Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Марсель Галимҗанов: «Без тәртип саклаучы гына түгел, психолог та»

Россия милли гвардия гаскәрләрендә эшләүчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте. Истәлекле дата уңаеннан полиция прапорщигы, тоткарлау төркеменең өлкән полиция хезмәткәре Марсель Галимҗанов белән очрашып, әлеге өлкәдә эшләүнең асылы турында сөйләштек.

Марсель Галимҗанов Россия милли гвардия гаскәрләренең Кукмара районы буенча бүлекчәсендә 18 ел хезмәт куя. 

«Мин армиядән соң берничә ел районның ЮХИДИ бүлегендә, аннары Казанда шәхси сак хезмәтендә эшләдем. 2009 елда туган якка кайтып, ведомстводан тыш сак идарәсенең район бүлекчәсенә урнаштым. Анда полиция хезмәткәре вазыйфасына билгеләндем, шактый еллар банк, район Советы биналарында сакта тордым. Безнең төп максат — җәмәгать тәртибен һәм үзебезнең карамактагы объектларның иминлеген тәэмин итү, тиешле маршрут буенча күзәтү эшләре алып бару. Әйтик, кемдер җәмәгать урынында тавыш чыгарган, тәртип бозган я булмаса кибеттә касса аша түләмичә чыккан, нидер урлаган икән, хәвеф төймәсенә басуга, сигнал килә һәм экипаж тиешле адрес буенча юлга кузгала. Шулай ук электр энергиясе сүнеп алса, берәр хәвефле хәл булганда да объектлардагы сигнализация эшли башларга мөмкин. Без исә, урынга чыгып, сәбәпләрен ачыклыйбыз», — ди ул.

Полиция хезмәткәренең сүзләренә караганда, алар иртәнге сәгать җидедә эшкә керешә һәм бер тәүлектән соң сменаны тапшыра.

«24 сәгать эчендә шәһәр буйлап якынча 120–130 чакрым юл үтәбез. Бер генә урам да игътибардан читтә калмый, һәрберсен карап, тикшереп узабыз. Исерткеч эчемлек кулланучылар белән аеруча еш очрашырга туры килә. Кемдер, руль артына утырып, юл фаҗигасенең сәбәпчесе булырга, ә кемдер җәмәгать урынында тәртип бозарга мөмкин. Андый очракларны күрәбез икән, кичекмәстән туктап, үзебезгә билгеләнгән бурычларны үтибез, проблеманы хәл итәбез. Полиция хезмәткәре тәртип саклаучы гына түгел, психолог та. Нинди генә хәл килеп чыкмасын, син үзеңне кулда тота белергә тиешсең. Хәтта исерек тә, иң беренче чиратта, кеше, кемнеңдер газиз баласы, якыны», — ди Марсель Галимҗанов.

Марсель Галимҗанов — сугышчан хәрәкәтләр ветераны. Ул армиядә вакытта икенче Чечня сугышында катнаша, Россия Президенты Карары нигезендә «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә. Шулай ук язмам героеның күкрәген Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте Карары белән бирелгән өченче дәрәҗә «Хезмәттәге аерымлыклары өчен» медале, «Ведомстводан тыш сак хезмәте оешмаларында хезмәт отличнигы» күкрәк билгесе бизи. Күпсанлы Мактау грамоталары да аның тырыш хезмәтенә югары бәя булып тора. 

Полиция хезмәткәре пар канаты Рамилә белән өч ул тәрбияли. «Гаиләнең теләктәшлеге, аңлавы минем өчен бик мөһим. Тыныч күңел белән эшкә кузгалудан да рәхәте юк», — ди ул. 

Россия милли гвардиясенең район бүлекчәсе тарафыннан 234 объект, 22 фатир, 65 шәхси йорт саклана.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев