Кукмарадан Мария Баширова бүген гомер бәйрәмен билгеләп үтте
Мария Ивановна өч балага гомер биргән.
Бүген Кукмарада яшәүче Баширова Мария Ивановна 94 яшен билгеләп үтте. Туган көн иясен бәйрәме белән тәбрик итәргә район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгуль Багаманова, «Наз» үзәге җитәкчесе Гөлүсә Әхәтова, шәһәр башкарма комитеты белгече Евгений Кормильцевлар килгән иде.

Мария Ивановнаның яшь чагы сугыш вакытына, аннан соңгы авыр чорга туры килгән. Ул башта хатын-кыз өчен бик авыр булган хезмәттә – торф чыгаруда, соңрак тимер юлда эшләгән.
«25 ел тимер юлда путеец булып йөрдем. Бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр юлда булдык. Ашау ягы да чамалы, өс-баш та иске-москы иде инде ул вакытта», - дип искә ала ул яшьлеген.
Үзе удмурт милләтеннән булса да, Мария апа өч телдә – удмурт, рус һәм татар телендә иркен сөйләшә. Удмуртча башлаган җөмләсен: «Әә, сез татар кызларымени әле», – дип, тиз генә татар теленә күчте.
«Яшь чагында җырларга бик ярата иде», – ди кызы Любовь. – Хәзер дә, кәефе яхшы булганда җырлап җибәрә ул».

Үзенең туган телендә булган бер җырын безгә дә башкарды.
«Тормыш, яшь гомер турында бу җыр, шуңа күңелем тулды», - диде ул, яшьләрен сөртеп.
Мария Ивановна өч балага гомер биргән. Тормыш авырлыкларына бирешмичә, кызларын ялгызы тәрбияләп үстергән, олы юлга аяк бастырган. Бүгенге көндә ул Любовь гаиләсендә яши. Очрашуга чын күңелдән сөенеп:
«Менә бит, онытмагансыз, зур рәхмәт килүегезгә», – дип озатып калды ул безне.
Фото: Гөлия Нигъмәтуллина/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев