Кукмарадан махсус хәрби операция зонасына 25 кубометр пиломатериал җибәрелде
Гуманитар ярдәм олы йөрәкле райондашыбыз Хөрәмшин Фәнил Наил улы тарафыннан әзерләнде.
Олы йөрәкле, игелекле райондашыбыз Фәнил Хөрәмшин махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә пиломатериал һәм башка төзелеш кирәк-яраклары җибәрде.
«Бу юлы йөк машинасына 25 кубометр такта, ике пачка ОСБ плитәсе, 20 рулон пленка, 15 мең данә саморез, 500 метр москит сеткасы төядек. Шулай ук насос, канализация торбасы, өч генератор да сораганнар иде. Аларны да әзерләдек. Хәрбиләр белән һәрчак элемтәдә торабыз. Алар сораган кирәк яракларны исемлек буенча туплыйбыз. Аннары алар үзләре кайтып алалар. Мөмкинлек булганда, киләчәктә дә илебез тынычлыгы өчен көрәшүче хәрбиләргә ярдәм итәчәкбез», — диде Фәнил Наил улы.
Гуманитар ярдәм алырга «Артист» позывнойлы хәрби кайткан иде. Ул — Түбән Кама шәһәреннән. Өлешчә мобилизацияләү башлангач, махсус хәрби операция зонасына киткән.
«Төзелеш материаллары безгә бик кирәк. Алар белән окоп, блиндажлар ясыйбыз, оборона сызыгын ныгытабыз. Әлеге такталар ярдәмендә яңа 5-6 блиндаж корып булачак. Гуманитар ярдәм өчен рәхмәтебез чиксез», — ди ул.
фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев