Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче хатын-кызның 3 ел алимент түләмәгән өчен 700 мең сумнан артык бурычы җыелган

Суд ханымга шундый ук сынау вакыты белән 6 ай шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Кукмарада яшәүче хатын-кызның 3 ел алимент түләмәгән өчен 700 мең сумнан артык бурычы җыелган. Бу хакта Кукмара районы прокуратурасы хәбәр итә.

2017 елның сентябреннән 28 яшьлек хатын балигъ булмаган баласы өчен хезмәт хакының яки башка керемнең яртысы күләмендә алимент түләргә тиеш була. Әмма хатын озак вакытлар алимент түләүдән баш тарта, эшкә урнашмый һәм балага матди ярдәм күрсәтми.

Аның алимент буенча бурычның гомуми суммасы 700 мең сумнан артып киткән.

Әлеге эш буенча җинаять эше кузгатылды. Прокуратура дәүләт гаепләвен хуплады. Хатын үз гаебен тулысынча таныды. Суд аңа шундый ук сынау вакыты белән шартлы рәвештә 6 ай ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев