Кукмарадан логопед Наталья Алексеева төрле уен алымнары ярдәмендә сабыйларны беренче авазларын әйтергә өйрәтә
«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә сәламәтлекләрен ныгытырга ай саен 45 бала килә. Шуларның якынча егерме бише табиб күрсәтмәсе нигезендә логопедка билгеләнә.
«Шәфкать» физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә логопед булып эшләүче Наталья Алексееваның шәхси дәресе бара. Кечкенә генә сабый төрле уен алымнары ярдәмендә үзенең беренче авазларын әйтергә өйрәнә. Бигрәк кечкенә шул әле, боргалана-сыргалана, күзе башка предметларга да төшә... Ә педагог сабыр, үз эшенең остасы икәне күренеп тора.
Наталья Петровна белән без металл савыт-сабалар заводында хезмәт куйган вакытыннан таныш.
«Мин – белемем буенча педагог, Казан дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты факультетын тәмамладым. Аннан соң туган якларыма кайтып, мәктәпкә эшкә урнаштым. Ә металл савыт-сабалар заводында маркетолог вакансиясе ачылгач, яңа һөнәр үзләштердем. Анда эшләгән елларны һәрвакыт җылы хатирәләр белән искә алам, минем өчен ул шактый кызыклы тәҗрибә мәктәбе булды. Күргәзмә, презентацияләр белән күп шәһәрләргә йөрдек, яңа кешеләр белән таныштык», - диде ул.
Наталья икенче баласы белән декрет ялыннан соң «Шәфкать» үзәгенә педагог-тәрбияче булып урнаша, соңрак логопед-дефектолог хезмәтен үзләштерә.
«Педагог белемем белән яңа эшкә кереп китү авыр булмады. Рус теле кагыйдәләрен белү дә ярдәм итте. Әмма камиллекнең чиге юк, һәрвакыт үз өстемдә эшлим, төрле курсларда белемемне күтәрәм», - диде Наталья.
«Шәфкать» тернәкләндерү үзәгенә сәламәтлекләрен ныгытырга ай саен 45 бала килә. Шуларның якынча егерме бише табиб күрсәтмәсе нигезендә логопедка билгеләнә.
«Элек тернәкләндерү үзәге инвалид балалар белән генә эшли иде, ә соңгы берничә елда без сәламәтлекләре чикле сабыйларны да кабул итәбез. Бүгенге көндә балаларның төп проблемасы сөйләм үсеше тоткарлану белән бәйле. Ике яшьтә сабый сөйләшә башларга, гади сүзләрне әйтә белергә тиеш. Әмма кайбер бала сөйләшү генә түгел, әйткәнне дә авыррак кабул итә. Моның сәбәпләре төрле булырга мөмкин. Ә иң киң таралганы - телефон, планшет кебек гаджетларның баланың үсешенә йогынтысы нәтиҗәсе. Әйтик, күп вакыт әти-әниләр, кечкенә сабыйларын юмалап ашату, тынычландыру өчен, каршысына телефон китереп куя. Мин, гомумән, алты-җиде яшькә кадәр балаларны төрле гаджетлардан сакларга кирәк дип уйлыйм. Әти-әниләр еш кына мультфильм карый, музыка тыңлый, әйткәнне дә ишетә бит ул, сөйләме үзе төзәлер әле, диләр. Әйе, тик ул аларны аңлап, кабул итеп бетерә алмый. Мин моны Кытайдагы метрода басып тору белән чагыштырыр идем: ишетәбез, күрәбез, әмма бернәрсә дә аңламыйбыз. Ата-аналарның бу тайпылышларны кабул итәргә теләмәве тагын да куркынычрак. 3 яшькә кадәрге балаларга әти-әниләре һәм яшьтәшләре белән мөмкин кадәр күбрәк аралашу мөһим. Ә мәктәп яше җиткән яки башлангыч сыйныфта укучы балалар белән логопедка мөрәҗәгать итүнең төп сәбәбе – авазларны дөрес әйтмәү. Аны вакытында төзәтмәсәң, соңыннан ул гадәткә керәчәк. Әгәр бала авазларны бутый икән, язганда да шул хаталарны кабатлаячак. Шуңа күрә баланың сөйләмендә нинди дә булса проблемалар сизелә икән, ата-аналарга вакытында кайгыртырга кирәк», - дип сөйли педагог.
Фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев