Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан гуманитар ярдәм тупланган йөк автомобиле юлга кузгалачак

Махсус хәрби операция зонасында булган егетләргә ярдәм илтүче автомобильнең 60нчы тапкыр ерак сәфәргә чыгуы.

Иртәгә махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә игелекле райондашлар көче белән тупланган кирәк-яракларны тапшырырга гуманитар ярдәм төялгән йөк автомобиле юлга кузгалачак.

Кукмарадан гуманитар ярдәм тупланган йөк автомобиле юлга кузгалачак

Районыбыз волонтерлары гуманитар ярдәм әзерләүне оешкан төстә алып бара. «Сугышчан кардәшлек» сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының Кукмара иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе Радик Габдрахманов сүзләренә караганда, бүгенге көнгә кадәр алар төркеме тарафыннан якынча 500-600 тонна гуманитар ярдәм, 32 автомобиль (алар арасында 12 автомунча бар), 7 мотоцикл җибәрелгән. 60нчы йөк автомобиле дә алардан китә. 

Кукмарадан гуманитар ярдәм тупланган йөк автомобиле юлга кузгалачак

«Илебез иминлеге, тыныч күк йөзе өчен көрәшүче егетләр безнең, олы йөрәкле райондашларның ярдәменә мохтаҗ. Шуның өчен дә көчтән килгәнчә гуманитар ярдәм тупларга һәм хәрбиләргә алып барып тапшырырга тырышабыз», — ди Радик Габдрахманов.

Кукмарадан гуманитар ярдәм тупланган йөк автомобиле юлга кузгалачак

Бу юлы да руль артында үзенең автомобиле белән волонтер Габделхәй Галиев барачак. Аның бу 60нчы сәфәре. 

Кукмарадан гуманитар ярдәм тупланган йөк автомобиле юлга кузгалачак

Гуманитар ярдәм башлыча хәрбиләр җибәргән исемлек буенча тупланган. Бер полк янгын сүндергеч җайланма, мантажлау күбеге, аңа пистолет, ОСБ плитәләре, саморез, балта, лом, көрәк, җылыткыч фольга, чиләк, төргәкле целлофан сораган булган. 

Кукмарадан гуманитар ярдәм тупланган йөк автомобиле юлга кузгалачак

«Исемлектәге төзелеш кирәк-яракларының һәммәсе тупланды. Йөк автомобиле арбасына районның оешма-предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре, авыл җирлекләре, күмәк хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр, олы йөрәкле райондашлар, волонтерлар алып килгән кирәк-яракларны да төядек. Шулай ук исемле посылкалар да шактый», — ди сугышчан хәрәкәтләр ветераннарының Кукмара иҗтимагый хәрәкәте җитәкчесе. 

Кукмарадан гуманитар ярдәм тупланган йөк автомобиле юлга кузгалачак

Тупланган гуманитар ярдәмне ияләренә тапшырып, исән-имин йөреп кайтырга язсын.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #СВО