Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Гөлфия Галәвиева: Яраткан эш шатлык китерә

Сәхифәбез кунагы — республика матди ярдәм күрсәтү үзәгенең Кукмара районындагы 24нче номерлы бүлеге мөдире Гөлфия Галәвиева.

Гөлфия ханым тумышы белән Кенәбаш авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, яшь кыз оператор-программист белгечлеген үзләштерә дә 2002 елның 8 апрелендә районның социаль яклау бүлегенә эшкә килә. 

«Хезмәт юлын башлаган вакытларны бик яхшы хәтерлим. Ул чактагы мөдир Мәрьям апа Сәләхетдинова бинаның беренче катындагы сервер, ягъни мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү бүлмәсендә урын бирде. Белгечләр күп. Өстәлләрдә заман таләпләреннән шактый артта калган компьютерлар тезелеп киткән иде. Бурыч — аларда булган программаларны төзәтү, яңарту. „Программист эшенә алынганмын икән, димәк, башкарып чыгарга тиешмен“, — дип, үз-үземә максат куйдым да җиң сызганып эшкә керештем. Ел арты ел узды, тәҗрибәм дә артты. 2013 елда мине социаль эш буенча белгеч итеп билгеләделәр. Соңгы сигез елда бүлек мөдире вазыйфасын башкарам», — ди ул. 

Матди ярдәм күрсәтү үзәге белгечләре көнгә 30га якын кешене кабул итә: аз керемле, күпбалалы гаиләләр, пенсия яшендәгеләр, хезмәт ветераны исеменә ия булганнар... Кемдер — субсидия, белешмәләр алу, ә кемдер ташламаларга ия булу мөмкинлекләре һәм башка мөрәҗәгатьләр белән бирегә килә.

«Бүгенге көндә бүлектә миннән тыш тагын 4 белгеч бар. Без 26 административ регламент буенча эшлибез. Шуларның берничәсенә тукталып үтим: 3 яшькә кадәрге баласы булган аз керемле гаиләләргә дәваханәдән бушлай сөт һәм сөт ризыклары алу өчен белешмә бирәбез. Шулай ук дару препаратларына дип, елга бер тапкыр 10 мең сум социаль ярдәм чарасы күрсәтелә, яңа туган баласы булганнарга бүләк сертификаты да бирелә. Кереме 19 мең сумнан артмаган гаиләләргә исә газ үткәрүгә, газ җиһазлары сатып алу һәм урнаштыруга 100 мең сумга кадәр акча түләнә. Алар да документлар белән безнең бүлеккә килә. Газлаштыру программасы буенча 2022 елда — 112, ә 2023 елда 36 кешегә субсидия бирелде. Махсус хәрби операциядә катнашучыларның 18 яшькә кадәрге балаларына бер тапкыр 20шәр мең сум акча түләнә. Әлеге акчаларны 2022 елда — 140, узган ел 82 бала алды», — ди Гөлфия Галәвиева.

Ике дистә елдан артык бер урында гына эшләүче Гөлфия Мөэмин кызының филолог дипломы да бар.

«Әмма минем социаль юнәлешне сайлаганыма беркайчан үкенгәнем булмады. Яраткан эш ул сине рухландыра, шатлык китерә», — ди әңгәмәдәшем.

Гөлфия ханымның хезмәттәше, бүлмәдәше Марат Гарифуллин бүлектә 8 ел социаль белгеч вазыйфасын башкара.

«Гөлфия ханым — бик яхшы күңелле, аңлаучан, ярдәмчел кеше. Ул минем өчен җитәкче генә түгел, остаз да. Аның кул астында эшләү бик рәхәт», — ди.

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев