Кукмарадан Кытайда укучы Алия Закирова: Россиядә тормыш күпкә уңайлырак
Берәүләр, укыйм дип, Татарстанда, ә кайвакыт Мәскәү, Санкт-Петербург ише шәһәрләрдә калганда, кыюрак кызлар һәм егетләр чит илгә чыгып китүдән дә куркып калмый. Шундый курку белмәс студентның берсе — бүгенге язмамның герое, Кукмара кызы Алия Закирова.
Күпләр яшьлекләренең иң күңелле һәм онытылмаслык мизгелләрен студент еллары белән бәйләп искә ала.
Чыннан да, бу вакыт башка этаплардан нык аерылып тора: чит җирдә белем алып, яңа дуслар, ә кайвакыт мәхәббәтеңне табу, дисеңме, төннәр буе йокламыйча имтиханнарга әзерләнү, тулай торак тормышы... Берәүләр, укыйм дип, Татарстанда, ә кайвакыт Мәскәү, Санкт-Петербург ише шәһәрләрдә калганда, кыюрак кызлар һәм егетләр чит илгә чыгып китүдән дә куркып калмый. Шундый курку белмәс студентның берсе — бүгенге язмамның герое, Кукмара кызы Алия Закирова.
— Алия, иң элек бала чагың турында сөйләшеп алыйк әле. Бу вакыт синең ничек узды?
— Гаиләдә мин ике апамнан соң өченче бала булып дөньяга килгәнмен. Бала чагым турында иң күңелле һәм матур хатирәләр генә сакланып калды. Кечкенәдән үк бик актив булдым. Районыбызда, гомумән, мәктәптә эшләп килгән күп кенә түгәрәкләргә йөри идем. Бигрәк тә волейбол, бию һәм җырны үз иттем. Мәктәп елларында нинди генә конкурс, ярышлар булса да, һәрберсендә дә катнашырга тырыша идем.
— Күп очракта яшьләр, белем алыйм дип, Казанда гына кала. Ничек курыкмыйча чит илгә укырга китәргә карар кылдың?
— Дөресен генә әйткәндә, мәктәп елларында мин чит илдә белем алу турында уйламадым да диярлек. 11 сыйныфның урталарында әти Кытайдагы Нанкин университетына документларымны тапшырып карарга тәкъдим итте. Мин, уку елы тәмамланганчы, аның әлеге фикерен кабул итмичә, гел каршы килдем. Ләкин соңыннан озаклап уйлаганнан соң, тырышып карарга булдым. Шулай ук олы апам да бу вакытта Кытайда яши иде. Аның мондый тормышы миңа да күпмедер дәрәҗәдә этәргеч биргәндер. Хәзер мин бизнес-идарә итү юнәлеше буенча белем алам. Бүгенге көндә әлеге юлны сайлаганыма бер дә үкенмим.
— Пандемия чорында, белүемчә, сиңа кире Россиягә кайтырга туры килде. Янәдән үз туган ягыңа кайту нинди хис-тойгылар уятты?
— Карантинның башында 6 айдан соң, ниһаять, гаиләм янына кайта алуыма бары тик шатландым гына. Ул вакытта Кытай белән Россия арасындагы чикләр 3 елга ябылыр дип уйлап та карамадым. Шушы вакыт аралыгында минем бик нык кире чит илгә, үземнең уку йортына кайтасым килде, сагыну хисе көчле иде, яшермим. Чөнки андагы студент тормышы нык күңелле!
— Кытайдагы тормыш турында сөйләшик әле. Биредә яшәүчеләрнең сезгә мөнәсәбәте нинди? Берәр төрле проблемалар яки авыр очраклар килеп чыкканы бармы?
— Әлбәттә, Кытайдагы тормыш белән Россиядәге тормышны чагыштырып булмый. Аерма бик зур. Кытайда башка төрле ризык, менталитет да бүтән төрле. Беренче вакытта, бу илгә килгәч тә, миңа ияләшергә авыр булды. Ләкин хәзер үземне биредә иркен хис итәм, Аллага шөкер. Кытай халкы чит ил кешеләренә яхшы мөнәсәбәттә, авыр вакытларда һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер. Ләкин шулай да бу илдә яшәүнең начар яклары да бар. Әйтеп үтүемчә, башка менталитет. Кытайлар җәмәгать урыннарында үзләрен бик дорфа һәм ямьсез тотарга мөмкиннәр: кычкырып сөйләшәләр, көләләр. Бу — алар өчен нормаль күренеш. Әмма мин моңа инде ияләндем һәм бу ситуацияне тыныч күңел белән кабул итәм.
— Алия, студент тормышының иң күңелле вакыты тулай торак белән бәйле. Кытайга укырга килгән студентлар кайда тора?
— Күп кенә студентларга тулай торак бирелә. Мин үзем дә бүгенге көндә шунда яшим, чөнки университетыма агент аркылы укырга кердем. Шулай ук стипендия дә алам.
— Университет турында берничә фикереңне әйтеп узсаң иде: сиңа анда уку ошыймы?
— Дөресен генә әйткәндә, миңа биредә бик ошамый. Мәсәлән, безнең тулай торакта кайнар суны бары тик көндезге сәгать 12дән кичке 11гә кадәр генә кулланырга мөмкин. Бу бик уңайсыз бит, төрле очраклар була. Ләкин биредә укытучылар яхшы. Алар һәрвакыт безгә ярдәмгә килергә әзер, аңламаган темаларны кабаттан кайтып өйрәтергә мөмкин.
— Кытайда укудан тыш, син тагын ниләр белән шөгыльләнәсең?
— Һәрвакыт көнемне алдан планлаштырып куям. Минем үземнең шәхси дәфтәрем бар, шунда көндәлек эшләремне язып барам. Бу бик уңайлы һәм очрашулар, кирәкле эшләр турында онытмаска ярдәм итә. Телләр өйрәнергә бик яратам. Мәсәлән, бүгенге көндә инглиз һәм кытай телләрен үзләштерәм. Шулай ук чит илләргә сәяхәт итүе ошый. Биредә моның өчен мөмкинлекләр бик күп.
— Алия, быел синең соңгы уку елың. Киләчәккә планнарың нинди? Бу илдә калырга уйламыйсыңмы?
— Дөресен генә әйткәндә, Кытайда калырга теләмәс идем. Ни дисәң дә, Россиядә тормыш күпкә уңайлы. Ләкин шулай да тагын ике елымны биредә үткәрергә планлаштырам: магистратурага укырга керергә телим. Кытайда чит илләргә сәяхәт итү мөмкинлеге зур. Шул сәбәпле монда шушы кыска гына вакытка төпләнеп калырга уйлыйм.
— Алия, киләчәктә барлык максатларыңа ирешергә язсын! Студент тормышының кадерен белеп яшә, уңышлар сиңа!
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев