Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Хәмбәл Сәйфуллин: Эретеп ябыштыручының эше беркайчан да бетмәячәк

Аның өендә, ишегалдындагы күз явын алырлык милли бизәкле гөл чүлмәге куйгычлар, атынгыч-урындык, капка-коймалар, хәтта карават, мунча мичләре - бары да үзенең хезмәт җимеше. 

Эретеп ябыштыручы - тормышта иң кирәкле һөнәрләрнең берсе, әлеге һөнәр иясенә беркайчан да эш бетмәячәк, ди Кукмарадан Хәмбәл абый Сәйфуллин. Аның бу шөгыльне үзләштергәненә кырык елдан артып киткән. Шул вакыт эчендә нинди генә үзгәрешләр булса да, һөнәре актуальлеген югалтмаган.

Бүгенге көндә ул тимердән ниләр генә ясамый. Ә иң мөһиме – бу эшне бар күңелен биреп, яратып башкара. Аның өендә, ишегалдындагы күз явын алырлык милли бизәкле гөл чүлмәге куйгычлар, атынгыч-урындык, капка-коймалар, хәтта карават, мунча мичләре - бары да үзенең хезмәт җимеше. 

Үзенчәлекле исемгә ия эретеп ябыштыручы тумышы белән Арча районыннан икән. Алты балалы ишле гаиләдә үскән, әтисе алтын куллы балта остасы булган. 

«Кукмара, Мамадыш якларында мондый исемле кешеләрне очратканым юк. Ә менә безнең Пешәнгәр авылында гына да шундый исемле өч кеше бар иде. Тормыш иптәшем Зөбәрҗәт – шулай ук үзебезнең авыл кызы. Ул монда килгәннән бирле балалар бакчасында хезмәт куя. Без кыз һәм малай үстердек. Кызыбыз тормышта, аның ире – хәрби кеше, алар бүгенге көндә Североморскида яшиләр. Ә улым – минем төп ярдәмчем, аны эретеп ябыштыру эшенә үзем өйрәттем, хәзерге вакытта тимер эшләрен күбесенчә ул алып бара. Кукмарада яши башлаганыбызга 35 ел булды. Минем җизни Рәис Газизов биредә МСОда баш инженер булып хезмәт куйды, тора-бара төзелеш эшләре буенча район башлыгының урынбасары итеп билгеләнде», - диде тимер остасы.  Аның терәге көчле булгандыр инде, без бер гаиләдән дүрт бертуган Кукмарада урнашып калдык. Хәзерге вакытта төп йортта 92 яшьлек әнием белән апам гомер итә. Әнигә күз тимәсен, көн саен шалтыратып, сәясәт, илдәге хәлләр турында фикер алышып, гәпләшеп алабыз. 

Кукмарага килгәч, ул хезмәт юлын металл савыт-сабалар заводында эретеп ябыштыручы буларак башлап җибәрә. Завод ярдәме белән йорт салып чыга. Шул вакытта Ломоносов урамындагы бушлык, берничә йорт кына бар иде, дип искә ала. Заводта биш ел гына эшләп кала, ул таралу дәрәҗәсенә җитә, алюминий бетә, анда эчке киемнәр тегә башлыйлар. 

Кулы эш белгән ир-егет югалып калмый, алты-җиде кешедән бригада туплап, фермалар, складлар һәм башка корылмалар  ремонтлау эшенә керешә. Моның өчен үзләренә кирәкле барлык төр җиһазларны, техникаларны булдыра.

Ә эретеп ябыштыручы һөнәрен кайчан үзләштергән соң? Моңа ул армиядән кайткач, Төмәндә күперләр төзелешендә эшләгән вакытта өйрәнә. 

«Күперләр ремонтлап, Красноярск, Иркутск өлкәсе, Якутиягә кадәр барып җиттек, Тында һәм башка шәһәрләрдә булдык. Шул елларны Усть-Кут шәһәрендә техник мәктәптә белем алдым. Өч ай эчендә берьюлы өч һөнәр үзләштердем: эретеп ябыштыручы, кранчы, электрчы. Тормышта  шуларның барысы да кирәк булды. Беренче мунча мичләрен дә шул вакытта ясадым, “газовиклар миче” дип атала иде. Ике ай хезмәт куйганнан соң, кырык биш кешелек отрядка бригадир итеп билгеләделәр. Тик анда бер елдан артык эшләмәдем. Чөнки отрядтагыларның унҗидесе төрмәдә утырып чыккан кешеләр иде. Алар үзләренең законнары буенча яшиләр, ә мин килешергә теләмәдем. Шуннан бу эшне калдырырга туры килде», - диде ул, ерак Себердә эшләгән чакларын искә алып.

Лаеклы ялга чыкканнан соң да Хәмбәл абый эретеп ябыштыру эшен ташламый, тимердән төрле әйберләр ясау эшенә керешә. «Кыз кияүгә чыкканда, тимердән беренче тапкыр койма ясадым. Декабрь ае иде, рәшәткәләрне мунчага алып кереп буядым», - дип искә ала ул. Аның тимерне төрле формага бөгә торган алты-җиде станогы бар, барысын да үзе ясаган.  

«Станок сатып алу бик кыйммәткә төшә. Мәсәлән, өч төрле функция башкара торганы 400 мең сумнан артып китә. Ә мин ясаганнары берешәр генә эш башкара, әмма бәясе шактый арзанга чыкты. Аларга кирәкле бөтен материалны тимер-томыр тапшыра торган җирдән алдым. Анда ниләр генә алып килмиләр. Станокларны ясаганчы  Кукмарадагы берничә җиргә кереп кызыксынып, сорашып карадым, тик миңа күрсәтүче, ярдәм итүче булмады. Шуннан соң Балтачта тимер эшләре белән шөгыльләнүче икетуганыма бардым. Аннан карап, бөгә торган кул станогы ясадым. Аның белән эшләгәндә маңгай тирләре чыга иде. Тимернең башын чүкеч белән төю авыр булгач, тагын станок булдырырга туры килде, аның тавышы бик каты, колакка бәрә иде. Аны сүтеп аттым да, интернеттан карап, яңадан ясадым. Шунысы бар: станок ясау өчен токарь да кирәк, ә бу һөнәр ияләренә шулай ук кытлык. Интернетта да станокларның рәсемнәре генә бар, схемалары, видеодәресләре күрсәтелмәгән. Рәсемгә карап та күз алдына китерергә, тиешле форманы уйлап табарга була, тик берничә тапкыр эшләргә туры килә. Монда түземлек, сабырлык кирәк. Мин үзем – бер башлаган эшне ахырына кадәр җиткерә торган кеше, ярты юлда туктап калганым юк. Армиядә дә исән калу мәктәбе (школа выживания) үттем, шуңа күрә бирешергә яратмыйм», - дип сөйли эретеп ябыштыручы.  

Ватан алдындагы бурычын әңгәмәдәшем Венгриядә узган икән, водолаз булган. Иң элек ярты ел Волжскида өйрәнүләр үтә, аннан соң хезмәтен Венгриядә дәвам итә. 

«Ярты елдан соң күзләрне бәйләп, ниндидер полигонга алып киттеләр, Карпат тавындагы бик зур күл дип белә идек. Шунда биеклектән суга сикерергә, су астында торырга өйрәндек. Ике кулны, аякларны бәйләп, суга аталар, син шуннан чыгарга тиеш. Миңа алтмыш метрга кадәр су астына төшәргә рөхсәт бирделәр. Аның кадәр тирәнлеккә төшкәнне хәтерләмим, әмма утыз, кырык метрга кадәр чумганны беләм. Моны элек сөйләргә ярамый иде, армиядән кайтканда бу турыда сигез җиргә кул куйдырдылар. Водолазлар унике төрле җәрәхәт алырга мөмкин, мин шуның өчесе белән авырдым. Госпитальдә дә ятарга туры килде, әмма барысына да өйрәндем, әле дә бирешмим. Өч ел тирәсе элек, ике кулны күтәреп, Сазтамак бөясен бер яктан икенче якка йөзеп чыктым. Тормышта бар нәрсәгә дә өйрәнергә мөмкин, тырыш, үҗәт булырга, башлаган эшең беренче тапкырдан килеп чыкмаса да, кул селтәргә ярамый, ә алга таба дәвам итәргә кирәк», - диде Хәмбәл абый.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев