Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Харис Мостафин: Сайлау участогына бии-бии кердем

Сайлаучыларны ишек төбеннән үк матур музыка каршы ала, һәр җирдә бәйрәм рухы сизелә

Кукмараның 1666нчы номерлы сайлау участогы иҗат академиясе бинасында урнашкан. Үткән ел куллануга тапшырылган бу мәһабәт бинага килеп кергәндә үк халыкның күплеге, бик активлыгына игътибар иттем. Сайлаучыларны ишек төбеннән үк матур музыка каршы ала, һәр җирдә бәйрәм рухы сизелә.

Әнә “Хезмәт даны” газетасының даими хәбәрчесе Харис абый Мостафин да күренде.

-Бигрәк күңелле, дәртле музыка тавышы күңелләрне күтәрә, ишегалдыннан кергәндә үк бии-бии кердем, - диде ул күтәренке, шат тавыш белән. – Хәзер инде мин пенсиядә, әмма сайлауларны бер вакытта да калдырганым булмады. Россия Президентын, үзебезнең, балаларның киләчәген сайлыйбыз бит. Мондый вакыйгада катнашмыйча күңел түзә мени?!

Сайлауга килгән Рауза апа Миннановага җитмеш яшь тула икән.

-Бүгенге тормышка сөенәм, бик рәхәт яшибез бит. Элек бер телем ипигә тилмергән чаклар булды. Хәзер кибет киштәләре ризык, әйберләрдән сыгылып тора, Аллага шөкер. Гел шулай дәвам итсен, ил-көннәребез тыныч булсын. Сайлаган Президентыбызга исән-сау эшләргә язсын, халыкка карата миһербанлы булсыннар, - дип теләкләрен җиткерде ул.

Сайлаучылар арасында гаиләләре, балалары белән килүчеләр дә бар иде. Бүгенге көндә Казанда яшәүче Гөлшат Шакирова Кукмарада теркәлгән икән. Тавыш бирер өчен туган ягына махсус кайткан ул.

-Мин тавыш биреп, киләчәгемне сайлыйм, - диде Гөлшат. – Тормышыбыз бүгенгедәй матур булсын, яшьләр өчен тагын да күбрәк мөмкинлекләр ачылсын телим. Сайлауларда үз фикеремне белдереп, илебезнең киләчәк юлын билгеләүдә өлеш кертә алырмын дип уйлыйм.

-Иртәдән үк халык бик актив. Сайлауларга чакыру кагәзьләре өләшкән вакытта ук: “Әлбәттә, киләбез”, - дип озатып калганнар иде, - диде 1666нчы номерлы сайлау участогы рәисе Гөлнара Бәдыгиева. – Өлкән яшьтәгеләр, тыл ветераннары һәрвакыттагыча ил алдындагы бурычларын бик җаваплы башкаралар. Өлкән яшьтәгеләргә, авыручыларга өйләрендә тавыш бирү дә оештырылган. Егерме биш егет-кыз быел беренче тапкыр сайлауда катнаша. Без аларны истәлек бүләкләре белән каршы алабыз. Безнең участокта теркәлүчеләр быел комплекслы электрон тавыш бирү юлы белән сайлыйлар. Участокка кергәнче электрон тавыш бирергә өйрәнергә була. Моның өчен махсус волонтерлар билгеләнде. Алар ярдәм итәләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk