Кукмарадан Кадрия Сәлахова турында: чисталык, тәртип яратучы ханым
Кеше тормышында күзгә күренми, ләкин аларсыз бер көн дә алга китми торган эшләр бар. Бу хезмәтне башкаручылар — иң кирәкле кешеләр. Район үзәк дәваханәсендә шундый җаваплы һәм ихтирамга лаек хезмәткәрләрнең берсе — Жилой Рудник авылыннан Кадрия апа Сәлахова.
Кадрия апа бүгенге көндә дәваханәдә кастелянша булып эшли. Аның хезмәте беренче карашка күзгә ташланмаса да, ул бөтен эшнең тоткасы диярлек.
Язмам герое чыгышы белән Сазтамак авылыннан. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Арчада кондитер һөнәрен үзләштергән һәм хезмәт юлын итек фабрикасының кафесында башлап җибәргән.
«Бу кафеның ачылган вакытлары иде. Бик күңелле эшләдек, алты ел гомеремне шуңа багышладым. Аннары ирем колхоз ашханәсенә чакырды, анда тагын бер ел узып китте. Иптәш хатын фермага сыерларны бозаулату бүлегенә эшкә дәште. Анда ун ел хезмәт куйдым, бар күңелемне биреп эшләдем, исемем Мактау такталарында торды», — диде ул.
Ә дәваханәгә кеше кирәклеген ишеткәч, ул бирегә санитарка булып урнаша. Бер ел эшләгәннән соң, аны сестра-хозяйка итеп билгелиләр. Тик әлеге вазыйфа хәзер кастелянша дип атала икән, ә санитаркалар җыештыручы булып йөртелә. Бу вакытлардан соң утыз елга якын гомер сизелми дә узып киткән. Ә Кадрия апаның гомуми хезмәт стажы 47 елга җыела. «Китәм, китәм, ди торгач, күпме сулар аккан. Яшь чакта килгән идек, олыгаеп беттек инде», — дип елмая ул.
Дәваханәдә чисталык, тәртип, киемнәр һәм урын-җирнең һәрвакыт юылып кайтуы, җиһазларның исәптә һәм кулланышта булуы — болар барысы да Кадрия апа кулыннан үтә. Ул урын-җир җыелмаларын, халатларны, сөлгеләрне һәм башка кирәк-яракларны вакытында Казанга юарга җибәрә, аларны кабул итеп ала, тикшерә. Һәрнәрсә үз урынында булырга тиеш, ди ул.
«Элек дәваханә бинасы бик ямьсез иде, стеналары буялган, идәннәрдәге линолеумнар ертылып беткән. Хәзер бина көннән-көн матурлана. Хезмәтемне бик яратам, эшкә сөенеп киләм. Хуҗаларыбыз бик әйбәт, өлкән шәфкать туташы Гүзәлия Гыйззәтуллина белән дә аңлашып, килешеп эшлибез. Көн территорияне караудан башланып китә. Кул астымда егермегә якын җыештыручы бар. Кызлар сүземне тыңлый, бергә-бергә ишегалдын тәртипкә китерәбез: казыйбыз, себерәбез, чәчәкләр утыртабыз... Аннары алар үз эшләренә алына. Атнага бер тапкыр, сишәмбе көнне, тугыз бүлекчәдә дә урын-җирләрен алыштырабыз. Һәр бүлекчәнең үз кастеляншасы бар. Алар юасы керләрне монда тапшыралар, теш поликлиникасыннан сөлгеләр алып киләләр. Аларны капчыкларга тутырып, чәршәмбе көнне Казанга юарга озатабыз, чистасын өләшәбез. Бөтенесенең исәбе алып барыла. Авыруларның урын-җире чип-чиста, ап-ак», — диде Кадрия апа.
Шулай ук ул дәваханәнең барлык хуҗалык эшләрен дә алып бара: кайда нәрсә җитми, нәрсә эштән чыккан — барысын да белеп, тиешле чаралар күрә. Җиһазларның исәбен алып бару, аларны саклау, кирәк вакытта яңаларын сорау — болар да Кадрия апаның җилкәсендә. Күпләр күз алдына да китермәгән кәгазь өеме, документлар, саннар белән эшләү — барысы да төгәллек, игътибарлылык таләп итә. Кадрия апа һәр бүлмәне белә, һәр җиһазның кайда урнашканын хәтерли. Берни дә аның күз уңыннан югалмый!
Бу күп җаваплылык, мәшәкатьле эшләрне ул елмаеп, тыныч күңел белән башкара. Эшен ярата, коллективта да аның абруе зур, үзенең кирәкле кеше булуын тоеп эшли. Аның тырышлыгы һәм тәртип яратуы башка хезмәткәрләр өчен дә үрнәк булып тора. Ул сабыр, ярдәмчел, ихтирамлы. Кайчакта авыр чаклар да була, әмма Кадрия апа беркайчан да зарланмый, киресенчә, һәрнәрсәгә уңай караш табып, елмаеп эшли белә.
Алар тормыш иптәше Райнур абый белән кыз һәм ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә улы, килене һәм ике оныгы белән матур гомер итәләр. Әмма тормыш һәрвакыт уңай гына бармый, әле күптән түгел генә Кадрия апаның әнисе бакыйлыкка күчкән. Шушы авыр минутларда якыннары, туганнары һәм дәваханә коллективы бик ярдәм иткән.
«Ә яшь чактагы кондитер һөнәренә шулай нокта куелдымы?» — дип кызыксынам.
«Бик ярата идем ул эшне дә. Хәзер кондитер хезмәте өйдә инде, балаларны сыйларга тырышам. „Әни, сиңа шәхси эшмәкәр генә булып китәргә кирәк“, — ди алар. Нинди генә камыр ризыклары пешермим. Аллаһы Тәгалә биргәнгә риза, канәгать булып яшәргә кирәк, иң мөһиме: сәламәтлек булсын», — диде ул.
Минзәлия Мусина, неврология бүлегендә кастелянша, буфетчы:
Кадрия — бик ярдәмчел, бик миһербанлы кеше. 16-17 ел инде аның белән иңгә-иң куеп эшлибез. Бөтен кеше аның сүзен тыңлый. Ул безгә әниебез кебек. Тормышта төрле хәлләр була бит, киңәш-табыш итәргә һәрвакыт аның янына киләбез, чөнки хис-кичерешләрне һәркем белән дә уртаклашып булмый. Аллаһы Тәгалә аны саулыктан аермасын, балалар, оныкларының игелеген күрсен. Дәваханәбез ялт иткән, чиста, якты, гел яңалык кертеп торалар. Хезмәт урыныңда күңелеңә ошый торган матурлык булса гына эшлисе килеп тора бит ул.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев