Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарадагы кибет һәм оешма элмәтакталарының 30-40 проценты закон таләпләренә туры килми

Закон таләпләрен үтәмәүчеләргә административ җаваплылык каралган.

Кукмарада кибет һәм оешмаларга керү юлындагы элмәтакталарны тикшерү буенча эш башланды. Хәзерге вакытта аларның 30-40 проценты закон таләпләренә туры килми.

Әйтик, кибетнең исеме «Фиалка», «Айнур», «Дарья» яисә «Филиппок» икән, аларга тәрҗемә ясыйсы түгел. Эшчәнлек сферасы, эш режимы һәм башка мәгълүматларга гына тәрҗемә ясала.

Җаваплылыкка тарту буенча вәкаләтләр муниципаль берәмлекләргә тапшырылды. Татарстан Республикасының административ хокук бозулар кодексына һәм «Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына административ хокук бозулар турында беркетмәләр төзүгә вәкаләтле вазыйфаи затлар исемлеген билгеләү буенча Татарстан Республикасының дәүләт вәкаләтләрен бирү хакында» законына үзгәрешләр кертелде.

Алда күрсәтелгән маддәләр буенча кисәтү һәм штраф каралган.

Административ чара күрелгәнче, оешмалар элмәтакталарны алыштырсыннар өчен кисәтү эшләре бара. Вакытлы матбугатта, социаль челтәрләрдә язма урын алып, билгеле бер вакыт узганнан соң, тиешле таләпләрне үтәмәүчеләргә беркетмәләр төзелеп, алар административ комиссия һәм суд тарафыннан каралачак. Вазыйфаи затлар өчен штраф - 500 сумнан бер мең сумга кадәр.

Республикада кабул ителгән закон буенча учреждение, кибет, халыкка хезмәт күрсәтүче башка оешмаларда элмәтакталар ике дәүләт теле – рус һәм татар телләрендә булырга тиеш.

1992 елда республикада «Татарстан Республикасында дәүләт телләре турында» закон кабул ителде. Татарстанда рус һәм татар телләре дәүләт телләре дип санала. Закон таләпләрен үтәмәүчеләргә административ җаваплылык (ТР административ хокук бозулар кодексының «Тышкы мәгълүматны урнаштыру тәртибен бозу» турындагы 3.5нче маддәсе, «Татарстан Республикасында телләр турындагы законнарны бозу» турындагы 2.1нче маддәсе) каралган.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk