Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмарада яшәүче Евдокия Ильина 95 яшьлеген билгеләп үтә

Истәлекле дата белән юбилярны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова котлады

Бүген Кукмарада яшәүче тыл ветераны Евдокия Ильинага 95 яшь тулды. Истәлекле дата белән юбилярны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, аның урынбасары Равия Каримуллина һәм социаль яклау бүлеге начальнигы Светлана Җамалиева котлады. Алар ихлас теләкләрен җиткереп, Россия Президентының котлау открыткасын, район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырдылар.

Евдокия Ильина Иске Юмья авылында дөньга килгән. Лаеклы ялга чыкканчы, колхозда хезмәт куйган. Бүгенге көндә кызы Роза һәм кияве Анатолий Михайловлар белән Кукмарада гомер кичерә. Аның өч оныгы һәм алты оныкчыгы бар. Гаиләләре дус һәм тату, бер-берсен кайгыртып яшиләр.

фото: Эльвира Мөбарәкшина, "Хезмәт даны"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев