Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадан бер апа хуҗасыз этләр тешләгән аркасында гомерлеккә инвалид булып калган

Район ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда 88 эт ауланган, 42 төлке атылган.

Газета битләрендә сукбай этләр турында күпме генә язылса да, әлеге мәсьәлә бүгенге көндә дә актуальлеген югалтмый. Урамнарда хуҗасыз этләр йөри дигән хәбәрләр ишетелеп тора. Күптән түгел социаль челтәрләрнең берсендә бер кукмаралы Королев һәм Гафиятуллин урамнарында бер көтү хуҗасыз этләр йөрүе турында: “Урамнарда, бигрәк тә кичке вакытларда куркыныч була башлады. Балалар өчен дә борчылабыз. Төнлә тәрәзә артында эт улаган тавышка балалар да, үзебез дә йоклый алмыйбыз. Бу мәсьәләне кем кайгыртырга тиеш, чаралар күрелсен иде”, – дип язып чыкты. Атлас Булатов исемендәге ял паркы тирәсендә яшәүчеләрдән, шулай ук балалары 4нче урта мәктәптә укучы әти-әниләрдән дә бәйсез этләр турында борчулы хәбәрләр алынды.

Бер яктан караганда, гади генә тоелган әлеге мәсьәлә, төбенә төшеп эзләнә торгач, шактый катлаулы, четерекле булып чыкты. Закон таләпләре буенча торак пунктларга 200 метрга кадәр якынлыкта утлы корал белән керергә һәм этләрне ауларга ярамый икән. Шуңа күрә хуҗасыз этләрнең санын киметү максатында башка юлларны эзләргә кирәк. Хуҗасыз этләрне аулаган очракта урнаштыру өчен махсус шартлар булырга, һәм алар ветеринария тикшерүе узарга тиеш. Татарстанда хуҗасыз калган эт-мәчеләрне аулау белән төрле оешмалар шөгыльләнә. Анда хайваннарны дәвалыйлар, аларга хуҗалар эзлиләр. Ә безнең районда мондый мөмкинлекләр юк. Шуңа күрә район Башкарма комитеты белән Казандагы махсус оешма арасында килешү төзелгән. Алар киләләр, аулау үткәрәләр һәм этләрне алып китәләр. Бу эшләрне башкару өчен 2017 елда дәүләт тарафыннан 57500 сум акча бүлеп бирелгән, ә быел бу сумма 119953 сумны тәшкил итә. Район ветеринария берләшмәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, агымдагы елның өч аенда 88 эт ауланган, 42 төлке атылган.

- Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: урамда бәйсез йөрүче этләрнең барысы да хуҗасыз дигән сүз түгел, чөнки күбесенең муенчаклары бар. Әгәр хуҗа этен ычкындырган икән, ул аның өчен җавап бирергә тиеш, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Рифат Кәримуллин. – Ә хуҗасыз этләрнең шәһәр, авылларга җыелу сәбәпләренең берсе дип мин чисталык булмауны атар идем. Чөнки алар торак пунктлар янына азык эзләп киләләр. Чүплек яннарында тәртип булырга, чүп-чар аунап ятмаска тиеш, малларны махсус сугым пунктларында суярга, калдыкларын теләсә-кая ташларга ярамый. Боларның барысы да үзара бәйләнгән.

Урам этләре турында сөйләп кенә аларның санын киметеп булмый, әлбәттә. Бервакыт интернет челтәрендә гарәп илләрендә ана эт белән ата этләрне аерым тотып, аларның үрчүен киметүгә ирешкәннәр дип укыган идем. Бәлки бу, чыннан да, урам этләрен киметүнең бер ысулыдыр.

Ветеринария җитәкчесенең фикеренчә, урам этләренең санын контрольгә алуда иң кулай чара ул - стерильләштерү.

- Этләрне атып кына әлеге мәсьәлә хәл ителмәячәк. Стерилизация ясатып исә үрчүне киметүгә ирешеп була, - диде ул. – Бу урам этләренә генә кагылмый. Кешеләр хәтта өйдә тота торган эт-мәчеләрен дә стерильләштерсен иде. Хайван хуҗалары бу мәсьәләгә җитди карасалар, бердәм булсак, тора-бара нәтиҗәсе дә күренер. Моның өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар. Район ветеринария берләшмәсе каршында лаборатория эшли, анда махсус белгеч билгеләнгән. Бер авырлыгы да юк, мөрәҗәгать итәргә генә кирәк. Әгәр бу эш эшләнмәсә, эте-мәчесе балалагач, кешеләр аларны кая куярга белмичә, урамга яки кибет яннарына чыгарып ташлыйлар. Мондый хуҗасыз калган хайваннар төрле чирләр таратуга сәбәпче дә булалар.  Иң куркыныч авыртулардан саналган котыру чиренең учаклары әледән-әле кабынып тора. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә, шәхси хуҗалыкларда барлык төр хайваннарга прививка ясау бара. Ул - һәр хуҗалык өчен мәҗбүри һәм бушка эшләнә торган хезмәт. Шулай ук әлеге прививка эт-мәчеләргә дә ясалырга тиеш. Әгәр бер генә мәче прививкаланмыйча кала икән, ул бөтен җирлеккә куркыныч тудыра.

Әйе, дүртаяклы дусларыбызның язмышын уңай якка хәл итәргә кирәк. Әмма ничек икәнлеге  ачык сорау булып кала.  Бәлки җитәкчеләр бу хакта уйланыр әле.

Рауза ФӘЙЗУЛЛИНА, Чишмәбаш авылы, II төркем инвалид:

- Мин Зур Сәрдек мәктәбендә җиденче сыйныфта укыганда булды бу хәл. Ул вакытта транспорт юк, мәктәпкә җәяү йөри идек. Бервакыт Чишмәбаш белән Зур Сәрдек арасында посадкадан биш эт килеп чыгып, миңа ташландылар. Мин ул вакыйганың азагы ничек булып беткәнен дә, мине кемнәр коткарганын да хәтерләмим. Шуннан соң ун көн аңсыз ятканымны гына әйттеләр. Башка иптәшләрем белән мәктәпкә дә йөри алмадым, II төркем инвалидлык бирделәр - чире гомерлек булып калды. Хәзер миңа 72 яшь, үзем генә гомер иткәч, иптәш булсын дип, эт-мәчеләр дә тотам, әмма этемне бер тапкыр да ычкындырып йөрткәнем юк. Алла сакласын, башкаларга да минем хәлдә калырга, явыз этләргә очрарга язмасын.

фото: Эльвира Мөбарәкшина

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев