Кукмарадан Алсу Шәйхетдинова: «Хәрбиләргә ярдәм — күмәк көч»
Алсу Шәйхетдинова районда «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркемен булдыручыларның берсе ул.
Махсус хәрби операция зонасында илебез тынычлыгы өчен көрәшүче ир-егетләргә гуманитар ярдәм туплау, аны ияләренә илтү белән шөгыльләнүче, күңел кушуы буенча игелекле гамәлләр кылучы волонтерлар — хәрби һәм аларның якыннарына иң зур терәк. Язмам герое Алсу Шәйхетдинованы гына алыйк. Районда «Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркемен булдыручыларның берсе ул. Әлеге яшь ханым һөнәре буенча банк хезмәткәре булса да, күңеле батыр йөрәкле хәрбиләр янында аның. Сүзне үзенә бирик:
«Мин өченче урта мәктәптә укыдым. 9 сыйныфны тәмамлагач, Алабуга милиция мәктәбенә укырга керәсем килгән иде дә, әнинең: „Милиция кызлар эше түгел“, — дигән сүзләренә каршы килә алмадым. Яр Чаллыда банк эше буенча көллияттә укып диплом алдым, әмма бер тапкыр да әлеге юнәлеш буенча эшләргә туры килмәде. 2015 елның февралендә Алмаз исемле Кукмара егете белән тормыш кордык. Берничә айдан ул Сахалиндагы хәрби часть белән килешү төзеде. 2016 елның апрелендә без инде Азиянең көнчыгыш яр буендагы Сахалин утравында идек. Хәрби шәһәрчектә яшәдек, ирем танк батальонында хезмәт итте, Сириядә булып кайтты. Бүгенге көндә ул — махсус хәрби операция зонасында. Үз тырышлыгы белән рядовойдан старшина хәрби дәрәҗәсенә күтәрелде. Мин Сахалиндагы 68нче армия корпусында эшләдем. Бер елдан бертуган энем Азат һәм ирем хезмәт итә торган хәрби частька урнаштым. Үземә билгеләнгән бурычны шулкадәр яратып башкардым ки, хәзер дә генерал-полковник Андрей Мордвичевның минем хезмәт кенәгәсенә язган мактау сүзләрен кат-кат укыйм. Эшемне бик сагынам, юксынам. Әмма әлегә мин монда кирәк...» — ди Алсу.
Тормыш иптәше махсус хәрби операция зонасына киткәннән соң, Алсу Шәйхетдинова улы белән бергә әнисе янына Кукмарага кайтырга мәҗбүр була. Биредә ул баш-аягы белән волонтерлык эшенә кереп чума.
«Гүзәл ханым Аввакумова — күптәнге танышым. Аның белән Сахалинда вакытта да гел аралашып тора идек. Алар, берничә райондашыбыз белән берләшеп, махсус хәрби операция зонасындагы егетләргә гуманитар ярдәм туплау, алып бару белән шөгыльләнделәр. Мин аларга социаль челтәрдә „Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз“ дигән төркем ачу турындагы фикеремне әйттем. Хупладылар, һәм без 2022 елның 19 октябрендә җиң сызганып эшкә керештек. Миннән тыш, төркемне алып баруда Гүзәл Аввакумова, Евгения Яковлеваларның да өлеше зур. Төркемгә бик күп райондашлар, хәрбиләрнең якыннары кушылды. Без егетләрдән заявкалар җыябыз, гуманитар ярдәм, исемле посылкаларны полкларга алып барып, шәхсән кулларына тапшырабыз. Әлбәттә, шоферларга, йөк алып баруда ярдәм итүче егетләргә бер дә җиңел түгел. Әлеге изге эштә Нияз Мөхәмәтов, Владимир Аввакумов, Рәмис Сираев, Расим Зәйнетдиновлар аеруча зур тырышлык куя. Алар инде берничә тонналы йөк белән 27 тапкыр зур сәфәрдә булып кайтты», — ди Алсу Шәйхетдинова.
Волонтерларга урман эчендә дә, юл читендәге аулак урыннарда да кунарга туры килә. Әмма алардан беркайчан зарлану сүзе ишеткән булмады. Игелекле райондашлар, якташлар ярдәме белән тупланган акчаларга хәрбиләр өчен барлык кирәк-яракны алабыз. Исемлекнең берсендә КамАЗ машинасына запас частьлар, дизельле яндыргычлар, изолон материаллары булса, икенчеләренә төзелеш материаллары, кадаклар, бензин пычкылары һәм башка әйберләр кирәк. Төркемдә барлык хисап эшләрен күрсәтеп барабыз, гуманитар ярдәм туплау, төяү, алып барып җиткерү, бушату мизгелләрен видеога төшерәбез. Шулай ук егетләр дә бик еш рәхмәт сүзләре белән видеоязмалар юллыйлар. Аларга азмы-күпме ярдәм итә алуыбызга сөенеп бетә алмыйм.
«Кукмара! Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» төркеме кызларының башлангычы белән 2022 елның 19 ноябрендә районда «Тегү батальоны» оеша. Үз теләкләре белән бу эшкә алынган райондашларыбыз хәрбиләргә плащ-палатка, балаклава, юка оекбашлар, антидрон юрган һәм башка кирәк-яраклар тегә.
«Хәрбиләргә ярдәм — күмәк көч. Алардан заявка алуга мин инде борчыла башлыйм. Әмма Аллаһы Тәгаләнең ярдәме зур, олы йөрәкле кешеләр табылып тора. Үз өлешен керткән һәркемгә чиксез рәхмәтлебез», — ди әңгәмәдәшем.
Алсу Шәйхетдинова хәрбиләргә гуманитар ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткәне, гаиләләренә теләктәшлек күрсәткәне өчен Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына ия булган. Шулай ук аның күкрәген «Барысы да Җиңү өчен» дигән истәлек билгесе, «Махсус хәрби операциягә теләктәшлек күрсәткәне өчен» медале дә бизи.
фото: шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев