Кукмарадан Гөлфия Хафизова: «Бу вакыйгалар куркыныч төш кебек»
Бүгенге көндә Кукмарадан Гөлфия Хафизованың ире хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Хафизовлар гаиләсенә быел тагын бер зур сынау килә: аларның өйләрендә янгын чыгып, йорт эче кара күмергә әйләнә.
Хәбәр көтәм синнән... Хәбәр көтәм.
Билгесезлек телә бәгырьне...
Кукмарадан Гөлфия апа Хафизова белән танышкач, күңелгә әлеге шигырь юллары килеп төште. Аларның авторын да белмим. Әмма бу геройның хисләре язмам героеныкы белән бертөрле кебек тоелды. Билгесезлек бик авыр халәт бит. Ә Гөлфия апа кебек якын кешеңнең кайда икәнен белмәү, һәркөнне аннан хәбәр көтеп яшәү — мең газап.
Гөлфия Гарәфетдин кызы бүгенге көндә 4нче урта мәктәптә педагог-китапханәче булып эшли. Аның тормыш иптәше Рафис Хәлиулла улы озак еллар Казанда «шабашка»ларда, соңгы елларда «Чиста шәһәр» оешмасында шофер булып эшли, таксида йөри. Ә 2024 елның 27 сентябрендә, контракт төзеп, махсус хәрби операция зонасына китә. Бүгенге көндә якташыбыз хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Әмма гаилә яхшыга өметләнә, кадерле кешеләре исән-имин кайтып керәсенә ышана.
«Без дә бармасак, туган илне кем саклар дип китте ирем. Мин аның әлеге карарга килүенә башта ышанмадым да, бәлки кире уйлар әле дип өметләндем. Әмма ул үз фикерендә нык торды. Соңгы тапкыр 24 ноябрь көнне: „Без иртәгә сугышчан заданиегә китәбез“, — дип язды. Безгә гел алар белән элемтә юк, барысы да тәртиптә дип әйтеп тордылар, ә 22 декабрьдән хәбәрсез югалды, дигән извещение килде. Без үзебез шикелле билгесезлектә калган апалар, әниләр, хатыннар белән аралашып торабыз, уртак кайгы берләштерә», — дип сөйләде Гөлфия ханым.
Алар тормыш иптәше белән ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Олысы 4нче урта мәктәптә башлангыч сыйныфлар укыта, кечесе Казанда мәдәният һәм сәнгать институтында өченче курста белем ала.
Хафизовлар гаиләсенә быел тагын бер зур сынау килә: аларның өйләрендә янгын чыгып, йорт эче кара күмергә әйләнә.
Агымдагы елның 27 феврале. Гаиләдә көн гадәттәгечә башлана. Иртүк торалар, җыенып эшкә китәләр... Көн үз көенә генә үтә. Алда зур бәла көтәсенә бер генә кисәтү, ым да булмый.
«Бернәрсә сизмәдем, уйламадым, чөнки күңелдә һәрвакыт тормыш иптәшем, аннан хәбәр көтәбез. Көндезге сәгать өчтән соң өйгә кайтып керсәм, бөтен җир кара көйгән, чыбыклар асылынган, тәрәзәләр чатнаган иде. Ничек пыялалары ватылмаган, үзебезне дә, күршеләрне дә Аллаһы Тәгалә саклаган инде. Өй эче тулысынча янып, ут үзе сүнгән иде. Без моңа шаккаттык. Бөтен әйберне чыгарып түктек, күмергә әйләнгән коры стеналар гына утырып калды. Шушы йортны ремонтлап буласына беркем дә ышанмады», — диде ул.
Ике ай тирәсе Кукмарада вакытлыча фатир алып торып яшәгәннән соң, гаилә туган йортларына әйләнеп кайта ала. Ярдәм күрсәткән район башлыгы Сергей Димитриевка, йортны төзекләндергән шәхси эшмәкәр Рөстәм Ганиевларга Гөлфия ханым рәхмәтен җиткерде.
«Уйлыйм, уйлыйм да, бу вакыйгалар ниндидер куркыныч төш кебек, уянып китәрмен дә, барысы да үз урынына кайтыр шикелле. Аллаһы Тәгалә беркемгә дә мондый авырлыклар бирмәсен», — диде ул.
«Янган йортны торгызу — безнең беренче тәҗрибә. Без килгән вакытта өйнең эче бик куркыныч хәлдә, стеналары кап-кара күмер иде. Янган бүрәнәләрне ничек чистартырга, исне ничек бетерергә дип, бик нык уйладык. Төрле ысуллар кулланып карадык. Струклап кына бөтен җирен алып бетереп булмый, шкуркалаганда бик күп тузан чыга. Булдыра алган кадәр чистартканнан соң, стеналарны буяп, исне киметә алдык. Йортта бөтен тәрәзәләр алышынды, яңадан җылылык, канализация, су, электр челтәрләре, түшәм, идән, стеналар эшләнде. Шулай ук юыну, йокы, зал кебек барлык бүлмәләр яңарды. Барысы да бик матур килеп чыкты. Хәл итеп булмастай авырлыклар тумады, чөнки төзелеш материаллары бар. Барысын да хуҗалар белән килешеп, киңәшләшеп алдык. Эшчеләремә рәхмәт, тырышып, ихлас йөрәктән эшләделәр, кыска вакыт эчендә барысын да башкарып чыктылар», — диде Рөстәм Ганиев.
Фотода: Дәүләт Думасы депутаты Илья Вольфсон район башлыгы Сергей Димитриев белән берлектә Хафизовлар гаиләсенең хәлен белде. / фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев