Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Гөлнара Зыятдинова: Cменаны төгәлләп өйгә кайткач та, күңел пациентлар, коллектив янына ашкына

Кукмара районы үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә ул шәфкать туташы булып 17нче елын эшли.

Кайсы җирең авыртса - шул яман, диләр. Тешләрне генә алыйк, бер борчый башласа, йөрәкләргә төшә бит ул, эш тә, йокы да онытыла дигәндәй... Табиб янына бик барасы да... куркыта! 

«Үзвакытында поликлиникага килүдән өркеп йөрисең дә бөтенләй тешсез каласың инде аннары. Алай эшләргә һич ярамый. Чөнки табиблар заманча технологияләр куллана, яңалыклар белән бергә атлый. Дәвалаганда, алдырганда хәтта чебен тешләгән кадәр дә авыртуны тоймыйсың», - ди район үзәк дәваханәсенең стоматология бүлегендә 17нче елын эшләүче шәфкать туташы Гөлнара Зыятдинова. 

Язмам герое, Алабуга медицина училищесын тәмамлап, 1989 елның мартында дәваханәдә яңа ачылган кардиология бүлегенә эшкә кайта. Биредә декрет ялына киткәнче биш ел хезмәт куя. Алга таба мех фабрикасында, район кулланучылар җәмгыятендә шәфкать туташы вазыйфаларын башкара. 

«2006 елда стоматология юнәлешендә белемне күтәрдем дә бирегә урнаштым. Үз эшемне шулкадәр яратып, күңел биреп башкарам ки, хәтта сменаны төгәлләп өйгә кайткач та, күңел пациентлар, коллектив янына ашкына. Чөнки мөдиребез дә, хезмәттәшләрем дә бик яхшы, ярдәмчел, дус-тату. Без, шәфкать туташларының төп вазыйфасы – бер сәгать алдан эшкә килеп, бүлмәне кварцлап, җилләтеп, кулланылучы кирәк-яракларны юып, чистартып, дезинфекцияләп, стерильләштереп, табибны һәм авыруларны каршы алу, мәгълүматларны компьютерга кертү, шәхси карточкаларын тутыру. Кеше бик күп килә. Алдан язылгач, чират белән бәйле аңлашылмаучанлыкларның чыкканы юк. Терминалдан язылырга үзебез дә булышабыз, беркемне дә караңгы йөз белән борып чыгармыйбыз. Шулай ук кирәк вакытта беренче ярдәм күрсәтүче дә әле без. Чөнки күп кешенең куркудан кан басымы уйнарга, йөрәк белән бәйле проблемалары килеп чыгарга мөмкин. Бар да яхшы булсын өчен, авыруны алдан әзерлибез, тынычландырабыз, шуннан соң гына табиблар эшкә керешә», - ди ул.  

Гөлнара ханымны күпләр балалар күңеленә юл таба белүче шәфкать туташы буларак та белә. Чөнки ул элегрәк табиб белән берлектә өчәр айга, ярты елга балалар бакчасы, мәктәпләргә эшкә чыга торган була. 

«Безне төрле табиблар янына билгелиләр. Дәвалаучы, хирург, ортопед янәшәсендә дә эшләү буенча тәҗрибәм зур. Шулай ук балалар белән аралашуны да онытып бетергән юк. Табиб кергәнче күзләренә карап, тулысынча җайлап-майлап куям мин аларны. Хәтта әкият сөйләп алырга да җитешәм», - дип елмая киң күңелле ханым. 

Үзе дә дүрт бала әнисе ул. Олы кызы Ләйсән белән улы Айнур медицина өлкәсендә эшли - табиблар, килене Зөлфия дә - терапевт. 

«Ике кызым әле мәктәптә укый. Берсе дизайнерлык эшенә кызыкса, икенчесе биергә ярата. Өч оныгым бар. Бәлки аларның берсе алга таба табиблар династиясен дәвам итәр, кем белә. Иң мөһиме: илләребез тыныч, һәркем сау-сәламәт булсын, кешеләр безнең янга бары тик профилактика өчен генә килсен иде», - ди ул.
 
 Айдар Хәйруллин, бүлек мөдире:

Гөлнара – тырыш хезмәткәр, оста оештыручы да. Аңа нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәң дә, бөтенесен белә. Компьютер программаларын да үзләштерде, кеше белән дә яхшы итеп аралаша, яшьләрнең остазы да булып тора.
 

 

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев