Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Әлфия һәм Бәдыгетдин Сәлаховлар 2011 елдан сарык маллары үрчетү белән шөгыльләнәләр

Бәдыгетдин абый белән Әлфия апаның хуҗалыгындагы сарыклар каяндыр читтән кайтарылган, токымлы түгел, ә гап-гади, хуҗалары әйтмешли, авылныкылар. Әмма шулай да нәселлеләрдән калышмыйлар икән: тиз үрчи һәм тиз үсә, эре булалар.

Элек-электән авыл кешесе абзар тутырып сарык асраган, аннан башка үзенең тормышын күз алдына да китермәгән. Тик менә соңгы елларда гына әлеге төр малларга игътибар бермә-бер кимеде, хәтта кайбер авылларда сарык көтүләренә кадәр туктатылды. Сәбәбе төрле. Берәүләр сарык асрауның мәшәкате күп, сатам дисәң – йон, тире бәясе дә очсыз дип аклана, ә икенчеләр итен бик ошатып бетерми. Моннан егерме ел элек Якутия якларыннан Кукмарага кайтып төпләнгән Әлфия һәм Бәдыгетдин Сәлаховлар исә бөтенләй башка фикердә.

«Авылда гомер итеп тә хуҗалыгында сарык малы тотмаганнарга таң калабыз без. Иң акыллы һәм чиста хайваннарның берсе бит ул. Ник дигәндә, сарык чиста су гына эчә, тәмле үлән һәм бөртеклеләр белән туклана, азыкны әрәм-шәрәм итми. Ите соң, ите... аксым, микроэлемент, витаминнарга бай, үзе тәмле һәм диетик. Без инде 2011 елдан сарык маллары үрчетү белән шөгыльләнәбез, корбанлыклар да әзерлибез. Бетерергә уйлаганыбыз да юк. Киресенчә, иртәдән кичкә кадәр малкайлар янында кайнашып, күңелгә рәхәтлек һәм тынычлык алып гомер итәбез», - ди алар. 

Сәлаховлар гаиләсе Якутиянең Удачный шәһәрендә күп еллар яши һәм хезмәт куя. Бәдыгетдин абый беренче елларда балта остасы-бетончы, ә инде пенсиягә чыгар алдыннан экскаваторда слесарь-ремонтчы вазыйфаларын башкара. Әлфия ханым исә ашханәдә һәм сак хезмәтендә эшли. Өч кызларының икесе үз бәхетен районыбызда тапса, берсе Удачныйда төпләнгән. Әби-бабайның иң зур куанычы булып, балдан татлы җиде онык үсеп килә.

«Пенсиягә чыккач, туган якка кайтып күпләп мал асрау турында хыяллана идем. Шөкер, теләкләрем чынга ашты. Ике-өч сарыктан тотынган идек, бүген инде малларның саны 30дан артып китә. Моннан тыш, сыерыбыз, ит өчен ниятләп тәрбияли торган танабыз һәм кечкенә бозавыбыз да бар. Мәрхүм әтиемнең: “Улым, сарыкны бетерергә ярамый, сарык асрасаң, тамагың тук булыр”, - дигән сүзләрен һәрчак истә тотам. Аннары пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһиссәләмнең бер хәдисендә дә сарыкның бәрәкәтле мал булуы турында әйтелгән. Димәк, мин пенсиядә дип, кул кушырып утырасы түгел, сәламәтлек һәм мөмкинлек барында, үз көеңә рәхәтләнеп эшлисе дә эшлисе», - ди гаилә башлыгы.  

Бәдыгетдин абый белән Әлфия апаның хуҗалыгындагы сарыклар каяндыр читтән кайтарылган, токымлы түгел, ә гап-гади, хуҗалары әйтмешли, авылныкылар. Әмма шулай да нәселлеләрдән калышмыйлар икән: тиз үрчи һәм тиз үсә, эре булалар. Маллар берничә утарга бүлеп урнаштырылган. Берсендә – зурраклар, ә икенчесендә 3-6 айлык бәрәннәр тора. Сугышып бер-берсен зарарламасыннар өчен, тәкәләр шулай ук аерым абзарга ябылган. Хуҗаларның иртәсе исә көн саен тораклардагы малларның астын чистартудан башлана.

«Ә менә сарык итендә ят ис булмасын өчен нишләргә кирәк икән соң?»

«Яхшылап ашатсаң, дөрес тукландырсаң һәм чалгач, чиста итеп эшкәртсәң, менә дигән була ул! Тиешле таләпләрне үтәгән очракта майлы сарык итеннән беркайчан ис килмәячәк. Ә инде арык малның ите, әлбәттә, тәмле булмый. Без көн саен иртә-кич ИЖ-каблук машинасы белән су буйларыннан, болынлыклардан, юл читләреннән чабып, яшел печән алып кайтабыз, аны иртә-кич малларга бирәбез, 70 литрлы казанда ашлык һәм бәрәңге пешерәбез, көнгә бер тапкыр солы белән “сыйлыйбыз”», - ди хуҗа кеше. 

Кыш көне ашату өчен гаилә җәйдән ике КамАЗ печән хәзерли, көзен ел әйләнәсенә җитәрлек җиде тонна ашлык: арпа, солы, он итеп тартырга кукуруз һәм борчак сатып ала. 

«Бакчаны икегә бүлеп, ел саен бер ягына - бәрәңге, ә икенче яртысына мал чөгендере утыртабыз. Сарыклар чөгендерне аеруча яратып ашыйлар. Табибка да әйләнеп беттек инде. Авырып китсәләр, үзебез дәвалыйбыз, төрле төнәтмәләр ясап эчерәбез. Эчләре китмәсен өчен, яңа чапкан печәннән соң һәрчак корыны бирергә кирәк. Сарык малының йоны да бар бит әле. Электр белән эшли торган җайланма алган идек, әмма ул ошамады, рәтен дә тапмадык. Сентябрь һәм апрель аенда йоннарын кул кайчысы белән үзебез алабыз. Әгәр вакытында чистартмасаң, бетли башлыйлар, үсүләре дә тоткарлана. Йонның хакы хәзер бик очсыз. Шуның өчен сатарга уйлаганыбыз да юк. Балтач районында яшәүче апабызга бирәбез дә, ул үзе язып, эрләп, бияләй, оекбаш һәм башмаклар бәйли. Тиресен исә үләт базына алып барып ташлыйбыз», - ди гаилә башлыгы.

Изге бәйрәмебез Корбан гаете алдыннан да, башка вакытта да Сәлаховлар хуҗалыгыннан кеше өзелми. Мохтаҗ, ялгыз яшәүче әби-бабайларга корбанлыкларны алар, үзләре дә эшкәртеп биреп, зур савап ала.

«Бала туу хөрмәтенә чалына торган гакыйка корбанын сорап килүчеләр аеруча күп. Яшьләрнең борынгы йолаларны онытмаулары аеруча яхшы. Шөкер, дин йортының буш торганы юк. Бәйрәмнәрдә генә түгел, җомга намазларына да халык күп йөри», - ди инде күп еллар Манзарас авылындагы мәчеттә мөәзин вазыйфасын башкаручы Бәдыгетдин абый.

Мөхәрләм КОТДУСОВ:

- Әлфия апа белән Бәдыгетдин абый икесе дә бик уңган, тырыш, күпләргә үрнәк итеп куярлык. Без алар белән инде күп еллар күрше булып торабыз. Бәйрәмнәргә, туган көннәргә сарык кирәк булса, Бәдыгетдин абыйга гына эндәшәбез. Итләре бик тәмле, хәләл. Мөселман кешесе өчен анысы да бик мөһим.

 

Фото: Алсу Сәләхетдинова / «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев