Кукмарадан Гөлнара Хәбибуллина: «Минем өчен иң мөһиме — җиңү»
Район Эчке эшләр бүлегенең полиция майоры Гөлнара Хәбибуллина дознание хезмәткәрләре арасында узган «Үз һөнәренең иң яхшысы» дигән республика бәйгесендә икенче урын алды.
Кечкенә дә — төш кенә булган әлеге нәфис гәүдәле ханымны полиция һөнәрен сайларга нәрсә этәрде икән? Әңгәмәбез шуннан башланды.
«Мәктәптә укыганда телевизордан „Тикшерү серләре“ дигән сериалны йотлыгып караганны, төп герой, тикшерүче Мария Швецовага охшарга тырышуымны, аның кебек пистолет тотып, җинаятьчеләр артыннан йөгерергә хыяллануымны бүгенгедәй хәтерлим. 9 сыйныфта вакытта инде карарым нык, төптән уйланылган, максатым Казан юридик институтында белем алу һәм киләчәктә хокук сагында хезмәт итү, җинаятьчелеккә каршы көрәшү иде. Шөкер, балачак хыялым чынга ашты: биш ел укып диплом алганнан соң, туган ягыма, район Эчке эшләр бүлегенә эшкә кайттым. Хезмәт юлым бүлекнең җинаятьчеләрне эзләү бүлекчәсендә башланды. Беренче вакытларда әти-әнием, хезмәттәшләрнең теләктәшлеге аеруча зур булды, хәзер дә аларның ярдәмнәрен тоям. 2015 елда мине дознание бүлегенә тикшерүче итеп билгеләделәр. Бүгенге көндә өлкән тикшерүче вазыйфасында бар тырышлыгымны куеп эшлим. Безнең бурыч җинаять эшләре буенча дәлилләр җыю, тикшерү, материаллар туплап, тиешле карар чыгару һәм хөкемдарлар карамагына тапшырудан гыйбарәт. Тынгысыз, авыр һәм катлаулы хезмәт — полиция эшен сайлавыма бер көн дә үкенгәнем булмады», — ди Гөлнара.
Полиция майоры үз хезмәтендә билгеләнгән бурычларны тиешенчә үтәргә, улы Азальны тәрбияләргә, спорт белән шөгыльләнергә, шулай ук бәйгеләрдә катнашырга да өлгерә.
«Вакытны дөрес итеп бүлсәң, барысына да җитешәсең. Мин кечкенәдән һәм хәзер дә җаным-тәнем, баш-аягым белән спортта. 9 яшьтән 21 яшькә кадәр самбо, дзюдо белән шөгыльләндем, самбо буенча спорт мастерлыгына кандидат исеменә лаек булдым. Ә менә Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре арасында оештырылган дөнья Чемпионатында катнашып, дзюдодан спорт мастеры дәрәҗәсен якладым. Шулай ук чаңгыда узышу, җиңел атлетика, волейболны да читтә калдырган юк, ярышларның һәммәсендә катнашам. Кич белән эштән соң джампингка барам, төшке ял вакытында бассейнда йөзеп кайтам. Боларның һәммәсе дә тискәре энергиядән котылырга, үземне яхшы формада тотарга ярдәм итә. Улым Азаль да минем шикелле хәрәкәтчән, бер тик торганы юк. Аны да спорт залларына үзем белән йөртергә, спортка тартырга тырышам», — ди әңгәмәдәшем.
Спортны яратуы Гөлнара Хәбибуллинага республика бәйгесендә дә булыша. Райондашыбызның 32 катнашучы арасында икенче урынга чыгуы — зур тырышлык нәтиҗәсе. Алар махсус, утлы һәм физик әзерлек буенча үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтә.
«Без иң элек җинаять-процессуаль кодексы, криминалист эше, зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча биремнәр үтәдек. Медицинада миңа утлы корал белән яраланган кешенең күкрәк читлеген бәйләү һәм ясалма сулыш алдыру турында сөйләргә, һәммәсен манекенда күрсәтергә кирәк иде. Криминалистикада исә шешәдән бармак эзләрен алу, слепок ясау эшен башкардым. Теоретик биремнәр тәмамланганнан соң, спортка күчтек: идәннән этелеп һәм ятып күтәрелү (отжимание, поднимание туловища), 1 чакрымга йөгерү, самбо буенча көч алымнары күрсәттек. Макаров пистолетыннан аттык, коралны сүтеп җыйдык. Хатын-кызлардан иң яхшы күрсәткечләр минеке булды дип сөенеп әйтә алам. Без ел саен бүлектә үзебезнең эшчәнлеккә багышланган зачет тапшырабыз. Шулай ук атна саен дәресләр уза, спортка, төз ату буенча әзерлеккә дә урын бирелә. Боларның барысы да конкурста чыгыш ясаганда миңа зур ярдәм булды. Кайберәүләр бәйгеләргә бара да: „Минем өчен иң мөһиме җиңү түгел, ә катнашу“, — дип әйтә. Ә менә минем өчен иң мөһиме — җиңү. Максатым — призлы урынга чыгу һәм пьедестал баскычында басып тору. Хезмәтемдә дә, тормышта да шуңа омтылам», — ди Гөлнара Хатыйп кызы.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев