алар Кукмарадагы ике оешмага ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Һәм металл савыт-сабалар заводы җитәкчелеге — 45 мең, «Стройком» оешмасы җитәкчесе Вадим Әхәтов 25 мең сум акча күчерә. Нәтиҗәдә кирәкле сумма туплана, һәм ГАЗ-66 автомашинасы оешма базасына кайтарыла.
«Машина йөри торган түгел, чөнки күп әйберсен сүтеп, запас частьларга алып бетергәннәр иде. Ришат Казанның бер институтыннан Пазик автобусының двигателен алып кайтты. Машинаның фургонын салдырып, читкәрәк алып куеп, аның двигатель өлешен карый башладык. Бу үзебезгә машина һәм мунча эчен эшләү өчен дә уңайлы. Запас частьлар эзлибез, тегеннән-моннан туплыйбыз. Дүрт тәгәрмәче дә бик тузган иде инде, аларын юньлерәккә алыштырдык. Тормоз системасын карап чыгабыз. Тормоз цилиндрына заказ бирдек. Вентиляция каешларын куеп, "навес"ной әйберләрен элеп бетерсәк, двигательне урынына урнаштырасы бар. Тапшырулар тартмасының трансмиссиясен төзәтәбез. Тузып, кибеп бетсә дә, электр үткәргечләрен карап чыгу авыр булмас дип уйлыйбыз. Чөнки бу яктан ул катлаулы техника түгел, электроника кебек заманча приборлары юк«, — ди Радик Габдрахманов.
Әйе, бүгенге көндә оешмада автомунчаны әзерләү буенча ныклы эш бара. Машина белән рәттән генә торган будкасын инде эчтән агач такталар белән тышлап куйганнар, аны уртадан бүлү һәм су бакларын урнаштыру, мичен кую буенча эретеп-ябыштыру эшләре башкарыла.
«Әлбәттә, райондашларыбыз арасыннан матди яктан ярдәм итәргә теләүчеләр булса, без каршы килмибез. Чөнки һәр тиен исәптә, автомунчаның эшен тизрәк тәмамлап, аны солдатларга алып барып тапшырасы килә», — диде егетләр.
Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев