Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче ир-ат ЮХИДИ инспекторының карары белән килешмәгән һәм судка мөрәҗәгать иткән

Ир куркынычсызлык каешын эләктермәгән пассажир йөрткән өчен штрафка тартылган.

Район суды 44 яшьлек кукмаралының ЮХИДИ хезмәткәренә карата шикаятен карады. Ул куркынычсызлык каешын эләктермәгән пассажирны йөрткән өчен инспекторлар тарафыннан 1000 сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылган булган.

Машина йөртүче әлеге карар белән килешмичә, аның гаепле икәнлеген раслаучы дәлилләр булмавын күрсәтеп, карарны гамәлдән чыгаруны сорап, район судына мөрәҗәгать итте.

Суд эшнең барлык шартларын тикшергәннән соң, шикаятьне канәгатьләндермичә, ЮХИДИ хезмәткәренең карарын үзгәрешсез калдыру турында карар чыгарды.

Фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Власть властька тими. Кизэнэсен икэн сугарга кирэк. Сугасы булмаса кизэнмэ

    erid: 2VtzqxWHLUk