Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче ватман кәгазьләренә рәсемнәр ясап, подъезд стенасын бизи

“Теләгем шул: минем хезмәтемне башкалар да үрнәк итеп алсыннар, тормышыбыз тагын да ямьләнеп китсен иде”, - ди ул

Кукмараның Ленин урамындагы 75 йортта яшәүче Рафис абый Петров төрле бәйрәмнәр уңаеннан, зур ватман кәгазьләренә рәсемнәр ясап, подъезд стенасын бизи икән.

-Минем сезгә үземнең хезмәтләремне күрсәтәсем килә, фотоаппарат алып, килеп китегез әле. Бәлки, миннән күреп, башкалар да подъездларын матурлый башлар, бигрәк “соры” тормышта яшибез бит. Йортларыбыз караңгы, нур юк, - диде ул.

80 яшькә җиткән Рафис абыйның башкарган эшләрен күреп кайтыйк дип, аның белән 75 йортка юл алдык. Чыннан да, беренче подъездга керүгә безне Бөек Җиңү көненә багышлап ясалган рәсем каршы алды, ә аның янында вазага канәфер чәчәкләре дә утыртылган. Рафис абыйның хезмәтен күршеләре дә хуплаганнар: “Без каршы түгел, ясасын, рәсемнәре бик матур килеп чыга”, - диделәр.

Рафис абый озак еллар Казан шәһәрендә рәссам-бизәүче булып хезмәт куйган. Ясаган плакатларның исәбе юк, эшемне бик яратып башкардым, ди ул. Ә пенсиягә чыккач, Кукмарага кайтып урнашкан. Нократ Аланында да  таныйлар Рафис абыйны, ул анда урам музыканты буларак билгеле.

-Өйдә берүзем күңелсезләнеп гомер үткәргәнче, кеше арасына чыгып йөрсәң күңеллерәк бит, - диде ул. – Подъезд стеналарын бизәгәнче бу турыда озак кына уйланып, хыялланып йөрдем. Хәзер менә шул хыялларым тормышка ашты дип әйтергә була. Иң беренче тапкыр Яңа ел бәйрәме уңаеннан плакат эшләгән идем. Мин бүленеп-бүленеп ясыйм, шуңа күрә ике-өч көн вакыт кирәк. Теләгем шул: минем хезмәтемне башкалар да үрнәк итеп алсыннар, тормышыбыз тагын да ямьләнеп китсен иде.


автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk