Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан Фәләхетдиновлар мәрхәмәтле, олы йөрәкле райондашларыбызның ярдәменә мохтаҗ

Даниярга хәрәкәтләнү өчен электрон кресло-коляска кирәк.

Хөрмәтле укучылар, бүген сезне фотосурәттәге чибәр малай – Данияр Фәләхетдинов белән таныштырасыбыз килә. Ул әти-әнисе белән Кукмарада яши. 4 яшьлек вакытта ук аңа генетик авыру - арка-мускул амиотрофиясе дигән диагноз куела. Бүгенге көндә әлеге гаилә мәрхәмәтле, олы йөрәкле райондашларыбызның ярдәменә мохтаҗ: Даниярга хәрәкәтләнү өчен электрон кресло-коляска кирәк. Ул 300 мең сум тора, тик гаиләнең аны сатып алу мөмкинлеге юк.

Кукмарадан Ринада Кәримуллина һәм Алмаз Фәләхетдиновларның да гаилә тормышлары, барлык яшь парларныкы кебек, гади генә башланып китә, озакламый беренче сабыйлары Данияр дөньяга аваз сала. Тик барысы да без теләгәнчә генә бармый шул: язмыш аларга сынауларның иң кырысын әзерләп куя.

«Баланы бик авырлык белән таптым. “Неврологик” дигән диагноз куйдылар, тик куркырлык сәбәпләр юк, диделәр. Ә бер ай узганнан соң, сабыйның уенчыклар белән уйнамавы, бер урында әйләнә алмавы, аякларын бөкләмәвенә игътибар итә башладым, башын да тотмады, бик каты елады. Шуннан соң Казанга алып барып, Владимир Прусаков дигән балалар неврологы, профессорга күрсәтергә булдык. Ул аны яхшылап тикшерде, башында киста табып, дарулар билгеләде. Дәвалану узганнан соң, яңадан әлеге неврологка күренергә булдык, чөнки сабый басып тора алмый, “ходунки”да йөргәндә дә бөтен гәүдәсе белән артка китә иде. Шуннан соң табиб балага арка-мускул амиотрофиясенең икенче төре дигән диагноз куйды. Ишеткән, күргән әйбер түгел, башта йөз төрле сорау туды: нәрсә бу, нишләргә, ничек дәваларга... Ул хәрәкәт мускуллары өчен җавап бирә торган нерв системасының зарарлануы һәм тора-бара бөтенләй эшләми башлавы икән. Кукмарада мондый авыру бер бездә генә», - диде Ринада.

Ринада бу хәбәрне упкынга төшеп киткән кебек кабул итә. Әнисеннән башка бу турыда беркемгә дә сөйләми. Әниле-кызлы, баланы күтәреп, электричка белән Казан юлын таптый башлыйлар. Шул елларны төрле коммерцияле банклардан кредитлар алып, әҗәтләргә баталар, әнисенең пенсиясен тоталар. Тик баланы гына терелтеп булмый, ди табиблар.

«Массажларга, төрле тернәкләнү курсларына йөрдек, әкренләп гәүдәсен тота башлады, тик башы әле һаман да артка китә. Баланы күтәреп, чана, коляскаларда тартып йөрү авырлаша башлагач, машина йөртү таныклыгына укыдым. Улыма инвалидлыкны 4 яшендә генә бирделәр. Бервакыт ул буылып, калтырап, зәңгәрләнеп авырый башлады, үзе гел корсагына күрсәтте. Тагын ашыгыч рәвештә Казанга - республика балалар клиник дәваханәсенә юл тоттык. Аны кислород, ИВЛ аппаратларына тоташтырдылар. Гади тел белән әйткәндә, үпкәсендәге мускуллары эшләмичә, организм үзен-үзе углекислый газ белән агулаган, дип аңлаттылар. Табиблар иң начар хәлгә әзерләнергә кушты. Аллага шөкер, өч айдан соң бу авырлыкны җиңеп, дәваханәдән чыктык. Анда эшләүче табибларга, бөтен персоналга бик рәхмәтле без. Райондашыбыз, Ташлы Елга авылыннан Гөлназ Сәлләмовага да хөрмәтем, ихтирамым зур. Ул үзе, күп авырлыкларны җиңгән кеше буларак, безгә киңәшләре, фикерләре белән һәрвакыт ярдәм итә, юл күрсәтә», - диде әңгәмәдәшем.

Айлар дәвамында аппаратка ияләнгән организмга яңадан суларга, аннан башка яшәргә өйрәнергә туры килә, тик шулай да тулысы белән бу җайланмалардан котыла алмый. Хәзерге вакытта да Данияр көнгә берничә мәртәбә аппарат астына кереп ята, ә төнлә белән, гомумән, масканы кигән килеш йоклый. Данияр шулай ук яткан җирдән борыла, гәүдәсен селкетә алмый, шуңа күрә әнисе төнлә аны берничә мәртәбә борып яткыза, аппаратларын тикшерә. Шулай ук ул каты ризыклар ашый алмый, әнисе хәтта аштагы бәрәңгеләрне дә изеп бирә. Соңгы вакытта аның аяк сөякләре дә кәкрәя (атрофироваться итә) башлаган, шуңа күрә аларны формада тоту өчен, махсус җайланмалар кулланалар. Үткән ел гаилә халык ярдәме белән балага 70 мең сумга җәй көне йөри торган скутер сатып алган. Тик ул җәй көне генә эшкә ярый икән. Ә кыш көне ДЦП авырулар өчен ясалган чанада йөргәннәр, әмма ул егеткә кечкенә калган. Әгәр электрон кресло-коляска алырга акча җыелса, Данияр анда әти-әнисенең ярдәменнән башка хәрәкәт итә алачак. «Вездеход» карда, комда, ташлы җирдә дә йөри, диделәр.

Ринада мәктәпне тәмамлаганнан соң, ЭВМ операторы белгечлеге алган, аннан соң чәчтараш, маникюр белгечлекләренә укыган. Тик хәзерге вакытта аның эшләү мөмкинлеге юк: бар вакытын улы белән үткәрергә туры килә.

Ә тормыш иптәше Алмаз ун ел буе киез итек-киез комбинатында хезмәт куйган, хәзер исә гаилә башлыгы ике җирдә эшли: шәхси эшмәкәрдә валешилар ясый һәм бер оешмада каравылчы булып та тора икән.

Бүгенге көндә гаилә район администрациясе тарафыннан вакытлыча яшәр өчен бирелгән «маневрлы торак» - Маяковский урамындагы йортның беренче катында урнашкан фатирда гомер итә. Анда инвалидлар өчен уңайлыклар - керү-чыгу юллары ясалган.

«Без биредә коммуналь түләүләрне генә түләп торабыз. Кислород, ИВЛ аппаратларын бер дә сүндерергә ярамый, шуңа күрә ай саен 600әр киловатт электр энергиясе кулланабыз. Әле алар ватылмыйча эшләсә, бик рәхмәтле булыр идеек. Бу аппаратларны алырга республика балалар клиник дәваханәсенең балалар реанимациясе мөдире Игорь Закиров бик нык ярдәм итте. Кызганыч, ул вафат булды», - диде әңгәмәдәшем.

Ә аңа кадәр гаилә Нур Баян ягындагы йортның бишенче катында яшәгән. Җиде ел буе авыру баланы бишенче катка күтәреп менгәннәр, алып төшкәннәр. Шул вакытта әни кешенең сәламәтлегенә шактый зыян килә: операцияләр кичерә, дәваханәләрдә ята, икенче сабыйлары да туа алмый кала.

Даниярга 10 яшь тула, быел ул Кукмара 4нче урта мәктәбендә икенче сыйныфны тәмамлаган. Тик ручка тотып язу да малайга авырдан бирелә. Укытучылар аны өйгә килеп укыта. Данияр исә аларны көтеп ала, каникуллар җиткәч, укытучы апаларын юксынып, бераз моңсуланып та калган. «Иң яраткан фәнем - математика», - диде ул. Шулай ук Данияр футбол белән кызыксына, шуңа күрә алар еш кына вакытл

Кешене хыяллар, киләчәккә омтылыш яшәтә, диләр. Данияр да шундый матур, балалык уй-теләкләре белән яши. Бәлки кабул да булыр, барысы да Аллаһы Тәгалә кулында. Әлегә исә, әйдәгез, бергәләп, Даниярны коляскалы итик, урамга чыгып, рәхәтләнеп йөрсен, балалар белән аралашсын, үзенә яңа дуслар тапсын.

Даниярга ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны әнисенең картасына күчерә ала.  Карта Каримуллина Ринада Ринатовнаның телефон номерына беркетелгән: 8 (960) 030-72-65.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев